

Съезддан соң Башкортстанның партия совет органнары киң аңлату эшләре җәелдерә. Урыннарга җаваплы кешеләр җибәрелә. Шундый оештыру эшләре нәтиҗәсе буларак, безнең як крестьяннарының авыл хуҗалыгы артельләрендә берләшүе көчәя. 1928 елның көзендә Исмаил, Илеш һәм Әсән волостьларында мул уңыш үстерү бу хәрәкәтне шактый тизләтә. Һәр дисятинага (1 десятина –1,09 гектар) 60 пот (10 центнер) уңыш җыеп алына. Ул еллар өчен бу зур күрсәткеч.
1927-1929 елларда Илештә “Коминтерн” Андреевкада Н.К.Крупская исемендәге, Иске Кргыздан бүленгән авылда “Уяндык”, Югары Яркәйдә “Алга” һәм Молотов исемендәге, Түбән Яркәйдә “Восток” һәм “Комбайн”, Череккүлдә “Индустрия”, Базытамакта “Кызыл юл”, Этәйдә “Юксыл”, Иштирәктә “Юпитер”, Югары Манчарда Калинин исемендәге, Бишкурайда “Кызыл юл”, “Үзәк”, “Эшче” колхозлары, шулай ук башка авылларда да коллектив хуҗалыклар төзелә.
Безнең як крестьяннарының колхозларга берләшүен берничә мисалда карап китик.
Илеш волостенең Иске Кыргыз авылы (хәзерге “Агыйдел” колхозы). 1928 елның язы. Авылның бер төркем ярлы крестьяннары оешып, яңа урында күмәк тормыш башларга карар итәләр. 1928 елның 28 мартында коммунист Бәкир Шәрипов җитәкчелегендә булачак артельнең беренче оештыру җыелышы уздырыла. Анда күмәк хуҗалыкка керүчеләр исемлеге каралып, идарә составы билгеләнә, аның рәисе сайлана. Идарә рәисе итеп бертавыштан Б.Щәрипов үтә. Шушында ук артельнең Уставы кабул ителә. Укытучы Рәсимә Сонская тәкъдиме белән яңа оешкан колхозга “Уяндык” (“Пробудившиеся”) исеме бирелә.
Яңа оешкан колхоз 1929 елның язгы кыр эшләрен зур оешканлык белән үткәрә. Көзен мул уңыш җыйнап алына.
-Ул елны һәр гектар 12 центнердан артык төшем бирде, -дип язды шул колхоз ветераны, 30 нчы еллар комсомолы Гарифулла Юнысов (мәрхүм). -Әмма үстерелгәнне бөртегенә кадәр җыйнап алу өчен без, карты-яше бөтен көчебезне салдык. Басуда куна-төнә яттык. Аннан ашлыкларны җыйнап бетергәч кенә кайттык.
Әлбәттә, мондый күрелмәгән уңыш яшь колхоз әгъзаларын канатландырып җибәрә. Ул колхоз эшен пропагандалауда иң яхшы этәргеч булып тора. Мондый уңыш безнең яклар өчен генә түгел, бәлки республикада иң яхшылардан санала. “Уяндык” колхозының бу даны турында 1930 ел башында “Известия” гәзетасы язып чыга. Шул ук елны Башколхозсоюз (1929 елның гыйнварыннан республикада колхозлар эше белән җитәкчелек итүче наркомзем бүлеге (автор искәрмәсе) тәкъдиме белән “Уяндык” колхозына 500 сум (1924 елгы яңа курс белән) премия бүленә. Соңрак, ягъни шул елның җәй айларында шушы сумма исәбенә 1 ат ургычы, җилгәргеч, чәчкеч һ.б. авыл хуҗалыгы инвентарьлары кайтарыла. Бу көтелмәгән бүләк колхозчылар өчен зур куаныч була, аларның күңелләрен күтәрә, алдагы эшләр өчен дә куәт өсти. Күмәк хуҗалыкларның аерым хуҗалыклар алдындагы өстенлеген тагын бер тапкыр раслый.
Колхоз аннан соңгы елларда да алгы сафта атлап, дәүләткә игенчелек һәм малчылык продуктлары сату буенча беренчеләрдән була.
50 елларда “Агыйдел” колхозына кушылганнан соң “Уяндык” авыл исеменә әйләнә. Авылның мөхтәбәр картлары белән:
-Беренче колхозыбыз исемен югалтмадык. Ул авылыбыз исемендә кадерле ядкарь булып саклана, – диләр.
Бүген “Урожай” ширкәтенә кергән “Красный Октябрь” (1931 елда төзелә) колхозының язмышы да “Уяндык” язмышы белән аваздаш.
Аның беренче председателе итеп Умырбаев Умрак Кугылбаевич сайлана. Бишкурайдан аерылган “Лена”, Кадердән аерылган “Яңа Тормыш”, “Кызыл Көч”, Андреевкадан “Чеверев” исемендәге, Абдулла һәм Игмәт авылларыннан - “Кызыл Байрак”, Югары Манчардан – “Бүләк” һ.б. колхозлар үсеп чыга. Алар турында өлкән буын колхозчылары буген дә күңел җылылыгы белән хәтерлиләр.
1929-1930 елларда тоташ колхозлашуга күчү крестьян массаларының социализмга таба борылышын тамырдан үзгәртә. Ярлы крестьяннарны күмәк хуҗалыкларга берләштерү кулакларны сыйныф буларак бетерү белән алып барыла.
1930 елның 1 декабрен Илеш һәм Исмаил волостьлары кергән Дүртөйле районында 97 колхоз оешып, алар 2025 хуҗалыкны һәм алар карамагындагы 1134 атны берләштерә.
Белешмә: 1935 елның 31 гыйнваренә кадәрге вакыйгалар”Дүртөйле районы” дигән төшенчә аша бирелә. Чөнки 1930 елның 24 августында волостьлар бетерелеп, безнең як авыл Советларының бер өлеше Дүртөйле, икенчесе Чакмагыш, өченчесе – Тыпый, Үрмәт, Кадер һәм Сеңрән авыллары Бакалы районына карый. Бу турыда үткән саннарда хәбәр ителгән иде.
Чакмагыш районында колхозлар саны 74кә җитсә, Бакалыда 45 крестьян артеле исәпләнә.
Кызганычка каршы, колхозлашу чорында тоташ илгә, республикага хас тоташ хаталар бездә дә җибәрелә. Урыннардагы партия-совет органнары һәм аларның кайбер җитәкчеләре халык арасында аңлату эшләре җәелдерәсе урынга колхозга көчләп кертү белән мавыга, процент артыннан куа. Колхозга керүдән баш тартучыларны раскулачивать итү киң тарала. Кайбер авылларда, хәтта хәлле крестьяннарны кулак сыйныфына кертеп сөргенгә җибәрү очраклары да күзәтелә.
Бөре, Бәләбәй кантоннарына (элекке өязләрне алмаштырган административтерриториаль бүленеш) кергән районнарда колхоз гигантлар оештыру хәлне бигрәк тә кискенләштерә. Этәй, Югары Яркәй, Базытамак, Бишкурай һәм башка авылларда шундый колхозлар барлыкка килә. Мәсәлән, Базытамак авылы нигезендә төзелгән колхоз-гигант составына Базытамак, Әтәч, Йолдыз, Тат.Мәнәвез, Вот. Мәнәвез, Мари Мәнәвез, Иске һәм Яңа Нәдер, Марино, Бүләк авыллары керә. Ләкин җир, ат, инвентарьне берләштерә башлагач, крестьяннар арасында ризасызлык китә.
1930 елның март башларында И.В.Сталинның “Уңышлардан баш әйләнү” дигән мәкаләсе басылып чыккач, аерым урыннарда крестьяннар колхоздан чыга башлый. Алар орлык, мал-туар, атинвентарьларны үзара бүлешә.
(Дәвамы бар).