

Әйтергә кирәк, әлеге программа ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла. Быел «Эшкуар-әни» программасының төбәк этабында катнашуга 145 хатын-кыз гариза биргән, шуларның 31е сайлап алу этабын уңышлы узган һәм үз бизнес-инициативаларын яклаган. Алар арасында Түбән Яркәй авылыннан эшкуар Әлфия Латыйпова да катнашып, 150 мең сум күләмендә федераль грант алды. Шулай ук аңа «Минем эшем» программасының генеральный партнеры – бизнес өчен бухгалтерия – профессиональ бухгалтерлардан өч бушлай консультациягә сертификат тапшырдылар. Райондашыбыз бакча җиләге үстерә һәм алган акчаларын яңа теплица сатып алуга тотарга ниятли.
Балачактан бөреләнеп килгән хыялы Әлфия Рәшит кызын бакча җиләге үрчетү шөгыленә алып килә. Бер түтәлдән генә башланган эш хәзер инде киң колач алган - бүгенге көнгә Латыйповлар бакчасында җиде мең төп җиләк үсә. Хуҗабикә тикшерелгән, безнең климатка яраклаштырылган мул уңыш бирүче сортларны Европа питомникларыннан кайтара. Үсентеләр иртә яздан кар яуганга кадәр уңыш биреп сөендерә. Алар арасында хуш исле каен җиләге дә урын алган, шулай ук кызыл төсле җиләк аллергия биргән кешегә дә сайлау мөмкинлеге бар-ак төслесе үстерелә. «Сорты һәм үсентенең сыйфаты яхшы булса гына мул уңыш алырга мөмкин», - ди Әлфия Латыйпова.
Әлбәттә, эшеңне хуплап, дәрт биреп, ярдәм кулы сузучы гаиләң булганда гына авыр хезмәтне җиңеп була. Бу җәһәттән гаилә башлыгы Рәмил Ринат улы техник яктан – су кертү, электр линиясе сузу кебек эшләрне башкарса, Латыйповларның уллары Алмаз һәм Алмир - әниләренең алыштыргысыз ярдәмчеләре. Теләк белән эшләнгән бу шөгыль, кул астына кереп үскән улларында әнә шулай хезмәткә сөю дә тәрбияли, киләчәккә берникадәр орлык сала. Киләчәктә трактор сатып алып, җирне арттырырга, тагы да мул уңыш бирүче сортлар яңартып, тәмле җиләкләр үстерергә ниятли хуҗабикә.