

Р.Әюпов тумышы белән - Югары Яркәйдән, Уфада урман хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, хезмәт юлын Карабаш урманчылыгында урманчы ярдәмчесе булып эшли башлый. 40 елга якын вакыт эчендә нинди генә вазифалар башкармаган – урман эшен аркылыга-буйга биш бармагы кебек белә.
– Карабашта 20 ел эшләдем, Югары Яркәйдә участок урманчылыгы оешкач, шунда киттем. Участок начальнигы, урман культуралары инженеры кебек җаваплы вазифаларны башкардым. Бүгенге көндә производство эшләре буенча мастер булып эшлим, - дип сөйли ул үзенең эш даирәләрен барлап.
Игелекле дә, мактаулы да эш башкара ул. Үз бригадасы белән яшел калканны үстерүгә бар көчләрен сала алар. Чыршы күркәсен җыялар, санитар агач кисүне оештыралар, урман хуҗалыгына деловой материаллар кайтарталар, утыннар әзерлиләр, язын яшь үсентеләр утырталар һ.б. Гомумән, планны 100 проц. белән үтиләр.
Ел саен урман киңлекләрен яшь баладай тәрбияләп, максаты – югары сыйфатлы агачларны саклап калу, үрчетү. 2014 елда Башкортстан Республикасының атказанган урман хуҗалыгы хезмәткәре исемен алуы – хезмәтенә иң югары бәя.