Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
1 октябрь 2025, 06:00

Хөрмәтле мәгариф ветераны

Әйтүе генә ансат: 100 яшь. Шушы еллар артында сугыш авырлыклары, коточкыч нужа, ачлык-ялангачлык, балаларны җил-яңгыр тидерми үстерергә тырышу һ.б. кайгы-хәсрәт ята. Гомумән, Рәйсә Раян кызы язмышы – ил күләмендәге авыр елларны үз җилкәсендә татыган буыннар язмышы ул.

Хөрмәтле мәгариф ветераныХөрмәтле мәгариф ветераны
Хөрмәтле мәгариф ветераны

Рәйсә Раян кызы Бәләкәй Бишкурай авылында туып-үсә. Туган авылындагы мәктәбен тик бишле билгеләренә тәмамлап, укытучы булырга хыялланган кыз Бөре шәһәренә юллана. Әмма, каһәрле сугыш аның планнарын үзгәртә. Укуын да тәмамламаган яшь белгечне туган авылына укытырга җибәрәләр. Арытаба ул Ишкар, Сәеткул авылы мәктәпләрендә балаларга белем һәм тәрбия бирә. 40 елга якын Бишкурай урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Төрле инстацияләрнең Мактау грамоталары, Дипломнары аның фидакарь хезмәтенә лаеклы бәһа булса, «Мәгариф отличнигы» билгесе һәм хезмәт ветераны исеме - зур горурлык.

Яшьлегендә Фәйзелгаян Гыйльфан улы белән чәчләрен чәчкә бәйләп, гаилә коралар. Тормыш иптәше хәрби булганлыктан, 7 ел Приморьеда яшиләр һәм авылга кайтып төпләнәләр. Бөек Ватан сугышы ветераны Ф.Нәбиев М.Гафури ис. колхозда – парторг, арытаба район комитетында инструктор вазифаларын башкара. Алар ике балага – Роза белән Робертка гомер бүләк итәләр. Кызганычка каршы, Рәйсә Раян кызы бик яшьли тол кала, тормыш иптәше мәрхүм була. Ике баласын җил-яңгыр тигездерми үстерә, укытып, олы тормыш юлына бастыра. Бүгенге көндә Рәйсә Нәбиева балалары, оныклары, оныкачлары тәрбиясендә яши. Һәм үзе барысыннан да бик тә канәгать.

- Балаларым, оныкларым йөземә кызыллык китермәде, оныкачларымның да яхшы булуларына куанып бетә алмыйм. Хөкүмәткә мең рәхмәтемне җиткерәм – пенсия вакытында килеп тора. Ходай гомерне биргәч, авырлыгын да күрдек, сынауларны да үттек. Хәзерге яхшы тормышның да рәхәтен татыйм, мең шөкер, - ди ул.

Йөзьяшәр бер гасырлык юбилеен туганнары һәм якыннары мохитендә билгеләп, бик күп котлаулар кабул итте. Хезмәт ветеранына намуслы хезмәте өчен рәхмәт сүзләре белдерелде.

Юбилей көнендә Рәйсә әбине котларга муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмил Хәертдинов килде. Ул аңа РФ Президенты В.В.Путинның рәсми котлавын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

- Сезгә хезмәтегез, зирәк акылыгыз өчен рәхмәт! Сезгә, Рәйсә әби, сәламәтлек, иминлек телим. Якыннарыгыз, туганнарыгыз, балаларыгыз, оныкларыгыз сәламәт булсыннар, тик шатлыклы хәбәрләр генә китереп торсыннар, - дип теләде Рәмил Назыйм улы.

Шулай ук юбилярны Бишкурай авыл биләмәсе башлыгы Ильвир Хәмидуллин котлады һәм шулай ук бүләк тапшырды.

Өлкән кеше өчен балаларының кадер-хөрмәтендә, җылы карашларын тоеп, кайнар шулпаларын тәмләп яшәүдән дә олы бәхет бармы икән?! Балалары нәкъ шундый булганга да, яшьлегендә күп авырлыклар кичерүенә карамастан, Рәйсә Раян кызы үзенең күркәм юбилеен - йөз яшен каршы алды.

Рәфилә Хәбирова.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас