Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
1 октябрь 2025, 08:00

Тормышны хезмәте белән матурлый

Һәр төбәкнең абруйлы шәхесләре була. Алар үзләренең яшәү рәвеше, башкарган эшләре белән хөрмәт казана. Ишкар авылында гомер кичерүче Рәгыйн Хәйруллин - шундыйларның берсе. Әйткәндәй, ул шушы көннәрдә үзенең 70 яшьлек юбилеен билгели.

Тормышны хезмәте белән матурлыйТормышны хезмәте белән матурлый
Тормышны хезмәте белән матурлый

Рәгыйн Ярмөхәммәт улы Сәеткул авылында туа. Бәләкәйдән әти-әнисенә ярдәмләшеп үскән егет М.Гафури ис. колхозда механизатор булып хезмәт юлын башлый. Армия сафларында хәр- би бурычын үтәп кайткач, туган хуҗалыгында хезмәт юлын дәвам итә. Белемен камилләштерү максатында читтән торып Башкорт авыл хуҗалыгы институтында белем ала. Гомумән, 1980 елдан 2009 елга кадәр төрле тармакта прораб, мастер, инженер, механик булып эшләргә туры килә аңа. Таләпчән, йөкләтелгән бурычны җиренә җиткереп башкаручы Р.Хәйруллинны кайда гына булса да тотанаклы, тыңлаучан, кешелекле булганы өчен үз итәләр, яраталар. Шуңа да 2009 елда Ишкар авыл советы авыл биләмәсе башлыгы итеп тәкъдим ителә. Инициативалы һәм халык мәнфәгате өчен янып-көюче Рәгыйн Хәйруллин лаеклы ялга чыкканчы әлеге вазыйфаны лаеклы башкарды. Даими рәвештә халык белән очрашып, аларның проблемаларын хәл итү буенча эзмә-эзлекле эшләде. Юлларны, зиратларны төзекләндерү, су белән тәэмин итү һ.б мәсьәләләр һәрвакыт игътибар үзәгендә торды аның. Ул биләмә башлыгы булып эшләгән чорда 12 км.дан артык су торбалары яңартылды, 2013 елларда урамнар төзеклегенә аеруча игътибар бирелде. Кызыл Байрак авылында Тәлгать Рахмановка багышланган чишмә тергезелде, зиратларның коймалары яңартыла башлады. Өстәвенә, Хөкүмәт үткәргән төрле программада катнашып, күп кенә чаралар тормышка ашырылды. Әлбәттә, әлеге эшләрнең башлангычында беренчеләрдән булып Рәгыйн Ярмөхәммәт улы үзе йөрде. Гомумән, кулыннан килгәнчә, үтенеч белән мөрәҗәгать итүчеләргә ярдәм итәргә, проблемаларын уңай хәл итәргә тырышты, аларның тәкъдимнәренә колак салып эшләде.

Авылдашлары да хөрмәт итә, ярата аны. Ул моңа үзенең игелекле эш гамәлләре, кешегә кылган яхшылыклары, күрсәткән ярдәмнәре белән иреште. Р.Хәйруллин озак еллар авыл Советы депутаты итеп сайланды.

Туган төбәге язмышына бервакытта да битараф булмаган, авылдашларының тормышын югары дәрәҗәдә тотуга үз өлешен лаеклы керткән Рәгыйн Ярмөхәммәт улының уңышларын күп санлы Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары раслый. Шулар арасында иң кадерлесе - урындагы үзидарә органы үсешенә зур өлеш керткәне өчен Башкортстан Республикасының Почет грамотасы.

Р.Хәйруллин бүгенге көндә авыл старостасы булып тора. Ул гадәттәгечә, биләмәгә кергән авылларны төзекләндерү, халыкның яшәешен яхшырту өчен янып-көеп йөри. 2021 елда аның җитәкчелегендә Ишкар авылында «Ихлас» мәчете төзелеп, үз ишекләрен ачты. Тынгысыз хезмәт ветераны 2023 елда “Атайсал” проектында катнашып, иман йортын зәңгәр ягулык белән тәэмин итүгә булышлык итте. Бүгенге көндә дә авыл хакимиятенә кирәк чакта үзенең киңәшләре белән ярдәм итеп тора.

Юбилеен билгеләгән Р.Хәйруллинның узган һәм хәзерге тормыш юлы бары тик намуслы хезмәткә, кешеләр хакындагы хәстәрлеккә багышланган. Ул шуның белән бәхетле. Аны гаиләсенең бөтенлеге дә тулыландыра, тормыш иптәше Нәфизә Рәиф кызы белән матур гомер кичереп, өч бала үстерделәр. Юбилярга киләчәктә дә кылган гамәлләренең изгелеген күреп, сәламәтлектә, бәхеттә гомер итүен телибез.

Әнисә Исламова, Ишкар авыл советы авыл биләмәсенең эшләр белән идарә итүчесе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас