Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
4 октябрь 2025, 10:00

Су системасы яңартылды

Базытамак авылында яшәүче халык җыен барышында Урындагы инициативаларны яклау программасында катнашырга бертавыштан ризалык белдергән иде. Шул рәвешле, беренче чиратта хәл ителәсе проблема билгеләнеп, эчәр су системасын ремонтлау тәкъдим ителде һәм ул бертавыштан хупланды.

Су системасы яңартылдыСу системасы яңартылды
Су системасы яңартылды

Калинин һәм Гагарин урамнарында яшәүчеләр өчен су системасының яңартылуы зур шатлык булды. Урындагы инициативаларны яклау программасы кысаларында 3 км озынлыктагы иске торбалар алыштырылды. Ремонтны сыйфатлы итеп Наил Гайнуллин җитәкләгән «Уют» җәмгыяте хезмәткәрләре башкарган. Аларның тырышлыгы аркасында 63 хуҗалык чиста һәм сыйфатлы суга ия булды. Бу җәһәттән Базытамак авыл мәдәният йортында бәйрәм оештырылды. Анда Наил Мәгъсүм улы үзе дә килеп, авыл халкының шатлыгын уртаклашты.

Проект республика, район, авыл халкы һәм XXII партсъезд ис. кооперативның финанс ярдәме белән тормышка ашырылды. Хуҗалык рәисе Неля Әхмәтова 10 елга якын иганәче буларак, биләмәнең ныклы терәге булып тора дип билгеләде үз чыгышында рәхмәт сүзләрен җиткереп биләмә башлыгы Илфат Закиров. Проектны башкарып чыгуда актив катнашкан инициатив төркем әгъзалары Айгөл Вайсиева, Рәйфә Әхмәтова, Гөлназ Янгирова һәм Зәмфирә Хөснетдинова бүләкләнүгә иреште.

Бәйрәм авыл үзешчәннәренең җыр-моңнары, дәртле биюләре белән дәвам итте.

Лира ШАМИЛЕВА.

Су системасы яңартылды
Су системасы яңартылды
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас