

Сәнагать һәм авыл хуҗалыгын үстерүдәге уңышлары өчен 1935 елның 15 мартында СССРның Үзәк Башкарма Комитеты карары нигезендә Башкорт АССРы Ленин ордены белән бүләкләнә.
1934 ел ахырына Башкортстанда һәм безнең якларда крестьяннарны колхозга берләштерү 70-80 процент тәшкил итеп, 86,6 процент чәчүлекләр алар карамагында була.
Авыл хуҗалыгын күмәкләштерү елларында менә дигән оештыручылар һәм колхоз җитәкчеләре үсеп чыга. Югары Яркәйдән Шәймәрдан Шәйгарданов, Арыслан Галиев, Түбән Яркәйдән Шәмсиәхмәт Муллаәхмәтов, Иске Күктаудан Муллагаян Газизов, Зиннәт Хәлиуллин, Востоктан Мәхиян Сәфиуллин, Нурулла Шәяхмәтов, Этәйдән Зыязетдин Гыйләҗев, Карабаштан Әмирҗан Миңнеханов, Яңа Күктаудан Мирсәлих Гарипов, Нурулла Насыйпов, Югары Манчардан Закир Шакиров, Уяндыктан Бәкер Шакиров, Гарифулла Юнысов, Базытамактан Акмалетдин Гыйльметдинов, Сафа Ханов, Тәҗәй һәм Кушбахтыдан Фәтыйх Сәгадиев, Йөзлекәев, Ябалактан Габдрахман Басыйров, Борханов, Габделхак Каһиров, Ишкардан Мәхмүзә Мәрдамшина, Әхмәтсафа Нәгыймов кебекләр әнә шундыйлардан. Алар халык бәхете өчен армый-талмый эшләүчеләр. Шулай ук колхоз төзүгә күп көч салган, безнең якларда колхоз рәисләре, агрономнар һәм башка белгечләр булып эшләгән 25 меңчеләрнең өлеше зур.
Этәйдә Михаил Кузнецов, Андреевкада Ступницкий, Базытамакта Петр Шавалдин, Иштирәктә Хөсәенов һ.б. партия үзәк Комитеты чакыруына кушылып, авылларга киләләр һәм халыкны яңа тормыш төзүгә туплыйлар. Шул ук вакытта Бишкурай якларында беренче колхозлар оештыручы, чеверевчы-коммунист Хисмәтулла Бәхтизин, Яңа Күктау авылыннан “Партизан” колхозы бригадиры Әхмәтзыя Сәлихов, Югары Манчардан комсомолка Миңниса Гыйндуллина, Сеңрәннән Фаяз Мөхәммәдиев, Череккүлдән Шәммигул Нурлыев кулаклар тарафыннан ерткычларча үтерелә.
Районның “беренче карлыгачлары” – механизаторларның күбесе соңыннан трактор бригадаларына һәм комбайн звеноларына җитәкчелек итә, механиклар булып эшли. Фидакарь хезмәтләре күпләрнең илнең югары наградаларына лаек була. Шундыйлар исәбенә Ишкардан Гатаулла Нәгыймов, Лаяштыдан Галим Хаков, Сәеткулдан Нигъмәтдин Гыйльметдинов, Крещенкадан Николай Богомолов, Рсайдан Минһаҗетдин Әхмәтов, Закирҗан Габбасов, Яркәйдән Шәрифулла Төхбәтуллин керә. Алар вакыт белән дә исәпләшмичә, үз-үзләрен аямыйча эшлиләр һәм районда киң танылу алалар. Уңганнарны җыелышларда мактап сөйлиләр, башкаларга үрнәк итеп куеп, район гәзитенә язалар. Төп хуҗалык эшләренең техника ярдәмендә генә башкарылуын исәпкә алганда, бу механизаторлар хезмәтенә дан җырлау һич тә артык түгел.
Ул еллардагы трактор һәм комбайннарның җитештерүчәнлеген хәзерге чор техникасы белән чагыштыру өчен кайбер саннарга мөрәҗәгать итик. Мәсәлән, 1 тракторның җитештерүчәнлеге 1934 елда – 801, 1935 елда – 972, ә 1936 елда 1050 гектар тәшкил итә.
1936-1938 елларда Миңнемөхәммәт Шафыйков һәм Сәлихҗан Галиев җитәкчелек иткән трактор бригадасының алдынгы тракторчылары 1,5-2 меңнән артык гектар җир эшкәртә.
Бер комбайнның исә җитештерүчәнлеге бөртекле культуралар буенча түбәндәгечә була:
1934 елда – 154, 1935 елда – 192, 1935 елда 295 гектар. Шулай булуга карамастан, бер техникага төшкән нагрузка ифрат зур була. Якынча исәпләүләргә караганда, мәсәлән, бер трактор 1200 гектар җир эшкәртүгә, бер комбайн исә 500 гектар басуның ашлыгын урып-җыярга тиеш була. Ләкин ул елларда бу күрсәткечләргә аерым механизаторлар гына ирешә ала.
Яркәй МТС янында даими рәвештә эшли башлаган кыска сроклы курслар механизатор кадрларының осталыгын тагын да арттыра, квалификациясен камилләштерә. Элек трактор яки комбайн янына килергә дә батырчылык итмәгән ир-егетләр курсларда тиешле белем алып, аны тиз вакыт эчендә үзләштерәләр һәм фидакарьлекләре нәтиҗәсендә яхшы эш күрсәткечләренә ирешәләр.
Моңа мисал итеп Рсайдан коммунист Минһажетдин Әхмәтовны алып була. 1934 елда Башкортстан Үзәк Башкарма комитеты әгъзасы итеп сайланган. Ул комбайн штурвалы артына беренче тапкыр 1933 елда бер еллык курсны тәмамлап кайткач утыра. Яшь кенә булуына карамастан, тәвәкәллеге, тырышлыгы нәтиҗәсендә тиз арада яңа һөнәренә ныклап төшенә. Беренче елларда ук нормасын 1,5-2 тапкырга арттырып үти. Тырыш хезмәте аңа тиз арада билгелелек китерә. М.Әхмәтов күп тапкырлар МТС дирекциясе тарафыннан Мактау Грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә. Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнаша.(ВДНХ Бөек Ватан сугышына кадәр шул исем белән йөртелә). 1936 ел ахырында Дондагы Ростов шәһәрендәге механиклар мәктәбен уңышлы тәмамлап кайткач, Яркәй МТС да күп еллар буенча комбайннар буенча механик һәм мастерской мөдире булып эшли. Соңыннан туган авылы басуларында тырышып эшләп, лаеклы ялга чыга.
Әнә шундый уңганнар, эш өчен янганнар тырышлыгы белән Яркәй МТСы алдынгылар сафына чыга. Яхшы нәтиҗәләре өчен ул 1939 елның август аенда бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнаша. Күргәзмәнең I дәрәҗә дипломына, М-1 маркалы җиңел автомобильгә һәм 10 мең сум акчага лаек була. МТСның алдынгы бригадирлары Миңнемөхәммәт Шафыйков, Сәлихҗан Галиев күргәзмәнең алтын медале белән бүләкләнә. Башка төрле наградаларга 30 га якын хезмәт алдынгысы лаек була.
Бөек Ватан сугышы һәм аңардан соңгы авыр елларда да МТС коллективы сынатмый. Авырлыкны зур түземлелек белән күтәреп, илне икмәкле итү өчен бар көчен сала. Берничә мәртәбә югары хөкүмәт наградалары белән бүләкләнә.
Теләкәй (Карабаш) МТСы. Бу МТСны төзү турында карар әле мөстәкыйль Илеш районы оештырылганчы, 1934 елның көз айларында кабул ителә. Планлаштыру буенча ул Дүртөйле МТСна караган Теләкәй авылында урнашкан машина белән печән чабу станциясе (МСС) базасында төзелергә тиеш була. МТСларның титул исемлегенә дә шул исемдә керә.
(Дәвамы бар).