Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
21 сентябрь 2025, 06:00

Тармакта уңышларга ирешеп

БР «Илеш урманчылыгы» дәүләт автономлы учреждениесе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәренә, елдагыча, матур эш күрсәткечләре белән килә. Биредә эшләүче 14 кеше җаваплылыгында: бик күп мәйданда агачлар утырту, аларны карап-тәрбияләп тору, саклау, урман янгыннарына юл куймау - болары эшчәнлекләренең бер өлеше генә.

Тармакта уңышларга ирешепТармакта уңышларга ирешеп
Тармакта уңышларга ирешеп

Ел әйләнәсендә башкарыла торган эшләр санап бетерерлек түгел. Урман кисү, чистарту, яшь үсентеләр әзерләү эшче куллардан физик ныклык, сабырлык таләп итә. Төбәгебездәге урманнар көчле һәм кодрәтле, сәламәт булсын дип тырышабыз. Моңа ирешү өчен иң алдынгы технологияләрне һәм кадрларны кулланабыз. Урман хуҗалыгы тармагы республика һәм район җитәкчелеге күз уңында булуы безне шатландыра, даими ярдәмне тоябыз.

Бүгенге көндә урман хуҗалыгы буенча уртача хезмәт хакы 39800 сум тәшкил итә. Агачны, агач материалларын, үсентеләрне сатудан керемле өлеше - 5 млн.701 мең сум. Дәүләт йөкләмәсен үтәү өчен 4 млн. 216 мең сум акча бүлеп бирелде.

Урман хуҗалыгы территориясендә эшләп торучы “Алтай-900” тасма пилорамасында халыкка сату өчен кырланган һәм кырланмаган такталар, төрле төзелеш кирәк-яраклары җитештерелә. Элеге станокта эшче Алмаз Ямалиев күп еллар тырыш хезмәт куя.

Ел башыннан барлыгы 3 млн. 265 мең сумлык товар продукциясе җитештерелде.

Агач үсентеләре үстерүгә аеруча зур игътибар бирелә. Предприятие республикада беренчеләрдән булып ябык тамыр системасы булган үсентеләр үстерүдә перспектив юнәлешләр буенча эшли. Бу җәһәттән Үрмәт питомнигы аерым урын биләп тора. Биредә быел мондый ысул белән 80 мең данә үсенте үстерелә, моның өчен 500 кв.метр мәйданлы теплица бар. Киләчәктә тагы бер теплица эшләү планында торабыз. Анда каен, карагай орлыклары чәчеп, үсентеләр үрчетәчәкбез.

Урман питомнигында сезонлы эшчеләр - бригадир Әлфия Әхмәтова, урман культурницалары Римма Шәехова, Айгөл Мөхәммәтова, Рәйсә Гыйльманова эшли. Шулай ук питомник территориясендә агач күркәләре киптергече бар. Анда чәчү өчен ылыслы агач орлыклары әзерләнә.

Язын һәм көзен урман утырту эше оештырыла. Быелгы елда бу эшне, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән берлектә мәктәп балаларын да җәлеп итеп, 45,6 гектар мәйданда яшь үсентеләр утыртылды. Алдагы елларда утырткан урыннарда өстәмә 31,4 гектар мәйданда 35 мең данә яшь үсенте өстәлде.

Украинадагы махсус хәрби операциядә ике егетебез хәрби бурычын үти. Хәзер СВОга гуманитар ярдәм җибәрү, якташларыбызның гаиләләренә кулдан килгәнчә булышу – безнең турыдан-туры бурычыбыз.

Урман хуҗалыгы перспективасы - барлык дәүләт йөкләмәләрен сыйфатлы итеп үтәү, агач эшкәртү юлы белән җитештерүне арттыру һәм хезмәткәрләргә хезмәт хакын арттыру.

Хезмәттәшләремне – урман хуҗалыгының барлык хезмәткәрләрен, ветераннарны һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Табигать байлыгын саклауга, арттыруга һәм халык файдасына хезмәткә багышланган эшебездә уңышлар, сәламәтлек, гаилә иминлеге телим.

Фидрат ЯКУПОВ, “Илеш урманчылыгы” дәүләт автономлы учреждениесе директоры.

Тармакта уңышларга ирешеп
Тармакта уңышларга ирешеп
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас