

Дамир Әнвәр улы алган һөнәренә тугрылыклы булып, водитель буларак хәрби хезмәтен Пенза шәһәрендә лаеклы үтәп кайта. Хезмәт юлын “Агыйдел” җәмгыятендә башлый. Уңыш җыйган вакытта кыр белән ындыр табагын иртәнге таңнан кояш батканчыга кадәр ничәмә-ничә тапкыр үтеп, машинасында ашлык ташый, мал-туарга кышка азык әзерли. Авыр, җаваплы ул шофер булу, әмма Дамир сайлаган эшен яратып башкара. Үзе хезмәтләндергән “КамАЗ” машинасын һәрвакыт карап, төзек йөртә.
Әлеге вакытта өлгер водитель Янтуган авылы янындагы басудан ашлык ташу белән мәшгуль. ”Иң мөһиме һөнәреңне яратып, бөтен белем-тырышлыгыңны биреп башкару кирәк, - ди Дамир Шәяхмәтов. — Коллективыбыз бик әйбәт, үзара ярдәмләшеп, бердәм эшлибез. Көненә берничә рейс ясарга тырышам. Агымдагы елда һава торышы комачаулык тудырса да, мул уңышы белән сөендерә. Республикабыз көнен югары нәтиҗәләр, яхшы кәеф белән каршылыйбыз».
Тормыш иптәше Альбина Рәсүл кызы аның терәге, киңәшчесе. Алар ике балага гомер бүләк иткәннәр. Балалары Сабина белән Әмир Йонны төп мәктәбендә белем ала. Альбина “Агыйдел” җәмгыятендә повар булып эшли. Үзенең тәмле ашлары белән авыл хезмәтчәннәрен сыйлый. Шәяхмәтовлар Йонны авылында күркәм итеп йорт төзи башлаганнар.