Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
4 октябрь 2025, 08:00

Проект үсеш алсын

2025 елда район инвалидлар оешмасы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы белән партнерлыкта «Иҗади чәчәк ат» арт-студиясе проектын тәкъдим итеп, Президент грантлары фондының 2 конкурсында җиңүче булды. 

Проект үсеш алсынПроект үсеш алсын
Проект үсеш алсын

Отылган грант күләме 497 103,79 сум тәшкил итә.
Район үзәк китапханәсендә проектны ачу тантанасы булды. Тантаналы чарада муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмил Хәертдинов, район мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Әхмәдиев, муниципаль район хакимиятенең икътисад, сәүдә һәм эшкуарлык бүлеге начальнигы Эльза Закирова, Яркәй авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Рәнис Шәрипов, район инвалидлар җәмгыяте рәисе Фәвис Гарифуллин катнашты.

Проектның төп идеясе – 20 сәламәтлекләре чикләнгән гражданнарга һәм инвалидларга “Иҗади чәчәк ат” арт-студиясен булдыру.

Әлеге проект максатчан төркемнең тормыш сыйфатын яхшырту максатында гамәлгә ашырылды. Бу максатка аларны инклюзив иҗат процессына җәлеп итү аша суда Эбру техникасында рәсем ясауга, кәгазьдән үрүгә, чүлмәкчелек һәм келәм тукуга өйрәтергә телибез. Концерт эшчәнлеген дә иҗатның аерым төре итеп күрсәтергә омтылабыз, чөнки аларның күбесе бик матур җырлый, шигырьләр укый, яза.

Картлар йортында һәм балалар приютында концертлар, шунда ук рәсемнәр, кашпо, келәмнәр, балчыктан ясалган чүлмәкләр күргәзмәләре оештырабыз. Төркемнәрнең аз булуы (10 кешелек 2 төркем) кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр һәм программаларны уңышлы үзләштерү өчен уңайлы шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк. Проектны гамәлгә ашыру барышында ике хәйрия акциясе оештырырга һәм уздырырга планлаштырабыз - “Яхшы китап” - тактиль китаплар әзерләргә һәм аларны Уфа шәһәренең сукырлар өчен китапханәсенә, “Ашыгучыларга күчтәнәчләр” - вакытыннан алда туган балалар өчен оекбашлар, башлыклар, жилеткалар бәйләргә һәм аларны Уфа шәһәренең 17 нче шәһәр балалар клиник дәваханәсенә бүләк итәргә.

Мондый арт-студия төзү проектын гамәлгә ашыру инклюзия өлкәсендә зур алгарыш булачак, чөнки дәүләт һәм җәмгыятьнең тырышлыгына карамастан, сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә карата әле бик үк яхшы мөнәсәбәттә түгел, башкалар белән беррәттән алар да укый һәм үсә алырлык тиешле үзәкләр юк. Проект инвалид һәм сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә карата толерант аңны үстерергә мөмкинлек бирәчәк.

Айгөл ЯКУПОВА, проект җитәкчесе, район үзәкләштерелгән китапханәсе директоры.

Проект үсеш алсын
Проект үсеш алсын
Проект үсеш алсын
Проект үсеш алсын
Проект үсеш алсын
Проект үсеш алсын
Проект үсеш алсын
Проект үсеш алсын
Проект үсеш алсын
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас