

Кадерлебез табигатьнең яшелчә, җимешкә мул мизгелендә Йонны авылында дөньяга килә. Аның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Әниебез кечкенәдән үк йорт эшләренә өйрәнеп, тәвәккәл, уңган, тырыш кыз булып үскән. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Йонны кошчылык фермасында хезмәт юлын башлый. Арытаба хуҗалыкның төрле тармагында эшли – сарыклар карый, чөгендер, бәрәңге үстереп, аны эшкәртү-алуда катнаша. Гомумән, кадерлебез елның һәр көнендә иртә таңнан кичке караңгыга кадәр фидакарь хезмәттә булды.
1958 елда язмышын әтиебез, авылдашы Рәсил Гыймадислам улы белән бәйли. Үз көчләре белән йорт салып керә алар. Аны ямьләп, бер-бер артлы балалары Фаис, Тәслимә һәм мин - Әлфинә туганмын. Алар тагы да дәртләнебрәк, тырышыбрак дөнья көтә башлый.
Без, балалары, кадерле кешеләребезгә эшкә өйрәтеп, дөрес тәрбия биреп, хезмәтне сөеп үстергәннәре өчен чиксез рәхмәтлебез. Әткәебезнең хәстәрлеге, тырышлыгы аркасында йортыбыз, өс башларыбыз бөтен, өстәлебездә ризыклар мул булды. Ә әниебез йорт эчен һәрчак пөхтә тота белде, тәмле итеп ашлар әзерләде. Гаиләдә бер генә эш тә ир-егет, хатын-кыз эшенә бүленмәде, аны бергәләп башкардык. Барыбыз да белем алдык, беребез дә читкә китмичә, туган якта калып, тормышта үз урыннарыбызны таптык. Фаис Себер якларында вахта ысулы белән эшләп йөри. Тәслимә район мәгариф идарәсендә бухгалтер һөнәрен башкара. Мин район үзәк дәваханәсенең даруханәсендә хезмәт салам. Хәзер үзебез картый-картәти, оныклар сөябез. Кызганычка каршы, әтиебез моннан 8 ел элек күзләрен мәңгелеккә йомды. Алар әниебез белән авыр мизгелләрдә дә бер-берсенә терәк һәм кирәк булып, кайгысын да, сөенечен дә уртаклашып, җан җылысын тоеп 60 ел гомер кичерде.
Бүгенге көндә әниебез 90 яшьтә булуына карамастан, актив тормыш белән яши. Гәзит-журналлар укый, телевизор карый, радио тыңлап, илдәге яңалыклар белән хәбәрдар булып тора. Туган нигезебезнең утын сүндермичә, безнең уңышларга сөенеп, 7 оныгын, 13 оныкачын иркәләп, назлап гомер кичерә.
Туган нигезебез – таянычыбыз, җылытучыбыз. Без биредә һәрвакыт кадерле кунак. Барыбызга да тәмле ашы, якты йөзе җитә газизебезнең. Шатлык-борчуларыбыз булганда да, киңәшкә мохтаҗ чакларыбызда да синең яныңда тынычлык табабыз. Кадерлебез, бар изгелекләрең, безнең белән үткәргән йокысыз төннәрең өчен рәхмәт әйтеп, синең алдыңда баш иябез, сәламәт булып яшәвеңне телибез.
Изге теләкләр белән барлык балалары исеменнән кызы Әлфинә.