

Әйтергә кирәк, бу өлкәдә безнең район авылларында да байтак эш башкарыла. Мәсәлән, 1931-1932 уку елында ук районның 40 авыл Советы территориясендә (хәзерге Дүртөйле районын да кертеп). Әмма бу санга Чакмагыш һәм Бакалы районнарына караган безнең як авыл Советлары керми. 130 мәктәп ачыла һәм аларда 9355 бала белем ала. Нигездә укыту-тәрбия эшләре дәүләт кулына күчә һәм төрле типтагы хосусый мәктәп бетерелә. Берлектәге дәүләт мәктәбе системасы кертелә. Мәктәпләр янында кайнар аш белән тәэмин итү пунктлары оештырыла. Алар өчен мәктәп янында һәм колхоз басуларында җиләк-җимеш, яшелчә, бәрәңге һәм башка йорт хайваннары асрау өчен мөмкинлек тудырыла.
Боларны аерым мисаллар аша карап китик.
“Мәктәптә һәр уку көнендә ике сәгать укыганнан соң балаларга иртәнге аш бирә идек, - дип язып калдырган шул елларда Иске Татыш мәктәбендә мөдир булып эшләгән, БАССРның атказанган укытучысы Назыйм Моратов. – Ул җылы ашны оештыруда мәктәп яны участогында үстерелгән яшелчә һәм бәрәңге кулланылды. Мәктәпкә бирелгән ат белән сыерның да ярдәме күп булды. Балалар шунда укытучылары җитәкчелегендә беренче күнекмәләр алды”.
Шушы хатирәләрне барлагач, 20-30 елларда мәктәпләрдә хезмәт күнекмәләренең нигезен салу хәзерге чор мәктәп реформасының төп таләпләренә туры килгән дигән фикергә киләсең.
Мәктәп яшендәге балаларны укуга җәлеп итү белән беррәттән, олы яшьтәге надан халыкны аң-белемле итү өчен дә күп көч салына ул елларда. Бу җәһәттән һәрбер учреждение, предприятие, колхоз һәм МТС янында “Бетсен наданлык!” җәмгыятенең ликбез (наданлыкны бетерү) пунктлары ачыла. Уфа, Бөре шәһәрләрендә укытучылар әзерләү өчен кыска сроклы курслар оештырыла.
Башпединститутка һәм педтехникумнарга укучылар җибәрелә.
1930 елда партия Үзәк Комитеты һәм СССР Халык Комиссарлары Советы карарларына ярашлы рәвештә районда җидееллык мәктәпләр ачыла. Гремучий Ключ авылының элекке алпавыт йортына ленинчы колхоз яшьләре мәктәбе (ШКМ) эшли башлый. Икенче баскычтагы бу беренче мәктәп колхозлар һәм МТСлар өчен кадрлар әзерләү үзәгенә әверелә. Анда булачак авыл хуҗалыгы белгечләре һәм дәүләт оешмалары хезмәткәрләре белән беррәттән укытучылар, бухгалтерия учеты работникларын әзерләү буенча курслар эшләп килә. Соңрак мондый мәктәпләр башка авылларда оештырыла.
1931-1932 уку елында районда (хәзерге Дүртөйле районын да кертеп) 10 колхозчы яшьләр мәктәбе булып, аның дүртесе безнең як авылларында – Андреевка, Яңа Аю, Югары Манчар һәм Югары Яркәйдә оештырыла. Соңрак Базытамак, Бишкурай, Исәмәт, Этәй, Илеш, Дөмәй һәм башка авылларда тулы булмаган урта (җидееллык) мәктәпләр эшли башлый.
Югарыда исемләнгәннәрдән тыш, Мәхъян Казыйханов (Исәмәт), Гани Вахитов (Иске Күктау), Әгъзам Мохсимов (5 ялан мәктәбе), Миңнехан Девятов (Бишкурай), ирле-хатынлы Кильмәтовлар (Базытамак), Вәгыйзь Ишморатов (Восток), Зәки Солтанов, Зиннур Харисов (Илеш), Нурлыгаян Ахунов (Кадер), Мария Локтева, Евгения Санченко (Андреевка), Роза Мутикова (Лаяшты), Меркурьева (Князь-Елга), Саҗидә Галиева (Тыпый), Фатыйх Гафуров (Ябалак), Хурамшин (Үрмәт), Рухылбаян Әхмадуллин (Манчар), Рухылбаян Усманов (Үрмәт) һәм башка ул чор педагогларының хезмәте әйтеп бетергесез зур. Район халкы аларны әле дә тирән хөрмәт белән искә ала.
Совет власте елларында укып, белем алган совет интеллигенциясенең беренче вәкилләре шулай ук халыкка аң-белем бирүдә җиң сызганып эшкә тотына, район мәгърифәтчеләренең беренче ярдәмчеләре Гыйлем Девятов, Кадыйм Килмәтов, Шаһиев, Зәйнәп Девятова һәм башка чын-чыннан мәдәният революциясенең алгы сафында атлый. Алар районда наданлыкны бетерү өчен генә көрәшеп калмыйлар, бәлки соңыннан сигезьеллык һәм урта белемгә күчү өчен нигез дә салалар, агарту эшенә юнәлеш тә бирәләр. Шуңа күрә дә 50 елларда мәгариф өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен күпләре орден-медальләр белән бүләкләнә.
Рухылбаян Әхмадуллин, Саҗидә Галиева, Әгъзам Мохсимов, Вәгыйзь Ишморатов, Рухылбаян Усманов, Хурамшин Ленин орденына лаек була. Ф.Стяжкин, Мария Локтева, Евгения Санченко, Зәйнәп Девятова, Назыйм Моратов һәм башка алдынгы укытучылар Хезмәт Кызыл Байрагы һәм “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә. Бу мәдәният революциясе солдатлары эшенә олы бәһа булып тора.
Районда гомум башлангыч белем бирүне җайга салу һәм җидееллык мәктәпләрнең санын күпкә арттыру (1935-1936 уку елы башына 20 җидееллык мәктәп исәпләнә), 1937-1940 елларда районда урта һәм колхозчы яшьләр мәктәбе (РКШ) ачу мәгариф өлкәсендәге зур уңыш булып тора.
Башкортстан Халык комиссарлары Советының 1936 елның 13 июлендәге карары нигезен дә август аенда Гремучий Ключ авылындагы колхозчы яшьләр мәктәбе бетерелеп, районда беренче урта мәктәп – Югары Яркәй урта мәктәбе оештырыла. Аңа кадәр җидееллык мәктәп була. Яңа оешкан мәктәп Гремучий Ключтан VII- IX сыйныф укучылары да белем ала. Калган V-VII сыйныф укучылары шулай ук җидееллык мәктәпкә үзгәртелгән Тәҗәй мәктәбенә күчерелә.
Югары Яркәй урта мәктәбенең беренче директоры итеп тирән белемле, зур тәҗрибәле педагог Ф.Е.Стяжкин тәгаенләнә. Уку-укыту мөдире итеп (завуч) шул елны гына Башкорт педагогия институтын тәмамлап кайткан Бәгъвәз Сәлманов куела.
Урта мәктәп хәзерге мәктәпара укыту-производство комбинаты (УПК) бинасында урнаша. Ул елларда бу бинаның әле тик бер каты гына салынган була. Ф.Е.Стяжкин Югары Яркәй урта мәктәбендә эш башлап җибәрүнең беренче көннәрендә үк укытучылар коллективы алдында укыту-тәрбия эшләрен оештыру һәм мәктәпне төзеп бетерү буенча мөһим бурычлар куя. Аны тормышка ашыру өчен даими кайгыртучанлык күрсәтә.
(Дәвамы бар).