Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
3 октябрь 2025, 05:45

Ата - аналарга киңәш

Әгәр сез балада наркотиклар яки алкоголь белән проблемалар бар дип шикләнә башласагыз, үз инстинктларыгызга ышаныгыз. Балагызның нәрсә белән шөгыльләнүенә игътибар итегез. Арагызда ышаныч булуы мөһим, әмма балага булган мәхәббәтегез сезне фактларны игътибарсыз калдыруга ирек бирмәгез. Әгәр проблема ачык күренә башласа, аны хәл итүне озакка сузмагыз. Балаларыгыз белән һәрвакыт дустанә мөнәсәбәттә булыгыз.

Ата - аналарга киңәшАта - аналарга киңәш
Ата - аналарга киңәш

Наркоманның ата-аналары өчен 10 киңәш

1. Сезнең гамәлләрегез һәм балаларны тәрбияләү аның ни өчен наркоман булуына сәбәп түгел. Кире әйләнеп кайтырга мөмкинлек булса, сез башкача эшләр идегез, бәлки. Тик шуны истә тотыгыз: ул вакытта сез үзегездән торганның барысын да эшләдегез һәм бу дөрес карарлар. Үз энергиягезне, үз көчегезне үткәннәрне даими искә төшерүгә сарыф итмәгез.

2. Сез балагызның бәйлелеген үзгәртә алмыйсыз. Бары тик ул үзе генә проблеманы хәл итәргә җавап таба алачак. Сез балагызны китап укырга җәлеп итә яки аның реабилитациясе өчен түли аласыз, ярдәм итү төркемнәрен табарга мөмкин. Ләкин әгәр ул үзе терелергә теләмәсә, боларның барысы да файдасыз.

3. «Төпкелдә булу»ны аңлау сездә һәм балагызда төрлечә булырга мөмкин. Әгәр дә ул мәктәптә яки институтта укуын ташлаган икән - бу сезнең өчен фаҗига булса, актив рәвештә наркотиклар яки алкоголь кулланган балага “диңгездә бер тамчы” гына булырга мөмкин. Артык доза аркасында дәваханәгә эләгү - сезнең өчен коточкыч булып тоелачак, сез беркайчан да яңадан бу кичерешне үткәрергә теләмәячәксез. Ә бала өчен ул чираттагы «прикол» гына булырга мөмкин һәм ул наркотиклар яки алкоголь куллануда «төбенә» җиткәнен аңласын өчен тагын күп нәрсә аша үтәргә туры киләчәк.

4. Балага «Әгәр мине яратсаң, беркайчан да наркотиклар һәм алкоголь кулланмас идең», дип әйтмәгез - бу эшләми. Ярату яки яратмавында түгел, эш шунда ки, ул наркоман һәм бәйлелек хакимиятендә.

5. Сезнең яраткан балагыз сезгә алдаша алмый, бәйлелек хакимлегендә булганда сездән яки урамда урлый алмый дигән иллюзияләр төземәгез.

6. Үз балагызны бәйлелек тудырган күңелсезлекләрдән коткарып, аларны якламагыз. Бу аларга куллануны нәтиҗәсез  дәвам итәргә мөмкинлек бирә. Кулланудан нәтиҗәләр килгәндә, мәсәлән, эш югалту, кредитлар - бу аларның проблемалары булуын аңлау өчен яхшы сабак булырга мөмкин. Әйе, ахыр чиктә проблемаларын үзләренә хәл итәргә туры килер. Бер ана улын полициядән 7 тапкыр барып алган очрак бар. Ләкин ахыр чиктә ул моның файдасыз икәнен аңлый. Улы тагын җинаятькә бара. Әти-әнисе улының кредитларын түләгән, ә ул яңаларын алуын дәвам иткән. Ахыр чиктә алар аны фатирдан куып чыгара һәм өй йозакларын алыштыра. Ярты елдан соң ул ярдәм сорап килә. Наркотикларга бәйлеләрне тернәкләндерү курсын уза һәм дүртенче ел аек яшәү рәвеше алып бара. Эшкә урнаша, сөйгән яр таба. Бар кредитларын түләп бетерә.

7. Үз баласын төрмәдән алып калу, һәр-чак дөрес тә булмаска мөмкин. Сез ришвәт-ләргә, кыйммәтле адвокатларга акча сарыф итеп, үз нервларыгызны гына какшатасыз, ә нәтиҗәдә бүлектән чираттагы шалтырату килә: улыгыз бездә, килегез. Кайчак проблеманы читләтеп, үз тормышың белән яши башлау яхшырак.

8. Балагызга аның үз-үзен тотышы белән килешмәвегезне һәм аның бәйлелегендә ярдәм итмәячәгегезне белдерегез. Наркоманнар үз-үзләрен тотышында хәйләкәр һәм манипулятив булырга мөмкин. Балагызга автомобилегезне, акчагызны бирмәвегез, йортны, сәламәтлегегезне һәм иминлегегезне куркыныч астына куя алмавыгыз турында әйтү урынлы. Бәлки, ул үзен яклар өчен сезнең йорттан чыгып китсен, дип тә әйтергә туры килер. Ләкин кайчак шундый мөнәсәбәт кенә яхшы нәтиҗәләргә китерә һәм кеше тернәкләндерү үзәгендә дәваланырга ризалаша.

9. Үз балаңны ярату гына җитми. Ул гаиләнең башка әгъзалары, сезнең белән дуслыкны югалтырга һәм барысын да үзенә нәфрәт тудырырга мәҗбүр итәргә мөмкин. Кыскасы, бар нәрсәне югалтып, наркотиклар кулланудан төзәтеп булмаслык зыян китерүе бар. Сез ярдәм итә алган бердәнбер ысул - аның счетларын түләүдә яки наркотикларга акча бирүдә түгел, ә тернәкләндерүдә дәвалануда.

10. Өмет һәрвакыт бар. Беркайчан да үз балагыздан баш тартмагыз.

Альмира НУРЫЙӘХМӘТОВА, “Гаилә” хезмәтенең социаль психологы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас