

Тагын уйлары әллә кая китте инде. Менә авыл ямьләнә дә ул, тик кешеләр дә үзгәрә шул. Сугыштан соңгы чорларны исенә төшерсә, ушлары китә, авыл кешеләре ничек бер–берсенә ярдәмләшеп, аралашып яши иде бит. Көз җитсә, иткә мал сую, ашка йөрешү башлана иде. Язгы сабантуен гына әйт әле син, бүләк җыюдан башланыр иде бәйрәм, аннары мәйдандагы уеннар шаукымы әллә күпмегә барыр иде: көрәштә ни өчен бу җиңгән, тегесе җиңелгән, нигә бу авылның чабыш аты алга чыккан, тегесенеке артта калган –һаман бәхәсләшерләр иде ир –егетләр кичләрен капка төбенә җыелганда. Хәзер аралашу кимегәннән кими, әллә өйләрдә телевизор дигән нәрсә барлыкка килү шулай итте инде, белмәссең. Һәркем үз хәстәрлеге белән яшәргә өйрәнеп бара.Яшьләр шәһәргә агыла, күпләр “озын” акча юллап Себер якларына китә. Үзенең дә улы Хәбир бу хакта сөйләнеп караган иде дә, Сабир белән Гөлгенә каты тордылар, автомобиль –юл техникумын тәмамлап кайткач, район үзәгендәге автохуҗалыкка механик итеп урнаштыру хәстәрен күрделәр. Күптән түгел өйләндереп, шуннан бер искерәк кенә өй дә сатып алдылар. Тора бара үзләре шул урынга яңасын төзеп керерләр, әлегә яшәп торсыннар диделәр.
Хәбир җебегән егетләрдән түгел, кечкенәдән әтисе белән машина янында уралып үсте. Миңсылу картыйсы гел генә:”Минем машина җене кагылган улым,”- дип сөя иде аны. Мәктәпне тәмамлагач, мин дә шофер булам дип, һөнәри училищега керергә уйлаган иде дә, әнисе Гөлгенә аркылы төште. “Улым, хәзер белемле кешеләр заманы, әйдә укуыңны югары уку йортында дәвам ит,”- дип шәһәргә алып китте. Ләкин анда үтәргә баллары җитмәде Хәбирнең, техникумга урнашты. Әлегә эшләп йөри , әмма кайткан саен зарланудан башы чыкмый, әле запас частьлар алырга предприятиенең акчасы юк, әле хезмәт хакы аз яисә аны өлешләтә бүлеп түлиләр, кешеләр эштән китә, шоферлар җитми ди. Тора–бара илдә заман җилләре бөтенләй башка якка исә башлады, һәркайда үзгәртеп кору дип лаф ора башладылар. Китте болганыш, китте болганыш, һични аңларлык түгел. Магазиннар бушады, сатып алырга акчасы юк, эшләгән кешегә я май, я он, ярма һәм башка төрле азык -төлек бирәләр. Хәбирнең дә чибәр дип кызыгып өйләнгән хатыны җилбәзәк булып чыкты, аерылып, каядыр чыгып югалды, ярый балалары булмады. “Яшьлектә күргәннәр җитмәгән, инде тагын ниләр күрәсе бар икән,” - дип көрсенеп куя Сабир карт кайвакыт. Ярый, аларның пенсия акчасы килеп торса, яшәргә булыр, менә яшьләргә ничек юл ярырга? Төпчекләре Кадрия дә: “Мин дә Таңсылу апам кебек табиб булам ,”-дип югары уку йортында укып йөри. Кечкенәдән әнисен күреп үскән кыз медицинаны сайлагач, каршы килмәделәр инде. Бердәнбер көнне чыннан да Хәбир:”Безнең предприятие банкротка әйләнде, хәзер бөтенләй эшсез калдык,”- дип кайтып керде. Эшсез калу дигәнне гомергә ишеткәннәре булмаган картларга бу хәл бик гаҗәп тоелды. Бергә утырып, төрлечә уйлаштылар, Себергә китим дисә, анда да эш хакы түләмиләр, төрлечә алдау юлына басканнар дип сөйлиләр.”Минем җыелган эш хакына бер “ГАЗ -53” автомашинасын тәкъдим итәләр, тик бераз акча өстәргә кирәк,”-диде Хәбир эш урынына барып кайткач. “Алырга кирәк, улым, хуҗалыкта машина булса, эше табылыр, акча өчен кайгырма, әниең белән минем азрак запас бар бит әле,”-диде Сабир бу хәбәрне канәгатьләнү белән кабул итеп. Шулай итеп, ишек алдына күрер күзгә бик иске булмаган “ГАЗ-53” машинасы кайтып утырды. Ләкин анда-санда кешеләр йомышына йөреп кенә акча эшләп булмаганы тиз аңлашылды Хәбиргә. Ә әти-әнисендә икенче кайгы –малайны ялгыз яшәтергә ярамый, даими эше юк, эчү юлына да басарга мөмкин, өйләндерергә кирәк. Әнә Касыйм абыйларының оныклары–кызларының кызы Илсөя базарда сату эшендә икән, таныштырганда бик әйбәт буласы. Хәлбуки, бер авылныкы бит алар, бер-берсен белми түгелләр. Әллә каян алып кайтты бит шул кашы–бите буяуга каткан чәч кисүче Ританы, баштан ук авыл кызларын күзләсә ярамас идеме? Икесе генә чәй эчеп утырганда шулай дип сөйләшеп алалар Гөлгенә белән Сабир. Башта кабат өйләнү турында ишетергә теләмәсә дә, Хәбир Илсөя белән очрашудан баш тартмады. Гаиләдә өлкәннәр сүзенә колак салырга кирәк дигән тәртип картәтиләре, картәниләреннән үк яшәп килә. Нишләптер Илсөяне тиз үз итте ул, кыз да карышмады. Ике гаилә гомер буе дус булып яшәгәнлектән, Касыйм абыйлары хакында гел яхшы сүзләр генә ишетеп үскән иде бит ул. Язылыштылар да, әлегә туй ясамый гына яшәп киттеләр.
Парлы тормыш парлы тормыш инде. Илсөя, бик чибәрләрдән булмаса да, акыллы, төпле фикерле кыз, дөньяның кайсы таба барганын чамалый иде. Әнә шәһәрдәге абыйсы Илъяс бер автосервисда эшләп йөри, яхшы гына акча ала. Хәбир дә машина серен яхшы белә, нигә аңа да шундый эшкә тотынмаска? Уйлаша торгач, үзенең гаражында гына мастерской ачып карарга булды Хәбир. Әлегә зурдан кубып түгел, электән дә аңа машинасын карап, төзәтешергә ярдәм сорап килүчеләр бар иде, әле дә юк түгел. Хәзер андый эшләргә хак билгеләп, күбрәк клиент кына җәлеп итәргә кирәк. Әмма бу эш озакка бармады, каян белгәннәрдер, салым инспекциясеннән килеп, законсыз рәвештә табыш алып ятасың дип, бәйләнә башладылар.
- Нинди табыш? Гаражда акча эшләрлек итеп машина төзәтеп буламыни?- дип, гаражын ачып күрсәтте Хәбир. Чыннан да анда машина ачкычлары белән запас тәгәрмәчләрдән башка эш коралы юк иде.
- Егет, син бик булдыклыга охшагансың, кулыңнан килсә, эшеңне дәвам ит, тик аны закон нигезендә теркәргә кирәк. Хәзер күреп торасыздыр, күпләр шәхси эшкуар булып формалаша,- диде олы гына яшьтәге салым хезмәткәре һәм Хәбирнең кулына эш башлау өчен кирәкле документлар исемлеген тоттырды. Шулай итеп Хәбир бу кәгазьләрне туплаганчы әллә күпме вакыт үтте. Нишләсен, шулай кирәк булгач, ата-баба ишетмәгән, күрмәгән үзгәртеп корулар заманы килде ич. Берара Илсөя белән шәһәргә аның абыйсы Ильяс эшләгән автосервисны күрергә дә барып кайттылар. Бу бик яхшы җаһазланган, зур цехны хәтерләткән эш урынын күргәч, Хәбир сызгырып җибәрде.
- Курыкма, кияү, тора–бара сез дә төзерсез әле мондый сервисны, теләгең генә булсын,-диде Ильяс аны дәртләндерергә тырышып.- Башта кечерәк төзәтү эшләреннән башларга кирәк булыр.
Сервис хуҗасы да рәхим–шәфкатьле бәндә булып чыкты, Хәбиргә коммерция серләрен өйрәнү буенча күп кенә киңәшләр бирде, кирәкле эш кораллары, станоклар табышырга вәгъдә итте.
Менә шулай мең бәлаләр белән, банк кредитларына бата-бата автосервис ачып җибәрде Хәбир белән Илсөя. Илсөя базардан китеп, иренең ярдәмчесе булып эшли башлады: хисапчы да ул, кассир да, компьютерда өйрәнеп, запас частьлар кайтартучы да. Уллары Айнур да үсеп, мәктәпкә барырга әзерләнә. Тормыш көйләнә төште кебек, кечкенә иске өйдә яшәсәләр дә, киләчәктә зурырагы булыр дип сабырланалар.Ләкин тыныч кына эшләргә бирмиләр икән шул. Беркөнне иртән бинаны ачып эш башларга җыенганда, ишек төбенә өч амбал килеп басты. Бераз цех эченә күз йөртеп алгач, берсе алгарак чыгып:
- Эшләр барамы, брат? - диде. Сүзнең ни тирәдә барганын аңламаган Хәбир:
- Акрынлап бара,- дию белән чикләнде.
- Тизрәк барсын дисәң, табышыңны безнең белән бүлешергә туры килер ,- диде теге боерулы тавыш белән.- Бүлешерлек табыш алган юк әле, бурыч муеннан.
-Ярый, без искәрттек, калганын үзең кара,- диде амбал һәм иптәшләренә ымлап, юлда торган кара елкылдык машинага утырып китеп барды.”Рикет”, “крыша” дигән сүзләрне ишеткәне бар иде Хәбирнең, эшләми генә кеше талап йөрүчеләр ягъни. Заман чире инде бу, чир генәме, әллә күпме эшкуарлар шундыйлар тарафыннан корбан булды. Хәбирләр дә чак исән калды. Амбаллар килеп киткәч, участок инспекторына мөрәҗәгать итеп караган иде дә, тегесе: “Без гел сине генә саклап тора алмыйбыз инде, үзегез шәхси саклану чараларын булдырыгыз,”диюдән ары узмады. Шулай беркөнне Илсөя белән икесе шәһәргә барырга чыкканнар иде, район үзәгеннән бераз арырак киткәч, аларны узып китеп, бер кара машина юлга аркылы төште. Хәбиргә машинадан чыгарга куштылар.
- Йә, егет, без әйткәнне онытмадыңмы? Әгәр безнең белән хезмәттәшлек итеп, ай саен фәлән сум акча биреп барсаң, яклаучыларга исәп тота алачаксың,- диде теге кара күзлекле амбал.
- Әйттем бит, егетләр, әле банкка бурычларым күп, акча арттырып булмый,- диде Хәбир тыныч булырга тырышып. Монда дүрт–биш пәһлевандай ир –атка каршы тору файдасыз, тик нишләргә?-Егетләр, мин сезне аңладым, кайчанга әзерләргә акчаны?-диде ул исән котылырга исәп тотып, шәһәргә дә шул эш белән барырга чыкканнар иде инде. Нишләптер җибәрделәр Хәбирне, әмма акча бирүнең көнен, хәтта сәгатен билгеләп куйдылар.”Безне алдау файдасыз,”дип кисәтергә дә онытмадылар.Исән калуына куанып машинага кереп утырган Хәбирне арттан көлеп озатып калдылар. Алар күздән югалганчы Илсөя дә сүз әйтергә куркып барды. Әмма берара машина йөрешен үзгәртә башлады.
-Тукта, Хәбир, алар сине сөйләндереп торган арада берсе килеп тәгәрмәч тирәсендә нидер эшләде, карарга кирәк,- диде Илсөя телгә килеп. Ярый вакытында туктап калдылар, юлның иң биек урыныннан читкә чыгып очасылар иде. Арткы тәгәрмәчләр тишелгән иде. Аларны алыштырырга туры килде. Хәбир эшен бетереп рул артына кереп утыргач, озак кына сүзсез барды. Бераздан:
- Илсөя, әллә бу эштән ваз кичәргәме? Бизнес дигән нәрсә бер дә ошамый әле миңа.Һәрдаим юлга шулай аркылы төшеп торсалар, ни кызыгы бар инде тырышуыңның?- дип, юл буе уйлап килгән фикерен әйтеп куйды.
- Юк, җаным, чигенмибез әле, яңалыкка юл яру бервакытта да җиңел бирелмәгән. Әйткәндәй, безнең атабабалар өлешенә авырлыклар аз төшкәнмени? Бирешмәгәннәр ич.
- Әйе, минем Миңсылу картый гел генә уфтанып ниндидер вакыйганы исенә төшерә иде. Сөйлә әле, картый дисәм: “Син бәләкәйрәк әле, андый хәлләрне аңламыйсың, улым,”-ди иде. Әтидән дә сораштырган идем дә, ул да: “Сиңа андый тарихларны белмәсәң дә ярый,”-дип кенә куйды.
- Миңсылу картый белән әтиең Сабир өлешенә сугыш чорында ниндидер бәла-каза туры килгән бугай шул. Минем дә картый белән картәтәй кайвакыт сөйләшәләр иде, тик мин аңлап җитми идем. Менә шулай, сезнең дә, безнең дә нәсел җебегәннәрдән түгел, бирешмик, җаным.
Хәбир белән Илсөянең шәһәргә барулары рикетлардан яклау эзләп иде. Таңсылу апасының иптәше Бәхтияр җизнәләре бер зур дәваханәдә баш табиб булып эшли, мөгаен, таныш –белеше аша берәр мөһим кешене табып булыр.
Шәһәрчә зәвык белән җиһазланган фатирда яшиләр иде Таңсылу апалары. Эшләре күплеккә сылтанып, бер кыздан ары бәби алып кайтмадылар. Кызлары инде югары уку йортын тәмамлап, ире белән Себер якларында инженер булып эшли. Таңсылу кунакларны бик җылы каршылады, яраткан Сабир абыйсының балалары килгән ич. Хәлне сөйләп биргәч, ул бу хакта ире Бәхтияр белән үзе сөйләшергә вәгъдә итте. Шулай да рикетларга болай да җитмәгән акчадан ике тапкыр өлеш чыгарырга туры килде, өченчегә акча сорап килүче булмады. Таңсылу гына шылтыратып, хәл белеште. Бурычларны киметкәч, сервис белән янәшә запас частьлар магазины да төзеп җибәрделәр. Инде чиратта –яңа өй салырга исәпләре.
Сабир белән Гөлгенә балаларының авырлык белән булса да аякка басарга тырышуларын һәрдаим хуплап, кулларыннан килгәнчә ярдәмләшеп торырга тырыштылар. Ләкин кинәт Гөлгенәнең авырый башлавы барысын да хафага салды. Таңсылу инде белеп калу белән аны үзе эшләгән дәваханәгә китертеп, тикшертә башлады. Ләкин соңга калганнар булып чыкты, Гөлгенәдә яман шеш авыруы иде. Операция файдасыз диделәр. Авыру хакында үзенә белдермәскә тырыштылар, тереләсең дип, төрлечә дәвалау чарасын күрделәр. Сабирның балтасы суга төшкәндәй йөрүеннән чамалый иде Гөлгенә авыруының өметсез икәнен, шуңа да картын гел янәшәсендә тотарга тырышты. Төннәрен йоклый алмаганда яшьлекләрен искә алып, авыру хакында сөйләшмәскә тырышып, балалар хакында гәпләшеп утырыр булдылар.
- Сабиркаем, гомер буе синнән бер генә авыр сүз дә ишетмәдем, мин сиңа бәхиллегемне калдырып китәм, син минем арттан килергә ашыкма, балалар бөтенләй ятим калсалар, авыр булыр,- диде Гөлгенә, ушым барда әйтәсемне әйтеп калыйм дигәндәй.
- Ни сөйлисең, әнисе, нинди китү, мине кемгә калдырасың? Юк, китмисең әле, бергәләп яшибез, терелтәбез сине,- диде Сабир, күзләренә тулган яшьне эченә йотарга тырышып. Үзе Гөлгенәнең сызлануларын җиңеләйтергә теләгәндәй, аны кочагына алып, аркасыннан сыйпап, иркәләгәндәй итте. Әйе, йөзе якты аның, Гөлгенә тормышында бердәнбер мәхәббәте булды, бервакытта да аның йөзенә кара ягырга тырышмады. Гөлгенә үзе дә акыллы, йомшак күңелле хатын иде, яратышып гомер иттеләр. Тик аның авырып китүе генә кайгыга салды.
Гөлфинә СӘЛИМОВА, язучы-прозаик. (Дәвамы бар).