

Рәмил Габит улы Кыпчак авылында дөньяга килеп, Аккүз сылуы Рәҗидә Әсләм кызы белән Аккүз сигезьеллык мәктәбендә, бер сыйныфта белем алалар. Сигез сыйныфтан соң Рәҗидә Салават педагогия училищесына укырга юллана, ә Рәмил армия сафларына киткәнче колхозда эштә кала. Балачактан ук комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән егет комбайн штурвалына кыю тотына. Хәрби хезмәттән соң Аккүз урта мәктәбендә тарих фәне буенча укучыларга белем бирә. Арытаба Стәрлетамак мәдәни- агарту училищесында укып, аны уңышлы тәмамлый һәм туган ягына эшкә кайта. Аккүз авыл мәдәният йорты каршысында укучылар белән тынлы оркестр ансамбле оештырып җибәрә. Алар бәйрәмнәрдә, демонстрацияләрдә, төрле мәдәни чараларда оста итеп чыгыш ясыйлар иде. 1985 ел ахырында аны беренче бригадага бригадир итеп куялар. Арытаба тире иләү цехы начальнигы итеп тәгаенләнә. Бу елларда да смотр концертларын, һ.б. чараларны үзенең баян моңы белән бизи. 2000 еллар башында хезмәт юлын тагы да мәдәният тармагында дәвам итеп, җиң сызганып эшкә чума. Концерт-спектакльләр оештыра, конкурсларда катнаша, көзге урак чорында комбайн штурвалы артына утыра – мөһим кампаниягә лаеклы өлеш кертә.
Р.Ибраһимов үз эшенә бар күңелен биреп, авылда яшәүче олысын-кечесен мәдәнияткә тарта. Шуңа да сәнгатькә гомер буе тугры булган оста баянчыны авылдашлары хөрмәт итә. 1999 елда китапханәче Ильвира Фәнис кызы белән “Әхирәтләр” клубын оештыра. Алар һәрвакыт төрле мәдәни чараларның бизәге булып, тамашачыларны үзләренең җыр-биюләре белән таң калдыра. Төрле конкурсларда катнашып, призлы урын яулыйлар.
Тормыш иптәше Рәҗидә хезмәт юлын Кадер урта мәктәбендә башлый. Бер елдан соң ул да туган мәктәбендә һөнәре буенча эшен дәвам итә. Башлангыч сыйныф укучыларына беренче хәрефләрне танытуга, хезмәткә өйрәтүгә зур тырышлык сала. Аның укучылары арасында күренекле, абруйлы шәхесләр бихисап.
Рәҗидә Әсләм кызы белән Рәмил Габит улы бер-берсенә терәк булып, матур гомер юлы үтәләр. Алар ике бала – Ринат белән Ларисаны тәрбияләп, олы тормыш юлына чыгара. Уллары Аккүз авылында күркәм йорт тергезеп, тормыш иптәше Розалия белән дүрт балага гомер бүләк итәләр. Ринат себер якларында эшләп йөрсә, Розалия – парикмахер. Кызлары Лариса “Урал” җәмгыятендә баш икътисадчы һөнәрен башкара, гомерлек пары белән дүрт бала тәрбиялиләр.
«50 ел үткән кебек тә түгел, шулай рәхәт яшәдек. Тормыш юлында авырлыгын да, җиңеллеген дә күрергә, шатлык-сөенечләрдән башлар әйләнгән мизгелләрнең рәхәтлекләрен дә, кайгы күлләренең тирәнлеген дә татырга туры килде. Тик шул елларның ни дәрәҗәдә кадерле һәм якын булганлыгын вакыт узган саен ныграк аңлыйсың икән», – ди алтын туйларын билгеләүче Ибраһимовлар.
Әнфисә ШӘЕМОВА. Аккүз авылы.