Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
19 сентябрь 2025, 09:30

Ата-аналарга психолог киңәшләре

Гаиләдә сәламәт яшәү рәвешен (алкоголь кулланмау, тәмәке тартмау, физик активлык белән шөгыльләнү, дөрес туклану) принципларын төгәл үтәгез. Балагызны һичшиксез мәхәббәттә тәрбияләгез.

Ата-аналарга психолог киңәшләреАта-аналарга психолог киңәшләре
Ата-аналарга психолог киңәшләре

Төрле темаларга ешрак сөйләшегез. Аның инициативасын хуплагыз, яшүсмер фикерен бәяләгез. Баланың шәхси-рухи ихтыяҗларына хөрмәт белән карагыз. Буш вакытын мөмкин кадәр азрак калдырырлык итеп оештырырга ярдәм итегез (түгәрәкләргә, секцияләргә языгыз). Ул үз гамәлләренең нәтиҗәсен алдан күрә һәм алар өчен җаваплы булырга сәләтле буларак, аны мөстәкыйль, җаваплы кеше итеп тәрбияләргә тырышыгыз. Аның өчен эш эшләмәгез, бала өчен ул үзе хәл итәргә тиешле нәрсәне хәл итмәгез. Аны яшьтәшләренә баш тарта белүнең, кирәк вакытта «юк» сүзен ышанычлы һәм нык итеп әйтә белүнең мөһимлегенә ышандырыгыз. Үз сәламәтлегенең кадерен белергә, тормышка шатланырга, һәр көннән һәм үз казанышларыннан ләззәт алырга өйрәтегез.

Игелеклелек, балаларның шәхесенә ышаныч, хөрмәт — гаилә эчендә аралашуның төп шартлары. Моның өчен атааналарга бала белән элемтәне югалтмаска, бигрәк тә яшүсмер яшендәге баланың кызыксынулары һәм аралашу даирәсе турында хәбәрдар булырга кирәк. Имин һәм бәхетле гаилә бала белән агрессив тышкы мохит арасында ышанычлы киртә булып тора. Ата-аналар балаларында мөстәкыйльлек, үз-үзеңә ышаныч, бәйсезлек, тискәре факторларга каршы тору кебек сыйфатлар тәрбияләүгә көч куярга тиеш.

Альмира НУРЫЙӘХМӘТОВА, “Гаилә” хезмәтенең социаль психологы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас