

Русия Федерациясенең һәр гражданы «Барысына да игътибар!» сигналын алганда эш тәртибен белергә тиеш, шуңа күрә Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча идарәсенең Дүртөйле районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге гадәттән тыш хәлгә дучар булган барлык шәһәрләрдә, торак пунктларда, халык хуҗалыгы объектларында авария, һәлакәт, табигый бәла-каза, һава куркынычы, химик, радиоактив йогышлану һәм башка куркыныч күренешләр килеп чыгу булганда сиреналар, гудоклар, башка тавыш сигналы чаралары, махсус автомобиль сиреналары кушылуы турында искәртә. Бу «Барысына да игътибар!» дигәнне аңлата торган бердәм сигнал. Ул, беренче чиратта, халыкның хәзер мөһим мәгълүмат яңгыраячагына игътибарын чакыра.
Бу сигнал буенча нәрсә эшләргә кирәк? Әгәр сез өйдә, эштә, җәмәгать урынында булсагыз һәм сирена тавышын яки «Барысына да игътибар!» тавыш сигналын ишетсәгез, кичекмәстән теләсә кайсы программада радиотапшырулар яки телевизион урындагы яңалыклар каналын кабызыгыз.
«Барысына да игътибар!» тавыш сигналы тәмамлангач, телевидение каналлары һәм радио аша килеп туган хәл һәм халыкның эш итү тәртибе турында сөйләм мәгълүматы тапшырылачак. Барлык өлкәннәргә үзләренә өйрәнергә һәм балаларга сиреналар тавышының «Барысына да игътибар!» сигналы булуын аңлатырга кирәк. Аны ишеткәч, куркырга кирәкми. Аның сәбәбен аңлатканчы көтегез. Сөйләм мәгълүматын тулысынча тыңлап һәм аңлап, барлык киңәшләрне дә үтәргә кирәк. Әгәр дә сез сөйләм мәгълүматын тулысынча тыңламагансыз икән, радио яки телевизорны сүндерергә ашыкмагыз, мәгълүмат тагын бер кат ка-батланачак.
Исегездә тотыгыз, беренче чиратта документлар, акча һәм мөмкин булганча бер тәүлеккә азык-төлек һәм эчәргә яраклы су алырга кирәк. Әгәр сез эштә, предприятие территориясендә яки цехта булсагыз һәм «Барысына да игътибар!» сигналын ишетсәгез, эш процессын туктатыгыз, телефон сөйләшүен яки киңәшмәне тәмамлагыз, шау-шулы цехта булганда станокны туктатыгыз, машинаны сүндерегез, ә моны эшләү мөмкин булмаса, предприятиедәге иң якын тавыш көчәйткеч янына килегез. Әгәр сез шәһәр яки торак пункт урамында булсагыз һәм «Барысына да игътибар!» сигналын ишетсәгез, якындагы урам тавыш көчәйткеченә килегез һәм сиреналарның тавыш сигналы тәмамлангач, мәгълүматны тыңлагыз, барлык киңәшләрне үтәгез.
Ерактан булу сәбәпле сиреналар тавышы ишетелмәгән һәм үзәк радиотапшыруларның тавыш көчәйткечләре булмаган урыннарда «Барысына да игътибар!» сигналын һәм сөйләм мәгълүматын тавыш көчәйтүче элемтә системасы белән җиһазландырылган махсус автомбильләр тапшырачак. Сөйләм мәгълүматы һәр очракта төбәктә, шәһәрдә, районда, торак пунктта килеп туган экстремаль хәлгә яки куркынычка туры киләчәк.
Гражданнар оборонасына хәбәр итү сигналларына игътибарлы булыгыз һәм алар буенча югарыда бәян ителгән рекомендацияләргә һәм урындагы гражданнар оборонасы органнарының өстәмә күрсәтмәләренә туры китереп эш итегез.
Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча идарәсенең Дүртөйле районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге.