

Мөсәлләмовларның гаилә коруларына агымдагы елның 12 августында 37 ел тулды. Икесе дә студент чагында өйләнешәләр. Илнур – Иштирәк авылында Гомәр һәм Ләюзә Мөсәлләмовларның гаиләсендә туган. Мәктәптә белем алгач, училищеда шоферлыкка укый. Армия сафларына киткәнче үз һөнәре буенча хезмәт сала. Ил алдындагы чын ир–егетләр бурычын үтәп кайтканнан соң, башкаладагы урман хуҗалыгы техникумының механика факультетына укырга керә.
Айгөл – Ишкар авылында туып үсә. Хөрмәтле укытучылар Рая һәм Фәнзил Хөснуллиннарның зур гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә ул. Кечкенәдән китап укырга яраткан тырыш кыз урта мәктәпне уңышлы тәмамлап, Башкорт дәүләт университетының филология факультетында белем алуын дәвам итә.
Яшь парларны Уфа урамындагы 9нчы санлы трамвай таныштыра. Шулай, бер елдан соң студент гаиләсе барлыкка килә. 1990 елда алар туган якка кайтып төпләнә. Авыл тормышының очыкырые күренмәгән эшмәшәкатьләре дә куркытмый яшьләрне. Алар икесе бербөтен булып гаилә тормышын алып бара. Яшьлектәге бәхетле мизгелләрдән соң күпме вакыт узган... Хәзер инде Айгөл Фәнзил кызы - Карабаш урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Китапка, шигърияткә булган ихлас яратуы аңа шулай ук китапханәче вазифасын да уңышлы башкарырга булыша. Туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләүче тәҗрибәле остаз буларак, укучыларны даими рәвештә төрле иҗади бәйгеләргә әзерли. Балаларның һәр чыгышы үзенчәлекле булуы белән башкалардан аерылып тора. Чөнки ул аларның сүзләрен үзе яза, образга туры килгән һәр хәрәкәт өстендә армый эшли.
Сәләтле укучыларның призлы урыннар яулавы мактаулы хезмәтенең лаеклы нәтиҗәсе икәнен яхшы аңлый Айгөл. Хезмәттәшләре белән смотр –фестивальләргә спектакль әзерләгәндә дә, сәхнәгә куючы режиссер буларак, зур җаваплылык белән репетицияләрнең уртасында кайный. Бер генә детальне дә күз уңыннан ычкындырмый, һәр эшне җиренә җиткереп башкара. Җәмәгать тормышында актив катнашып, сайлау комиссиясендә, инициатив төркемдә эшли. Авыл мәдәният йорты каршында оештырылган вокал төркеме составында чыгыш ясый. Үз гаиләсе белән зона күләмендә уздырылган “Тату гаилә – ил күрке” бәйгесендә катнашып, җиңүче була. Сценарийларны һәрвакыт үзе төзүе да зур уңышларының бер середер, мөгаен.
Илнур Гомәр улы укуын тәмамлаганнан соң, туган колхозында шофёр булып хезмәт юлын дәвам итә. Арытаба озак еллар “Когалымнефтегеофизика” оешмасында машинист вазифасын башкара. Хәзер лаеклы ялда булуына карамастан, Илеш элеваторының сак хезмәтендә эшли.
Мөсәлләмовлар 3 балага гомер бүләк итә. Илназның исеме райондагы җыр моң яратучыларга яхшы таныш. Ул – талантлы, виртуоз баянчы, моңлы көйләр иҗат итүче сәләтле композитор, бүгенге көндә район мәдәният йорты һәм балалар сәнгать мәктәбенең алыштыргысыз хезмәткәре. Шулай ук үзенең шәхси студиясендә югары сыйфатлы аранжировкалар ясаучы оста музыкант, бәйрәм кичәләрне югары дәрәҗәдә алып баручы алыштыргысыз тавыш операторы. Туган авылында матур итеп дөнья корып, тормыш иптәше Гөлнара белән Камилә, Раяз, Данирны тәрбияләүче үрнәкле гаилә башлыгы, ихлас күңелле, бала җанлы кадерле әти дә. Ул мәктәптә 5 нче сыйныфта укыганда ук район сәнгать мәктәбенең баян классында шөгыльләнә башлый. Риф Кәрам улы Шәрәфетдиновның иң сәләтле укучысы була. 9нчы сыйныфтан соң белемен музыка училищесында дәвам итә. Соңрак Башкорт дәүләт педагогия институтының музыка факультетын тәмамлый. Бик күп бәйге – конкурсларда катнашып, зур җиңүләр яулый, дипломант, лауреат исемнәренә лаек була. Җырчылар белән уңышлы хезмәттәшлек итә, шуңа күп вакыты юлда, гастрольләрдә үтә. Шундый тынгысыз, тыгыз график белән яшәвенә карамастан, ул әнисе язган тирән эчтәлекле шигырьләргә күңелгә үтеп керә торган, кабатланмас көйләр иҗат итәргә дә өлгерә. Районыбыз гимнына әверелгән “Бәхет кошым минем, Илешем” җыры туган ягыбызга дан җырласа, “Илешем уңганнары” тырыш игенчеләребезне зурлый. Батыр очучы Муса Гәрәевның данлы юбилеена багышлап язылган “Безнең Муса” җырын районның зур хоры сабантуйда башкарды. Илназ һәм Айгөл Фәнзил кызына район хакимиятенең Мактау грамотасы тапшырылды.
Украинада махсус хәрби операция башлангач, бөтен халыкның күңелендә булган уй–теләкләрне “Исән кайт” җыры аша җиткерделәр. Бу җырны күз яшьләрсез тыңлап та булмый, чөнки бүген бик күпләрнең якыннары сугыш яланында тынычлык өчен көрәшә. Шунысын да әйтергә кирәк, 2021 елда Башкорт тарихы елы чикләрендә районда үткәрелгән Кыргыз ыруы җыенының гимнын да әниле–уллы Мөсәлләмовлар язды. Шул уңайдан алар”Бөтендөнья башкортлары корылтае”ның Рәхмәт хатына һәм истәлекле бүләккә лаек булды.
Гаилә елының йомгаклау концерты өчен махсус язылган “Яшәсен гаиләләр!” җыры сәхнә түренә күтәрелгән соклангыч парларга мәдхия булып яңгырады. Ә инде Карабаш авылына багышлап язылган “Тик Карабашта гына!” дигән искиткеч матур, дәртле җыр авылдашларының күңелендә зур горурлык, шатлык хисе уятты. Аның клибында безнең күркәм гореф –гадәтләребез, бәйрәмнәребез, кыскасы, бөтен тормыш–көнкүрешебез чагылыш тапкан. Бу җырны хәзер авылның визит карточкасы дип атыйлар.
Айгөл һәм Илнурның кызлары театр сөючеләргә Айсылуның исеме дә бик яхшы таныш икәне барыбызга да билгеле. Чөнки без аны телевизор экраннарында еш күрәбез. Мәктәптә укыганда ук төрле бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясаган, җыр–биюгә оста кыз һич икеләнүсез сәхнә юлын сайлый. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын кызыл дипломга тәмамлап, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында уңышлы эшли башлый. Берсеннән–берсе чагу рольләр, төрле образлар өстендә эшләү үз–үзенә ышанычны арттыра. Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар”ында - Сәрвәр, Исламия Мәхмүтованың ”Син бит минем бергенәм” драмасында – Алинә, Илһам Галинең “Беренче мәхәббәт”ендә – Алия, Салават Әбүзәровның “Хыялый” комедиясендә – Йолдыз, Галиәсгар Камалның “Беренче театр”ында - Гафифә, Туфан Миңнуллинның “Ак тәүбә, кара тәүбә” комедиясендәге Дамира образлары кебек төп рольләрне башкару зур осталык, үз эшеңә бирелгәнлек, иҗади караш, эзләнү таләп итә.
Табигый матурлыкка ия, моңлы тавышлы актрисага җырчылар клипларда төшәргә дә тәкъдим итәләр. Ул Гүзәл Уразова, Зөлфәт Хәким, Илнат Фәрхуллин, Илназ Миңвәлиев кебек танылган сәхнә осталары белән иҗади хезмәттәшлек итә. Артистлар командасы составында сабантуйларда көч сынашканда да сынатмый. Призлы урыннар яулап, бүләккә велосипед, мультиваркалар да ота.Театрда эшли башлаганнан бирле сабыйлар өчен уздырылган Чыршы бәйрәменең гүзәл Карсылуы да ул. Әлеге вакытта Айсылу бәби ялында, тормыш иптәше Илгиз белән кызлары Айзарәне үстерә.
Мөсәлләмовларның төпчек улы Илдан һәрвакыт әтисенең вахтадан кайтуын зур түземсезлек белән көтеп ала. Һәрь яклап әтисенә охшарга тырышкан, мәктәптә укыганда төгәл фәннәрне үз иткән егет, 9 нчы сыйныфны яхшы билгеләргә тәмамлап, ТРның Әлмәт политехник техикумына укырга керә. Беренче курста укыганда ук, оештыру сәләтенә ия булуын күреп, Илданны старосталарның җитәкчесе итеп тәгаенлиләр. Ул студентлар ятакханәсендә тәрбиячеләрнең ышанычлы ярдәмчесе була. Озакламый аны техникум студсоветы рәисе итеп сайлыйлар һәм шәһәрнең яшьләр оешмасы президиумы составына кабул итәләр. Ул төрле проектларда актив катнашып, балалар һәм яшьләр үзәгенең Рәхмәт хатына лаек була.
Студентлар командасын төрле бәйге –конкурсларга әзерләү, волонтёрлык акциясен оештыру барышында, Илдан үзен яхшы стратег, максатчан новатор, көчле лидер итеп күрсәтүгә ирешә. Ул яшьләр өчен оештырылган бик күп форум, слётларга делегат итеп сайлана, катнашучылар алдында креатив идеяләр белән чыгыш ясый. Тырышлыгы бушка китми, ул Анападагы “Смена” лагеренә путевка белән бүләкләнә. Һәм Бөтен Русия нефтьчеләр профсоюзының стипендиаты булуга ирешә. Узган ел укуын уңышлы тәмамлап, бүгенге көндә ТРның Яр Чаллы шәһәрендә эшли.
Карабашта шундый күркәм гаилә булуына авылдашлары бик горурлана. Киләчәктә аларга бары тик уңышлар һәм гаилә бәхете телибез.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.