

- Син соң үзең ничек кияүгә чыктың, әти беренче егетең түгел иде мени?
- Юк, беренче егетем кайтып алырмын дип, шәһәргә чыгып киткән иде, шул килеш әйләнеп кайтмады, фронттан гына хәбәрсез югалды дигән хәбәре килде дип ишеттем.
- Кызганыч, безнеке алай булмаячак, Искәндәр мине үлеп ярата, мин дә...
- Ярый, кызым, вакыт күрсәтер, тик ялгыш адым ясый күрмә,-диде Миңсылу, әлегә сүз тәмам дигәндәй. Кызның гына кәефе кырылды, зурлар гел шулай инде, әтисе булса яклашыр иде дә, бигрәк вакытсыз үлеп куйды. Абыйсы белән киңәшләшер әле, мөгаен абыйсы беләдер дә әнкәләренең әйтеп бетермәгән серен. Әмма Сабир өчен дә көтелмәгән сүзләр иде әнкәләренең шулай тиз генә кире кагуы. Шулай да ул белешеп, Таңсылуга хәбәр итәргә булды.
Ничек кенә балаларның күңеленә тирән яра салмастай итеп аңлатырга соң егетнең үзләре белән бер атадан икәнен? Бәлки, бер атадан да түгелдер? Тукта, иң яхшысы, Рәсимә белән очрашып сөйләшергә кирәк. Шундый карарга килде Миңсылу уйлана торгач.
“Гөлгенә кызым, сиңа дәваланырга бөтен авыл булмаса да, бик күп кеше йөри. Мөгаен берәрсе Рәсимәнең кайда яшәгәнен беләдер. Син шул рәвешле ипләп кенә белеш әле,”-диде ул килененә бик олы серен чишкәндәй. Килен ни бианасы үтенечен кире кагып өйрәнмәгән ич, шул ук көнне белеп кайтты Рәсимәнең адресын. Инде Сабирның буш вакытын туры китерәсе генә калды. Сабир да әнкәсенең үтенечен тиз аңлады, бит сеңлесенә дә сүз биргән иде.
Ике катлы йорттан тиешле фатир ишегенә шылтыраткач, озак кына җавап булмады. Инде кире китим дип борылгач, ишек ачылып, аннан шактый таушалган хатын дисәң, картрак, карчык дисәң, ниндидер йөз чалымы әле бик үк картка охшамаган хатын килеп чыкты. Шунда ук таныды Рәсимә Миңсылуны, һәм күңеленең ниндидер бер кылы шартлап өзелгәндәй тоелды. Матур итеп киенгән, пөхтә ханым басып тора иде аның каршында.
- Саумы, Рәсимә, көтмәгән идеңме? - диде Миңсылу эчке киеренкелекне сиздермәскә тырышып. - Бәлки, өеңә чакырырсың.
Рәсимә көтелмәгән кунак алдында каушап калдымы, тиз генә ни әйтергә белми торды. Фатирына чакырыр иде, күрсәтерлек бер юньле әйберсе юк, чакырмас иде, күреп тора, Миңсылу юкка гына килмәгән. Ничектер җанны өшеткеч салкын бәреп торган фатир Миңсылуда берчә кызгану, берчә үткәннәре өчен тантана итү хисе тудырды. Менә бит кеше бәхетен урлап, бәхетле булып булмый икәнен сөйләүче хәл инде бу.
- Рәсимә, мин бик җитди сөйләшү өчен килдем. Безнең балалар дуслашып йөри, хәтта өйләнү турында сүз кузгаттылар. Син хәбәрдармы бу турыда?
- Беренче ишетәм, минем малай өйләнү турында уена да керткәне юк!
- Керткән инде, ул безгә дә килде.-Кертми торсын әле, каян сезнең кызыгызны тапкан ул?
-Син дөресен генә әйт әле, улыңның атасы кем?
- Кемнән булсын, Шаһинурдан инде. Минем башка балам да юк.
Улына дип, Шаһинурның һәрдаим акча җибәреп торуы хакында әйтергә уйлаган иде дә Рәсимә, тыелып калды. Ярый инде, бер мәлдә Миңсылуның өлешенә керде ич, бер файда да чыкмады.
- Кияүгә чыккансың дип ишеткән идем,- диде Миңсылу соравын ачыклап бетерергә теләп.
- Чыкса соң, карт бит ул, шуннан бала табып ятар өчен бардыммыни, торыр урын булмаганга гына бит. Күрәм, син бик бәхетле хатынга охшагансың.
- Аллаһыга шөкер, тик Шаһинурым гына иртәрәк китте. Кеше өлешенә ымсынмасаң, бәлки синең дә язмышың икенчерәк борылыш алыр иде.- Акыл өйрәтергә килдеңме?Ярый, кайгырма, малайны туктатырмын мин, йөрмәсен анда тәләсә кем артыннан.
- Соң Рәсимә, эш анда гына түгел ич, безнең балалар туган булып чыга. Дөреслекне күңелләренә яра салмаслык итеп ничек аңлатырга?
- Ул әтисенең кем икәнен белми, нигә хәзер килеп дөреслекне әйтергә?
Рәсимәнең сүзләре Миңсылуга авыр ишетелсә дә, эндәшми калуны хуп күрде. Аллаһыга тапшырыйк, язмыш үзе хәл итәр дип уйлады ул. Хуҗабикә сүз тәмам дигәндәй, фатирдан чыгу юлына ымлады.
Миңсылу авыр уйлар белән кайтты Рәсимә яныннан. Бердән, аның бәхетсез язмышы өчен үзен нигәдер гаепле кешедәй тойды. Алай дисәң, аның ни гаебе бар иде соң теге вакытта? Аз яшь түктеме ул иренең хыянәте өчен? Әй, бу язмыш, әйләнә дә бер баса дигәндәй, ни гомердән соң тагын авыр уйларга салды бит, ни хәл итәргә? Беразга эндәшми торырга инде.
Чыннан да техникумны тәмамлап, диплом алу белән Искәндәр армиягә китеп барды. Таңсылу сөйгәнен күз яшьләре белән озатып калды. Бу хәбәрне ишеткән Миңсылу сөенеп куйды, шулай да берара кызын янына утыртып, кабат Искәндәрне онытырга үгетли башлады. Гаҗәпсенде Таңсылу, ни булды соң әле әнкәсенә, бер дә алай балаларының теләгенә каршы килеп бармый иде ич. Димәк, юкка түгел. Озак кына боегып йөргән кызны күптән гыйшык утында янган яшь хирург егет беркөнне кыюлыгы җитеп ресторанга чакырды. Республика дәваханәсендә практика үтүче кыз үзе дә әлеге егетне чит итми иде, ризалашты. Шулай итеп дуслык күперенә юл салынды. Тик Таңсылуның эчендә ут кайный, бу хәлне Искәндәргә ничек аңлатырга?
Шулай баш ватып йөргәндә, нишләптер солдат хатлары килми башлады. Тагын аптырауга калды кыз. Хат килмәгәч, үзенә дә языргамы, юкмы? Аның пошаманга төшүен Сабир абыйсы сизми каламы соң? Бер ялга кайтуында җаен табып, аны машинасына утыртты да, урман-кырларга алып чыгып китте дә, Рәсимәләрдән кайткач, әнкәсе сер итеп сөйләгәннәрне ипләп кенә Таңсылуга ачып салды. Телсез калды кыз. Менә ничек, Искәндәр аларның туганы булып чыга, димәк. Кем гаепле, нигә өлкәннәр мондый хата ясаган? Егет тә хат язмый башлады, әллә ул да берәр нәрсә белгәнме? Арытаба нишләргә, ни хәл итәргә? Көләргә дә, еларга да белмәгән кыз утырган урыныннан сикереп торды да бар көченә абына –сөртенә йөгерә башлады. Тәмам хәле беткәнче йөгерде, аннары җиргә йөзтүбән ятып, еларга тотынды. Бу үзенчә беренче мәхәббәте белән хушлашуы иде бугай. Бераздан аны Сабир куып җитте. Ул кызны тынычландырырга теләп:
- Тынычлан, апаем, миңа да авыр бу хәл, ләкин безнең өлкәннәрне хөкем итәргә хакыбыз юк, заманы шулай булгандыр. Шунысы хак, әти безне ташлап чыгып китмәгән. Без әтиле-әниле балалар булып үстек. Тик Искәндәр генә кызганыч. Минем уйлавымча, аның белән очрашып сөйләшергә, аңлашырга туры килер. Бездән башка туганы юк икән ич,- диде.
- Син теләсә нишлә, мин аның белән башкача очрашасым килми,- диде Таңсылу үз- үзен өзгәләрдәй булып. Искәндәр дә суга төшкәндәй юкка чыкты, ул армия хезмәтеннән соң хәрби кеше булырга карар итеп, хәрби уку йортына киткән иде.
***
Сабир лаеклы ялга чыгып, үзе соңгы елларда йөрткән “ЗИЛ -130” машинасын башка кешегә тапшырырмын да, инде өйдә генә торырмын дип уйлаган иде, ләкин бригадир һич тынгылык бирми. Яз җитсә, техника ремонтына дип килеп ала, урак җитсә, ындыр табагына үлчәүче итеп куя. “Тәртип яратасың, Сабир абзый, син булганда җан тыныч,”-дигән булып, ирәйтеп җибәрә пенсионер картны. Сабир ни тырыша инде, җиңелдән булмаса да, ышанып тапшыргач, сынатырга ярамый ич, ул андыйлардан түгел. Әле дә тир-юньгә күз сала –сала урам буйлап атлый. Соңгы елларда ай-һай үзгәрде авыл, берсеннән –берсе зуррак йорт –куралар, бизәкләп ясалган тимер капкалар, буяулы коймалар берсеннәнберсе матуррак булып, балкып тора. Муллыкка омтыла халык,хәзер теге заманда Сабир төзеткән кирпеч өй иң кечесе булып калды. Ярый, карчыгы белән икесенә җитә ул. Әнкәсен былтыр көз җирләделәр. Гомерендә бер тапкыр да диярлек дәваханә юлын күрми үлеп китте Миңсылу. Соң Таңсылуы да табибка кияүгә чыккан иде, үзе дә табиб, әледән- әле кайтып, әнкәләренә кирәкле даруларны ташып кына тордылар. Алар билгеләгән процедураларны Гөлгенә килене ясап барды, әмма күп авырлыклар кичергән организмны саклап кала алмадылар шул. Үләр алдыннан барлык балаларын янына җыеп, фатихасын биреп, васыятен әйтеп китте әнкәләре. “Тату яшәгез, бер-берегезне какмагыз, бу диңгезгә бер вакытта да тавыш кермәсен, бәрәкәт китмәсен. Тагын шуны кисәтәм, бервакытта да кешеләргә начарлык эшләмәгез,”-диде ул Сабир белән Таңсылуның кулларын учына алып.Аннары килене Гөлгенәгә аерым рәхмәтен әйтеп, аркасыннан сөйде, оныкларының башларыннан сыйпады. Иң гаҗәбе, Урта Азия якларыннан авыру килеш кайтарылган Вәсиләнең Миңсылудан бәхиллек бирүен сорап кеше җибәрүе булды. Аның янына барырга теләге дә, хәле дә юк иде Миңсылуның, дөньяныкы дөньялыкта бетсен дип, Сабирдан барып, Вәсиләне күреп, бәхиллек бирүе турындагы гозерен үтәп кайтуын үтенде. Бик авыр булды Сабирга үзләренә шулкадәр начарлык теләгән кеше янына бару, тик әнкәсе үтенгәч нишләсен, барды.
***
Вәсиләнең әтисе Мисбах бик кырыс кеше иде. Гаиләдә аның сүзеннән узып берсе дә бер адым ясый алмады. Вәсилә Шаһинурга кияүгә чыгарга ниятләп йөргәндә, кушкуллап риза булган иде. Егет төпле, эшсөяр гаиләдән, тәртипле, ышанычлы күренә. Андый кешене кияү итәргә кем каршы булсын. Ләкин эшләр икенче төрле борылыш алгач, Вәсиләне:” Нишләп шул егетне кулыңа ала алмадың, җебегән,”-дип һәрдаим битәрли башлады. Ярый, сугыш чыккач, Шаһинур фронтка китте, Мисбах карт та бераз тынычлана төште. Вәсилә исә бригадир булып алгач, күкрәк киереп йөри башлады. Милиция Сәхипов та еш кына аларга чәй эчәргә керә. Ул инде авызына аз гына катырак “чәй” эләксә, күзен майландырырга гына тора. Шулай итеп Вәсилә аның “кармагына” эләккәнен сизми дә калды. Башка хатын кызлар тирләп–пешеп басуда бил бөккәндә, алар аулак урын табып, рәхәт кичерү ягын карап кына тордылар. Сугыш бетеп, фронтовиклар кайта башлагач, Вәсиләне икенче эшкә күчерделәр, ләкин ул үзенең авырга узганын сизеп калды. Бу хакта Сәхиповка әйткәч, анысы уттан курыккандай, кая керергә тишек тапмады, Вәсиләгә кичекмәстән авырын төшертертү юлын табып, үзе үк ярдәм дә итте. Вәсилә берсүзсез риза булды, шулай да ничектер яшәүгә өмете сүнде, чөнки шәһәр дәваханәсендә (Сәхипов аны шунда алып барган иде) табиб авырын алдырса, башка балага узмаячагын кисәткән иде. Ни уйларга белми йөргәндә Урта Азия якларыннан ераграк кына туганнары кайтып төште. Аларның инде сугыш тәмамлангач, авылны күрәселәре килгән икән.Бераз кунак булгач, юлга җыена башлаган туганнарына Вәсилә үзен дә ияртүләрен үтенгәч, өйдәгеләр аптырап калганнар иде дә, ул инде аларга карап тормады, китте дә барды.
Таныш түгел яклар, ят кешеләр, бигрәк тә табигате башка –барысы да Вәсилә өчен гаҗәп иде биредә. Башта бераз торырмын да, өйрәнәлмәсәм кайтып китәрмен дип уйлады. Ләкин алай дисә, ул эшеннән чыгып килде, авылда аны кем көтеп тора, кире кайтса, башкалар ни уйлар? Юк инде, тәвәккәлләп чыгып китте, кирегә юл ябык, ничек тә түзәргә, урнашып китәргә кирәк. Әнә бит бу якларда электән килеп калган татар кешеләре әллә күпме, ул да өйрәнер әле. Туганнарының өе иркен, үзебездә яшә дип кенә торалар. Озакламый эшкә дә урнашырга ярдәмләштеләр. Акрынлап яңа кешеләр белән дә таныша башлады. Үзбәк халкы ачык күңелле, кунакчыл халык, тормыш та биредә башкачарак, әйтерсең, сугыш җиле кагылмаган. Күп тә тормый күршеләрендә яшәгән бер үзбәк ире аны кодалый да башлады, хатыны мәрхүм булып, ялгызы калган икән. Юююк, якын да җибәрмәде аны Вәсилә, нишләп инде бернинди гореф –гадәтләрен белмәгән килеш, икенче милләт кешесенә кияүгә чыксын ди, әти–әнисе мәңге фатихасын бирмәячәк. Туган абыйсының хатыны: “Әй, туганым, синең хәзер илең башка, көнең башка дигәндәй, үзбәк халкы бик әйбәт ул, монда аларга кияүгә чыгып, рәхәт яшәгән татар, башкорт кызлары әллә күпме,”-дип димләргә керешкәч, ризалашты Вәсилә. Шулай итеп аның да үз дөньясы барлыкка килде. Ир дигәне төшемле генә урында эшли икән, гаилә мохтаҗлык кичерми, Вәсиләгә дә өйдә генә торырга кушкач, каршы килмәде ул. Ирен иркәләп эштән каршылый, иркәләп эшкә озата, ашарга да аларча әзерләргә өйрәнде, ир кеше ни куанып бетәлми. Ләкин бу рәхәт тормыш озакка бармады, Вәсилә балага узмагач, ире ризасызлык белдерә башлады. Вәсилә җиңгәсе белән им–томчы карчыкларга да йөреп карады, ире табибларга да күрсәтте, тик файдасы тимәде. Озакламый ире аңа әйтеп тормастан, икенче - яшьрәк хатын алып кайтты, шул көннән Вәсилә өйдә хезмәтче ролен үти башлады. Аны ишек алдындагы кухняга кушып ясалган янкормага яшәргә күчергәч, бигрәк күңеле төште. Беничә тапкыр качырга да булышып караган иде, ире табып, кире алып кайтты. Менә шулай,ирекледән ирексез булып гомер итте Вәсилә чит –ят җирләрдә. Моның кылган явызлыклары өчен Аллаһы тәгаләнен бер казасы икәнен аңлады ул, әмма соң иде инде.
Гөлфинә СӘЛИМОВА, язучы-прозаик. (Дәвамы бар).