

Якташыбызны искә алырга мәртәбәле кунаклар - әлеге чараның инициаторы якташыбыз, Муса Гәрәевның туганы, авыр атлетика буенча спорт мастеры Фәвил Гыйльданов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, рәссам Рәшит Газизов, Күгәрчен районының элекке хакимият башлыгы Фәрит Мусин, муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмил Хәертдинов, район ветераннар советы рәисе Анатолий Романов, «Илеш районы мәдәни - ял итү үзәге» МБУ начальнигы Рөстәм Әхмәдиев, Югары Яркәйдәге 4нче урта мәктәпнең 5 Б сыйныф кадетлары һәм башкалар катнашты, изге теләкләр әйтте.
Чара инициаторы Фәвил Гыйльданов Геройның батырлыгы турында:
-Муса абыебыз - үлемсез. Аның батырлыгын киләчәк буыннар да белергә тиеш. Моның өчен Муса Гәрәев исемендәге премия булдыру, шулай ук бүгенге махсус хәрби операциядә катнашучыларга медальләр һәм орденнар тапшыру кирәк. Чөнки заманында Муса Гайса улы Донбассны азат иткән кеше иде, – диде.
Геройның хезмәте хәрби өлкә белән генә чикләнми. Ул Башкортстан спортына да зур өлеш кертә: аның тырышлыгы белән республика 48нче урыннан 2нчегә күтәрелә. Дөньякүләм танылган мотогонщиклар – Габдрахман Кадыров, Фәрит Шәйнуров, Борис Самородов, Юрий Дудорин, Юрий Чекранов – барысы да Муса Гәрәев чорында үсеп чыккан спортчылар.
Чара барышында музейга Муса Гәрәевның яшь чагындагы портреты тапшырылды. Бу эштә Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин зур өлеш керткән.
– 2020 елда без Уфаның Җиңү паркында Герой кабере янында беренче тапкыр дога кылдык. Шул вакыттан башлап аның исемен мәңгеләштерү эшен көчәйттек. Портрет чыгымнарын тулысынча Конгресс үз өстенә алды, – диде Альфред Әмир улы.
Портретны рәссам Рәшит Газизов иҗат иткән. Ул 1952 елда Күгәрчен районында туган, спорт остасы буларак, еллар буе тренерлык иткән. Пенсиягә чыккач, рәсем сәнгатенә керешкән. 2024 елда Уфада аның беренче шәхси күргәзмәсе үткән.
– Җиңүнең 80 еллыгына багышлап та портрет ясарга сорадылар. Бу эшкә керешергә ризалаштым, чөнки дөньяда яхшылык эшләргә тырышабыз, – диде рәссам.
Чара ахырында килгән кунаклар һәйкәлгә чәчәкләр салды.