Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
21 сентябрь 2025, 04:00

Бәйрәм котлавы

Хөрмәтле урман хуҗалыгы тармагы эшчәннәре, ветераннар! Сезне муниципаль район хакимияте һәм үземнең исемнән һөнәри бәйрәмегез – Урман хезмәткәрләре көне белән ихлас тәбриклим.

Бәйрәм котлавыБәйрәм котлавы
Бәйрәм котлавы

Урман тормышыбызның, мәдәниятебезнең, тарихыбызның аерылгысыз бер өлеше, экологик иминлек нигезе. Ул табигатебезнең иң зур байлыгы. Аның кадерен белү һәм саклау бурычы сезгә йөкләтелгән.
Урман ресурсларын рациональ файдалануга, халыкның “яшел калкан”ыбыз продукциясенә ихтыяҗын канәгатьләндерүгә лаеклы өлеш кертеп, хәзерге заманның конкуренция шартларында да нәтиҗәле һәм тырыш эшчәнлек алып барасыз.
Алдагы көннәрдә дә намуслы хезмәтегез белән илебезнең һәм республикабызның табигать ресурларын саклауга, байлыкларын арттыруга мөһим көч салырсыз, дип ышанам. Иртәгәсе көнегез тотрыклы һәм ышанычлы булсын.
Һөнәри бәйрәм уңаеннан котлап, һәр хезмәткәргә эшендә уңышлар, гаилә иминлеге, ныклы сәламәтлек телим.

Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас