Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
7 сентябрь 2025, 07:00

Тормыш сикәлтәләре...

(Дәвамы. Башы гәзитнең 31, 32, 33, 34,35нче саннарында). Юл ерак булганлыктан, кыз сорарга Сабирның “ГАЗ51” маркалы йөк машинасында Гөлгенә белән Сабир әнкәләре Миңсылуны гына алып бардылар. Булачак киленнәренең туган ягының шулкадәр матур табигатьле булуына Миңсылуның ушы китеп кайтты. Туйны хәлләреннән килгәнчә күңелле генә итеп уздырдылар.

Тормыш сикәлтәләре...Тормыш сикәлтәләре...
Тормыш сикәлтәләре...

Дүрт көн буена дәвам иткән туй бөтен авылны иңләп-буйлап чыкты дисәң дә була, ерактан килгән башкорт кода-кодачаларны ашка чакырырга чиратка тезелделәр. Авыл халкының кунакчыллыгына ушлары киткән кодалар үзләренең якларына кунакка чакыргач та, кимен куймадылар. Шаһинур белән Миңсылу туган-тумача янына гомер буе дус булып яшәгән Касыйм белән Әминәне һәм күршеләре Бибисараны да үзләреннән калдырмаганнар иде. Алар инде киленнең туган якларына бигрәк гашыйк булдылар. Ул бу якларның табигате дисеңме, ул ачык күңелле, кунакчыл кешеләре дисеңме, искиткеч якларда туып-үскән иде кыз бала. Бибисара: “Минем дә улыма бу яклардан берәр уңган кызны табыйк,” - дип кодаларның колагына төшереп куйды.

Сабир белән киленнәре Гөлгенә көн буе эштә булгач, йорт-җирдәге бөтен эш һаман Миңсылу җилкәсенә төшә шул. Килен килсә, ярдәмче булыр дип өметләнүе бер дә акланмады әле аның. Шаһинурның да кулыннан эш китте, көннәр буе ятып торуны гына хуп күрә. Төн буе сызлануын күреп-белеп торгач, Миңсылу инде аны борчымаска тырыша. Киленнәре әле һаман район үзәгенә йөреп эшли ич. Ярый, хәзер Шаһинурга билгеләнган уколларны өйдә казаучы булгач, анысына да ризалар. Таңсылу да: “Мин дә Гөлгенә апа кебек табиб булам,” - дип, китабыннан аерылмый. Тырышып укыгач, гел “5” билгеләре генә алып кайта. Аңа ни әйтәсең инде, түзә инде Миңсылу. Кайвакыт өйдә эш күплегенә, килен кешенең өй эшләренә бик катышып бармавына зарланып: “Ичмасам, авыл кызына өйләнсә, якында булыр, өй эшләренә дә оста булыр иде,” - дип сөйләнә башласа, Шаһинур аны: “Ярый, карчык, бәндә баласы фәрештә түгел, үзең акрынлап пешеренергә өйрәт, яшьләрнең йокысы да туймыйдыр, эштән дә арып кайтадыр, авырулар белән эшләү әллә җиңелдер дисеңме?”- дип шып туктата. Шулай инде, Миңсылу үзе бианай–биатай белән озак яшәмәде, гаилә ишле булганлыктан, Шаһинур аны үзе белән шәһәргә алды да китте. Алар кире авылга кайтканда өлкәннәр икесе дә исән түгелләр иде инде, шулай итеп, Миңсылу үз казанында үзе “кайнады” дигәндәй.

Ничек кенә тырышмасыннар, Шаһинур бердәнбер көнне барысын да калдырып бакыйлыкка күчте. Ярый оныгын күреп куанды, Сабир белән Гөлгенәнең уллары Хәбир дөньяга килгән иде. Балага исемне дә ул сайлады, яшьләр каршы килмәде, Сабир – Хәбир бик матур яңгырый ич.

Картын югалтуны бик авыр кичерде Миңсылу, авыру булса да, янында торганда иптәш иде әле ул карчыкка, үзен ничектер яклаучысы бар кеше итеп тоя иде. Хәзер үткәннәрне искә төшереп, көннәр буе эндәшми тынмый тәрәзәдән урамга карап утыра, бер дә булмаса, яланнардан, элек үзләре эшләгән ферма тирәләреннән йөреп кайта. Гомер юлларын кат-кат искә төшерсә, бу тормыш гел хаталардан гына торган кебек. Әдам баласы кайчан гына яшәргә өйрәнә икән? “Башкача алай итмәм,” - дия-дия гомер узганы сизелми дә кала икән. Миңсылу өлешенә дә сынаулар аз төштемени, җан әрнүләре аз булдымы? Аллаһыга шөкер, бирешмәде, үз кыйбласыннан тайпылмады, үзенә авырлык килсә дә, башкаларга начарлык кылмады. Бүген шуңа да йөзе якты, күңеле тыныч, тик янында Шаһинуры гына юк. Уйлый–уйлый да, сөенеп куя Миңсылу: ярый теге вакытта аны Рәсимә янына куып чыгармаган. Башка аның кебек кешене очратыр идеме, әлбәттә, юк. Бакыйлыкка иртәрәк күчсә дә, шактый гомер иттеләр, балаларны аякка бастырдылар. Менә Таңсылуы да башлы–күзле булса... Булыр, Аллаһы боерса, әтисе генә киявен күрә алмады инде. Ярый, бәхетенә киленнәре авылда ачылган фельдшерлык пуктына эшкә күчте. Миңсылу йорт мәшәкатьләрен дә сиздерми генә аңа тапшырды. Таңсылу да озакламый табиб булып эшкә кайтыр әле. Әнкәсе авыртынам дип зарлана башласа: “Аз гына түз инде, әнкәем,озакламый сине үзем дәвалый башлармын,-” дип юата бит. Менә шулай уйлана да, дөньясына шөкер итеп куя. Тик серләшергә күршесе Бибисара гына юк, былтыр шәһәрдәге кызлары: “Җитәр, авылда интекмә,”-дип, үзләре янына алып китте. Ничек түзеп яшидер инде шәһәр тормышына бичара, гомер иткән диңгезеңдә картаюга ни җитә. Менә Миңсылу беркая да китәргә риза түгел. Кайвакыт кызлары белән кайтып китә Бибисара. “Шәһәрдә бик күңелле, яшәү өчен уңайлы, өйгә дә ягып интегәсе юк,”- дигән була үзе, сер бирмәве микән? Соң кызына бала карашырга да кирәктер инде. Ярый, Миңсылу, кеше өчен баш ватма әле, үзләре беләдер, шулай да Бибисара күршесе янәшәсендә булса, күңеллерәк булыр иде. Әминә дә карты яныннан артмый, Касыйм соңгы вакытта еш авырый, фронттагы авырлыклар үзен сиздерәдер инде.

***

Машинасын колхоз гаражына кайтарып куйгач, Сабир мастерской алдында сөйләшеп торган хезмәттәшләре янына тукталып, соңгы хәбәрләр белән уртаклашты да өйләренә кайтырга чыкты. Заманаларның авыр йөген күтәргән туган авылы урамнарыннан уйлана–уйлана, җәяүләп кайтырга ярата ул авыр хезмәт көненнән соң. Бүген дә ерак юлдан арып кайтты, тимер юл станциясеннән ничә көн инде минераль ашлама ташыйлар. Соңгы елларда авыл хуҗалыгы күзгә күренеп күтәрелә, басулардан уңыш алу арта. Ферма көтүләрендә мал саны да ишәйгәннән-ишәя, моңа кадәр күрелмәгән нәселле маллар үрчетелә. Колхозда яшелчә, җиләк-җимеш бакчасы тергезеп җибәрелде. Районда кирпеч заводы салынды. Хуҗалыклар ныгыган саен колхозчылар да иркенрәк яши башлады. Акрынлап йорт җиһазлары, көнкүреш техникасы яңарталар. Шулай да культура дигән әйбер акрын керә әле авылга. Урам буйлап атлаганда Сабир тирә - юньгә тагын бер тапкыр күз йөртеп алды. Кешеләр әле һаман йортларны тыйнак итеп кенә төзи, әнә бит алты почмаклы дигәннәре дә берничә генә. Ә яңа төзелгән кирпеч заводы ни өчен кирпеч чыгара соң? Район үзәгендә ярый ике–өч катлы биналар күтәрелә башлады. Ә авылда кирпеч өй төзесәң булмыймы, була. Менә шул хакта уйларга кирәк әле. Нигә төземәскә, ком-таш ташырга кешегә ялынасы юк, башка кирәк-ярагын шәһәргә барганда юл оңгаена да алып кайтып булыр. Өйгә кайтып, юынып, табын янына утыргач, әлеге уйларын өйдәгеләр белән дә уртаклашты. Әнкәсе кирпеч өй төзү дигәч, нигәдер куркып калды. Ул “таш капчык”ны күрде бит, эчтән генә шул чаклар исенә төшеп, суыктан бөрешкәндәй, бөтен тәне куырылып куйды, тик балаларына ул хакта әйтмәде. “Авыл кешесе гомер- гомергә агач өйдә яшәгән дә соң, сез үзегезгә төзеп чыгыгыз, ә мин шушы өемдә яшәп торырмын,”-дию белән чикләнде. “Ничек инде, әнкәем, син бездән аерым яшисең? Син әле безгә бик кирәк, менә киленең бер матур кыз да алып кайтса...”-дип, Сабир аның кулбашыннан кочып алды.

Сабир әйткән сүзеннән кайта торганнардан түгел, уйлап бетергәч, район үзәгеннән бер төзелеш белгечен табып киңәшләште дә, кирәкле материалларны юнәтергә дә тотынды. Элек агач йортлар төзегәндә халык: “Өй төзүнең ние бар,чутлыйсы да мүклисе,” - дигән, әмма таш өй төзү күпкә мәшәкатьле, чөнки кирәк–яракны табу авыр. Касыйм абыйсы: “Андый өйне ничек җылытырсың?” - дигән иде дә, туктап калмады ул, акрынлап өйнең стенасы да күтәрелде, түбәсе дә шифер белән ябылды, ишек-тәрәзәләр дә эшләтелде. Яңа өйгә күчәбез дигәндә кызлары Кадрия дөньяга килде. Дүрт саны төгәл , сәламәт булып туган балага куанып бетә алмадылар, дөньялары тагын да түгәрәкләнде.

Яңа өйгә күчеп яши башлаганнар иде дә, мичкә утын ягып кына, ялан кадәр өйне һич җылытып булмый икән шул, бераз яшәп карадылар да, кабат әнкәләре Миңсылу янына елыштылар. Ул вакытларда әле газ ягулыгы бар икән дип сөйләнсәләр дә, авыл кешесе аның ничек гамәлгә ашуын күз алдына китерә алмый иде. Нидер уйлап тапмый торып, мондый олы кирпеч өйләр төзү бик отышлы түгел булып чыкты. Шулай итеп газ үткәрүне хәтсез генә көтәргә туры килде, аннан соң өйне кабат үзгәртеп эшләргә кирәк булды. Нишлисең, әдам баласы гомере буе тырмашып дөнья куа,аның чиге бар микән, анысы шул бакыйлыкка күчкәндә генәдер инде.

****

Таңсылуның мәктәптә тырышып укуы бушка булмады, тәки медицина институтына укырга барып керде. Әйткәндәй, кыз кечкенәдән үк бөтен нәрсә белән кызыксынучан, күп белергә, һәммә нәрсәне төпченергә яратучан, тәвәккәл, кыю бала булып үсте. Аның бу сыйфатлары югары уку йортына укырга кергәч, бик ярап куйды, чөнки биредә дөнья тагын да киңәя төште, тормышның элек ачылып җитмәгән, исләрең китәрдәй яңа тылсымлы яклары бар булып чыкты. Студентлар тормышы аеруча мавыктыргыч, көн саен, сәгать саен әллә нинди яңалыклар килеп чыга да тора. Кайвакыт авылны бик сагынып куя, Сабир абыйсы белән ялан-кырларны иңләп эшләп йөргән чаклары бигрәк күңеленә уелып калды шул аның. Урак җитсә, ул аның белән гел бергә, йөкче булып, уңышны җыеп бетергәнче басудан кайтып керми иде. Ә абыйсы юл йөргәндә тормышта югалып калмау өчен кирәкле әллә күпме акыллы киңәшләрен бирә торган иде. Бервакыт күңеле йомшап китеп, үзләренең гаилә тарихларын да сөйләп ташлады. Таңсылу сугышның кешеләр язмышын боза торган бик куркыныч нәрсә икәнен, әнисе белән абыйсының язмышына төшкән авырлыклар хакында белгәннән соң, аларның шундый батыр йөрәкле булуларына сокланып куйган иде. Менә шуннан соң аның табиб булырга дигән карары тагын да ныгыды. Укырга киткән дә: “Әнкәем, табиб булам да, иң беренче сине дәвалыйм,” - диде. Менә шуңа да яхшы укырга, авылга тирән белемле табиб булып кайтырга тырышып йөргән чагы инде аның. Башка кызлар төзәнеп –бизәнеп кинога фәлән чыгып киткәндә, ул китабын кочаклап утырып кала, егетләр белән дә танышырга дәртләнеп тормый. Аның өчен дә вакыт кирәк бит, өлгерер әле, диплом алгач, кияүсез калмас,мөгаен. Лабораториядәме, семинар занятиеләрендәме,лекциядәме, һәрвакыт укытучыларга өстәмә сораулар биреп, аптыратып бетерә ул. Тегеләре дә андый кызыксынучан студентны хуплап кына торалар. Диплом җитәкчесенең исәбе кызны аспирантурага әзерләргә иде. Ләкин Таңсылу диплом алгач, үз районнарына табиб булып кайтырга дигән хыялыннан чигенмәде, соң ул бит әнкәсенә дә вәгъдә бирде. “Картайгач, сине үзем дәвалармын,”-диде. Моңа тагын бер сәбәп бар иде. Көтмәгәндә гашыйк булды да куйды. Мәхәббәт мәхәббәт инде, ул синнән сорап тормый, күңелеңә килеп керсә,йөгәнле ат кебек, буйсынасың да куясың икән. Соңгы курсларда укыганда Таңсылуны да буйсындырды ул. Каладан бер кайтуында: “Сезне дус егетем белән таныштырырга телим,” - дип, өйдәгеләрне аптырашта калдырды, кияүгә чыгарга икән исәбе. Озакка сузмый гына дус егетен ияртеп алып та кайтты.

Уйламаганда гына танышканнар иде Искәндәр белән. Каладан район үзәгенә автобуста кайтып йөргәндә бер мәртәбә урыннары бергә туры килде. Әлбәттә, юл шактый ерак, вакыт күп, сөйләшеп, танышып китте яшьләр. Искәндәр энергетика техникумында белем ала икән. Шунысы гаҗәп тоелды Таңсылуга, егет ничектер әткәсе Шаһинурга охшап тора иде. Өйгә кайткач, көзгедән карап, аның үзенә дә бик охшаган булуына аптырап куйды. Ярый, табигый күренеш, дөньяда бер-берсенә охшаш кешеләр булуын медицина да кире какмый ич. Алай гына түгел шул, егетне күреп Миңсылу да сәерсенеп куйды. Табын янына утыргач, ипләп кенә егетнең әти-әниләре хакында сораша башлады.

Әнием Рәсимә сезнең авылныкы, тик без район үзәгендә яшибез. Үскән чагында бу авылга картыйларга еш килә идем, - диде Искәндәр үзе белән таныштырып. Әйе, авыл зур гына, Рәсимәләр елга аша чыгып, аръяк дип аталган урамда яшиләр иде. Шуңа күрә аның малаена игътибар да ителмәгәндер.

- Бәй, без бер елгада су коенып үскәнбез бит, нишләп мин сине исләмәдем икән? - дип аптырады Таңсылу аңа мәхәббәт тулы күзләрен тутырып карап. Ә Миңсылу эшнең нидә икәнен аңлап, ушын җыя алмый утыруында дәвам итте. Менә язмыш диген инде, Шаһинурның читтә туган улы аңа кияү булырга җыена. Юк, булмаячак, булуы мөмкин дә түгел, тик бу хакта балаларга ничек аңлатырга? Сабир да хәбәрдар түгел ич ул турыда. Их, Шаһинур, Шаһинур, тагын йөрәк яраларымны кузгаттың бит... Тик күңел түренә мәңгелеккә дип бикләп куелган вакыйга хакында балаларга ничек аңлатырга?

Егетен озатып кайткач, Таңсылу әнкәсе янына килеп утырды да иңнәреннән кочаклап алды.

- Йә, әнкәем, булачак киявең ошадымы? - диде ул, әнкәсеннән бары тик җылы сүзләр генә ишетергә өметләнеп.

- Ошамаслык егет түгел, шулай да, кызым, сиңа ашыкмаска киңәш итәр идем. Беренчедән, укуыңны бетерергә, эшкә урнашырга кирәк. Кайда юллама бирерләр әле. Икенчедән, бу егеткә кияүгә чыгарга ярамый сиңа, кызым.

- Ничек ярамый? Укуым бетеп килә, кайда юллама бирсәләр дә, без анда бергә китә алабыз. Бәлки, үзебезнең районга кайтырбыз әле.

- Эш анда түгел, балам, тик сәбәбен болай гына аңлата алмыйм, берәр вакыт әйтермен әле. Шулай да әлегә ашыкмый торыгыз. Ул да эшкә урнашсын.

Гөлфинә СӘЛИМОВА, язучы-прозаик.

(Дәвамы бар).

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас