Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
6 сентябрь 2025, 10:00

Кадерле әниебез - безнең өчен үрнәк

Әни, әнием, әнкәй! Кадерле кешебез - Югары Яркәйдә яшәүче Дамира Вахитова бүген үзенең күркәм юбилеен - 80 яшен билгели.

Кадерле әниебез - безнең өчен үрнәкКадерле әниебез - безнең өчен үрнәк
Кадерле әниебез - безнең өчен үрнәк

Йөрәк җылың белән,
Бишек җырың белән
Күңел кылларымны чирткәнсең.
Рәхмәт, әни,сиңа,
Сабый чакларымнан Бу дөньяга гашыйк иткәнсен…

Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез, күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз кешебезгә дәшәбез. Һәркемнең тормышында иң изге зат ул. Иң күркәм сыйфатларга ия: хезмәт сөючән, тырыш, уңган, сабыр, тәртипле, тыйнак, шуңа күрә дә ул - безгә һәрвакыт тормышта терәк, таяныч һәм яхшы тәрбияче. Аның назлы карашы күңелләрне иркәли, яхшы киңәшләре һәрвакыт юлдаш була. Кадерле кешебез - Югары Яркәйдә яшәүче Дамира Вахитова бүген үзенең күркәм юбилеен - 80 яшен билгели.

Әниебез 1945 елны Теләкәй авылында гади колхозчылар Нәдия Шәех кызы һәм Ясәви Нурлыгаян улы гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Бәләкәйдән акыллы, тырыш, әти-әнисенә йорт эшләрендә, туганнарын карауда булышып, ярдәмчел бала булып үсә ул. Урта мәктәптән соң, укытучы булырга карар итеп, Бөре педагогия институтына юллана. Уку йортын уңышлы тәмамлап, яшьлектә сайлаган һөнәренә тугры калып, лаеклы ялга чыкканчы, урыс теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбиятеннән балаларны укытты. Аның фидакарь хезмәте Мактау грамоталары белән билгеләнә, хезмәт ветераны исеме бирелә.

Иске Күктау авылы егете – әтиебез Ирек Гани улы (мәрхүм) белән гаилә корып, 50 елга якын тату гомер кичерделәр. Мәхәббәт җимешләре – өч кызны яратып үстерделәр, укыттылар, олы тормыш юлына чыгардылар. Хәер, бүгенге көндә без дә алар үрнәгендә матур гаиләләребезне корып, үз дөньябызны көтәбез. Өлкән кызлары Гөлназ (мин) Когалым шәһәрендә дәваханәдә функциональ-диагностика бүлегендә врач булып эшлим. Гөлнур Благовар кошчылык фабрикасында инкубация бүлеген җитәкли, Гөлфия Уфа шәһәрендә «Газпромбанк»та банк операцияләрен тикшерү бүлегендә баш белгече булып хезмәт сала.

Әти-әниебезнең тормыш юлы безгә һәрвакыт маяк булып торды. Алар берберсен ихтирам итеп, безгә үрнәк булып гомер кичерде. Кадерлеләребезгә барысы өчен дә мең-мең рәхмәтлебез. Аларның йөзенә беркайчанда кызыллык китермәскә тырыштык.

Әниебезне сабырлыгы, игътибарлы, таләпчән, кайгыртучан булганы өчен хөрмәт итәбез. Ул безне бәләкәйдән үк пөхтәлеккә, төгәллеккә, бар эшне җиренә җиткереп башкарырга, хезмәттән җиксенмәскә өйрәтте. Югары сыйныфларда җәйге каникул вакытында район үзәк дәваханәсендә санитарка булып эшләдек, колхозга сөенчек үстерергә, утарга, җыярга ярдәм иттек.

Якыныбыз әтиебез өчен хәстәрлекле тормыш иптәше булды. Аны һәрвакыт чиста, пөхтә, үтекләнгән киемдә йөртте, эштән кайтканын төрле тәмле ризыклары, кайнар ашлары белән каршы алды. Өстәвенә, безне - кызларын, кияүләрен һәрвакыт бәлешен, тәбикмәген һ.б. ризыклар әзерләп кунак итте. Шулай ук ике якның туганнарын тигез күреп, алар белән җылы мөгаләмәдә, һәрвакыт якты йөзе, тәмле сые белән каршылый. Әниебез балдан татлы бала-оныкларын тәрбияләүдә ихлас катнаша, аларның кадер-хөрмәтен татый.

Әниебез - уңган хуҗабикә дә. Ихатада ул үстергән чәчкәләр тирә-якка ямь биреп утыра. Бакчада төрле җиләк-җимеш уңышы белән сөендерә, теплицада иртә яздан яшелчәләр өлгерә. Болар барысы да кадерлебезнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе.

Инде без үсеп, үзебез әни булгач, үз тормышыбызны коргач та, туган өебез һаман үзенә тарта, чөнки анда әниебез көтә. Тормыш мәшәкатьләреннән беразга арынырга, ял итәргә, вакытлыча балачагыбызга яңадан әйләнеп кайтырга һәм ярату тулы карашын күрергә аның янына ашкынып кайтабыз. Шатланып, куанып, каршы алып, зур хөрмәт күрсәтеп, кунак итә һәм озатып кала. Кайларда гына йөрсәк тә, безнең күңелләр - һәрвакыт аның белән.

Әниебез, кадерлебез, кылган изге гамәлләре, яхшылыклары белән иң изге теләкләргә, матур сүзләргә лаек. Аңа карап, күңелле һәм бәхетле балачагыбызны искә төшерәбез. Безгә гомер бүләк итеп, бар тормышын, булмышын кызларын тәрбияләүгә, кеше итүгә, олы юлга чыгаруга багышлады ул. Ялгышларыбызны, хаталарыбызны һәрдаим гафу итүче, кичерә белүче иң олы йөрәкле кеше дә, ничә яшебезгә җитсәк тә, безне сабый бала кебек кайгыртып, безнең өчен ут йотып яшәүче дә - ул. Безгә күрсәткән игелекләре уйлап та, санап та бетерерлек түгел. Барысы өчен дә рәхмәтлебез!

Алдагы көннәре шатлык белән үтсен, тормыш юлы озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып яшәсен иде. Балалар, оныклар хөрмәтен тоеп, аларның уңышларына куанып, бәхетле гомер кичерергә язсын. Кадерлебезне яратабыз, хөрмәт итәбез.

Язгы кояш төсле,
Сулмас яшәү көчен
Биргәнсең син безгә гомергә
Рәхмәт, әни, сиңа,
Кояш булып безгә
Мәңге-мәңге яшә бу жирдә.

Кызлары Гөлназ, Гөлнур, Гөлфия. Когалым-Благовар-Уфа.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас