

Тиешле органнарның вакытында тәртип урнаштыруы гына мондый вакыйгаларның олы фаҗигагә әйләнүеннән саклап кала. Шулай да бер яктан икенче якка авышу үзен нык сиздерә. Бөре һәм Бәләбәй кантоннары буенча колхоздан чыгучы крестьяннар саны 81 процент тәшкил итә.
Әлбәттә, колхозлашуга арт белән борылу урындагы партия-совет органнары алдына җитди мәсьәләләр куя.
Күмәк хуҗалыкның өстенлегенә вакытлыча ышанычны югалткан крестьяннарны яңадан колхозларга җәлеп итү, зарарлы идеологияне җиңү проблемасы килеп баса.
Билгеле булуынча В.И.Ленин авыл хуҗалыгын күмәкләштерүне акырынлап, аның өстенлекләрен крестьяннарга төшендерү, яңа тормыш мөмкинлекләренә ышандыру юлы белән алып баруга кирәклеген күрсәткән иде. Даһи күрсәтмәләренә таянып Үзәк Комитет колхозларны аякка бастыру юнәлешендә катгый чаралар уздыра.
Беренче чиратта “Авыл хуҗалыгы артеленең якынча Уставы” матбугат битләрендә басылып чыга. Аңа ярашлы рәвештә колхозларга тик үз теләге белән кергән крестьяннар гына алына. Урта хәллеләргә карата да караш үзгәрә, аларны тоткарлыксыз колхозга кабул итү мөмкинлеге ачыла. Машина, орлык һәм башка инвентарьлар белән тәэмин ителеш яхшыра.
Бу чаралар, һичшиксез, үзенең уңай нәтиҗәләрен сиздерә. 1934 елның 1 октябрендә бирелгән язма белешмәдән күренүенчә, безнең як колхозлары да кергән Дүртөйле районында аларның саны 134кә җитә. Колхозлар 15833 хуҗалыкны берләштерә. Аерым хуҗалыкларны колхозларга берләштерү 81,7 процентка җитә. Ләкин районда 3527 хуҗалыкның аерым яшәвен уйлаганда, колхозга керү буенча эшне тагын да җанландырасы барлыгы күренә.
Яңача яшәү күмәк хуҗалыкларга берләшү аларның материаль-техник базалары ныгый барган саен үзенең өстенлекләрен ачыграк күрсәтә. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү арта. Социалистик сектор 1929 ел белән чагыштырганда 1930 ел ахырына 36,5 процент тәшкил итә.
Беренче оешкан колхозларда басучылыкның яңа агрохимик чараларыннан кар тоту, тирес чыгару, яз уҗымнарга көл сибү, орлыкларны агулау һәм яровайлаштыру башкарыла.
1933 елның көзеннән район күләмендә колхозлар өчен ветеринария работниклары,агрономнар һәм механизаторлар әзерли башлагач, ул яңа алымнар тагын да киңрәк кулланыла башлый. Уңыш алу күренеп арта. 1931-1933 елларда һәр гектардан 5-6 центнер уңыш җыйналган булса, 1934 елда ул 10,5 центнер тәшкил итә. Һәр сыердан 600 килограмм сөт савып алына.
1933 елның июнь аенда Дүртөйледә үткәрелгән ударник колхозчыларның икенче район слетында безнең якның уңганнары да катнаша. Алар арасында Калинин ис. колхоз рәисе Шәехморза Әхияровны, “Уындык”тан Бәкир Шакировны һәм тагын берничә колхозчыны китерергә була (исем- фамилияләре ачыкланмады).
Бу матбугатта да, атап әйткәдә, “Ярыш” гәзетасында чагылыш таба.
Белешмә: “Ярыш” гәзетасы Дүртөйледә чыгарыла. Аның беренче саны 1931 елның 14 декабрендә басыла. Әммә Дүртөйледә баштагы чорда типография булмау сәбәпле Бөре шәһәрендә бастыралар.
1932 ел башында Дүртөйленең үзендә беренче типография ачыла.
Аны 1920 еллар азагында Исмаил волостенең пионер һәм комсомол оешмалары җитәкчесе, соңыннан Уфада “Октябрьский натиск” типографиясе полиграфисты булып эшләгән Шакир Бәширов оештыра.
“Авыл хуҗалыгын социалистик үзгәртеп кору буенча үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә басулардан моңарчы күрелмәгән уңыш үстереп алынды”. Өч елда (1930-1933 еллар; автор искәрмәсе) басулар уңышы икеләтә артты, ягъни һәр гектардан 5,5 центнердан 10 центнерга кадәр җитте.
Шушындый уңышлар нәтиҗәсендә район 1933 ел өчен дәүләткә ашлык сату планын республикада беренчеләрдән үти. Дәүләт келәтләренә 195 мең центнердан артык ашлык салына. Чагыштыру өчен белешмә: 1931 елда 54745 центнер ашлык хәзерләнсә, 1932 елда ул 98788 центнер тәшкил итә. Барлык колхозчылар үзләренә җитәрлек чәчү орлыклары салып куялар һәм колхозчыларга хезмәт көне исәбенә икмәк булеп бирәләр.
Белешмә: колхозчыларга 1950 елларга кадәр хезмәт көне исәбенә түләү ашлык һәм башка төр азык-төлек белән бирелә. Шулай да ул елларда бер хезмәт ничек түләнә соң? Саннарга мөрәҗәгать итик. 1931 елда 2,4 килограмм, 1932 елда - 4,4, 1933 елда 8әр килограмм ашлык бирелә. Ашлык уңмаган елларда бу күрсәткеч граммнар белән билгеләнә. Ел әйләнәсенә колхозчы ир-атның 250-280 хезмәт көне эшләгәнен исәпкә алсак аның алган икмәген исәпләп чыгару, мөгаен, авыр булмас.
Әмма уңышлар үзеннән-үзе генә килми. Аны намуслы хезмәт белән тир түгеп яуларга туры килә. Шушы хезмәт җиңүләрендә безнең якташларыбызның да өлеше зур.
Уңганнарның уңганнары 1934 елның июдь ахырларында үткәрелгән республика ударник-колхозчыларының II съездында катнаша.
Съезд делегатлары арасында райондагы бердән-бер хатын-кыз колхоз рәисе Мәхмүзә Мәрдамшина (“Ишкар” колхозы), “Сәхи партизан” (Абдулла) колхозы рәисе Хәсән Шакирҗанов, тракторчы Мөҗипов, Калинин исемендәге колхоздан Шәехморза Әхияровлар була.
Съездда район делегациясе исеменнән Дүртөйле МТСның политбүлек начальнигы Ф.Нургалиев рапорт бирә. Съездда иң яхшы нәтиҗәләргә ирешүчеләр бүләкләнә. Һәр гектардан уртача 10 центнер уңыш алган Калинин ис. колхозга (Югары Манчар авылы) йөк машинасы, аның рәисе Ш.Әхияровка Мактау грамотасы һәм кесә сәгате бирелә.
Бүләккә М.Мәрдамшина да лаек була. Югары наградалар безнең як колхозларының игенчелек өлкәсендәге тырышлыкларын билгеләү булып тора.
(Дәвамы бар).