Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
13 сентябрь 2025, 08:00

Элеватор ашлык кабул итә

Бүген район, тоташ республика басуларында игенчеләр бар көчләрен алтын бөртекләрне югалтуларсыз җыеп алуга юнәлтеп, чәмле хезмәт алып бара. Аларның төп бурычы - мул уңыш үстерү булса, ә җыеп алынган уңышны яхшылап киптереп саклау - «Илеш элеваторы» җәмгыятенеке.

Элеватор ашлык кабул итәЭлеватор ашлык кабул итә
Элеватор ашлык кабул итә

“Илеш элеваторы” тарихы белән ерак XIX гасырның 70 нче елларына барып тоташа. Шушы еллар дәвамында предприятие үсеп, районда гына түгел, республикада да иң эре эшкәртүче предприятиеләр исемлегенә керде. Аның төп эшчәнлеге – ашлык уңышын кабул итү, киптерү, саклау, барлык куль-тураларны эшкәртү кебек хезмәтләр күрсәтү. Әлеге максатларга предприятиедә сигез кабул итү пункты, сәгатенә 50 тонна ашлык киптерергә сәләтле «Флатум» ашлык киптергече бар. Бу исә республиканың төньяк-көнбатыш районнары авыл хуҗалыгы кооперативларыннан һәм крестьян-фермер хуҗалыкларыннан, һава торышының нинди булуына карамастан, уңыш кабул итүгә мөмкинчелек бирә. Моннан тыш, элеватордагы уңышны су юлы белән илебезнең генә түгел, хәтта чит илләрнең теләсә кайсы портына озату мөмкинлеге бар.

Җәмгыятькә шушы вакытка ашлык 12 мең тоннадан артык кабул ителгән дә инде. Бирегә «Илеш», кооперативы, И.Ихсанов, “Игенче”, А.Ким, Ф.Миңнебаев, Д.Хәсәнов КФХларыннан, “Куйбышев” ис., “Агро”, Р.Мусин ис. җәмгыятьләрдә, Татарстан Республикасы хуҗалыкларыннан килгән машиналар бер-берсен алыштырып кына тора. Беренче эш итеп лаборатория янында туктыйлар. Китерелгән ашлык пневматик проба алгыч аша производствотехнологик лабораториягә кабул ителә һәм, тәүдә, сынауга алынган бөртеклеләргә анализ ясала, аның нәтиҗәсе журналга теркәлеп барыла, компьютерга реестрга кертелә. Лаборатория хезмәткәрләре ике сменада эшли. Лаборатория мөдире Эльвира Нәҗметдинова җитәкчелегендә техник-лаборантлар Луиза Хәйретдинова, Гөлнара Нәбиуллина тарафыннан бөртеклеләрнең дымлылыгы, корткычлар белән зарарлануы, чүплелеге, сыйфаты тикшерелә. Әгәр бер нәрсә дә ГОСТка каршы килмәсә, машиналар автоүлчәгечкә юнәлтелә. Әйткәндәй,мөһим кампания чорында ашлык үлчәү пунктында эш – ике, киптерү пунктларында өч сменада оештырыла. Автоүлчәгечкә килгән автомашиналарның авырлыгы исәпләнеп, таблода яктыртыла.

Автоүлчәүгечтән чыккан ашлык хәрәкәтенең технологик процессларын махсус программа белән нибары бер компьютер ярдәмендә контрольгә алып, мониторда күзәтергә мөмкин.

Коллектив тотрыклы, тәҗрибәле хезмәткәрләрдән тора. Биредә, нигездә, шушында туыпүскән авыл уңганнары намуслы хезмәт сала. Билгеле, заманча җиһазларны иярләү өчен, белемле кадрлар кирәк, ә эшнең уңышын тәҗрибәле хезмәткәрләр хәл итә. Төрле вакытны кичкән алар: быелгы кебек явымлы елларны да, корысын да күргән. Урып-җыю чорында ашлык кабул итү пунктларының төгәл эшләве бик мөһим, шуңа да биредә һәркайсы куелган максатны аңлап эш итә.

Илеш элеваторының төп өстенлекләреннән берсе - Агыйделдә үз причаллары булу, бу ике мең тоннага кадәр йөк күтәрә торган судноларны кабул итәргә мөмкинлек бирә. Бу транспортлауга чыгымнарны сизелерлек киметә, чөнки су буенча ташу башка ысуллар белән чагыштырганда арзанракка төшә. Шуның аркасында Илеш районыннан ашлык Әстерхан, Дондагы Ростовка, Новороссийск һәм Санкт-Петербург кебек шәһәрләрнең портларына җибәрелә.

Директор Михаил Телегин сүзләренә караганда, элеватор үзебезнең һәм күрше чиктәш районнардан 70 мең тоннага якын бөртеклеләрне кабул итәргә әзер:

- Бүгенге көнгә 4000 тонна арпа төяп җибәрелде. Ул Әстерханга, аннары Иран Республикасына озатылачак. Экспорт коридоры буенча быел 10-15 мең тонна арпа җибәрүне планлаштырабыз. Бодай Пермь он тарту комбинатына, шулай ук Санкт Петербургка озатыла. Элеваторда ашлык кабул ителә, сыйфатлы итеп киптерелә. Сезонда ялларсыз эшлибез. Коллектив зур тырышлык күрсәтә. Аграрийларга уңышны югалтуларсыз җыеп алуны телим, - диде.

Логистик өстенлекләре элеваторга ашлыкны югары бәядән сатып алырга ярдәм итә. Бу, үз чиратында, аның белән хезмәттәшлекне хуҗалыклар өчен отышлырак итә. Илеш элеваторында булган ресурслар аңа сатып алучыларны да, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләрне дә җәлеп итүнең төбәк үзәгенә әверелергә мөмкинлек бирә. Республикадан ашлык экспорты үсү шартларында бу агросәнәгать комплексына өстәмә финанслау чыганакларын җәлеп итәргә һәм, барыннан да элек, аграрийлар өчен үз продукциясен сату өчен яңа базарлар ачарга ярдәм итәчәк.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.

Элеватор ашлык кабул итә
Элеватор ашлык кабул итә
Элеватор ашлык кабул итә
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас