

11 октябрьдә Башкортстан Республикасының Дәүләт мөстәкыйльлеге турында Декларация кабулителүенә 35 ел тула. Аның нәтиҗәсе – республиканың, районыбызның уңышларында, халкыбызның тыныч, матур тормышында, милләтләр дуслыгында, кыскасы, тотрыклы үсеш, социаль иминлек юлыннан баруыбызда.
Авыл эшчәннәре ел саен ашлык, терлекчелек продуктлары җитештерү буенча яхшы нәтиҗәләргә ирешә; авылларда төзелешләр киң колач белән алып барыла. Халык яшәешендәге уңай үзгәрешләр хакында сүз дә алып барасы юк: илешлеләр бай, мул тормышта яши, арткан продукциясен сатып, өстәлләребез муллыгын арттыра.
Шәхси секторда җитештерелгән бу нигъмәтләр җирлектәге сәнәгать предприятиеләрендә эшкәртелеп, сәүдә нокталарында экологик чиста продукция реализацияләнә.
Эшкуарлык та елдан-елныграк үсеш ала. Боларга, әлбәттә, Хөкүмәтебезнең шәхси ихатаны, бизнесны үстерүгә, кешеләр яшәешен яхшыртуга юнәлдерелгән программаларының тормышка ашырылуы нәтиҗәсендә ирешелә.
Мәдәният, медицина, мәгариф өлкәләрендә дәкүрсәтер эшләребез күп. Өлкәннәр, яшьләр, балалар проблемасы да – һәрчак игътибар үзәгендә.
Кыскасы, районда алып барылган сәясәт һәркемгә мәгълүм – барысы да кешеләр өчен, кешеләр хакына. Һәм моны, беренче чиратта, Декларациянең - җимеше, суверенитетның файдасы, дип аңларга кирәк.
Һәр илешлене Республика көне белән котлыйм һәм үзләре хакындагы хәстәрлеккә җавап итеп, тырыш хезмәт үрнәкләре күрсәтеренә, районыбызның социаль-икътисади тормышын арытаба да яхшыртуга үз өлешен кертеренә ышанам, гаиләләргә иминлек, бәхет-шатлык телим.
Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.