

“Сәламәтлек саклау” милли проектын тормышка ашыру максатында Иске Кыргыз, Чияле Әтәч, Шәммәт һәм Югары Череккүл авылларында модульле ФАПлар ачылды. Аларның төп максаты – хезмәткә сәләтле яшьтәге халыкның үлем күрсәткечләрен, кан әйләнеше чирләреннән, яман шешләрдән үлем очракларын киметү, инновацион медицина технологияләрен кертү, шул исәптән пациентлар сәламәтлеген иртә диагностикалау һәм дистанциядән торып мониторинг үткәрү алымнарын куллану.
2025 елның 6 октябрендә узган оператив киңәшмәдә төбәк Башлыгы авыл фельдшерларына сак карарга өндәде, шулай ук республикада тагын сигез яңа ФАП ачылуга старт биргән иде. Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, республикада медицинаның авыл җирендәге ролен һәм әһәмиятен һәркем аңлый.
«Без, иң мөһиме, күп ФАПлар төзергә мөмкин икәнен аңлыйбыз, әмма әгәр сез – авыруларга каршы көрәш сафында торган фельдшерлар булмасагыз, бернәрсә дә булмаячак. Без Сезгә рәхмәт әйтәбез һәм алдыгызда түбән баш иябез. Сезгә сәламәтлек телибез һәм без бу эшне (ФАПларны ачу) дәвам итәчәкбез”, – диде Радий Фәрит улы.
Төбәк Башлыгы хәбәр иткәнчә, республикада ике меңнән артык ФАП эшли һәм аларның һәр өченчесе яңартылган.
“Алда эш күп, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – ФАПларның нинди булуын исегезгә төшерегез. Үткән гасырдан да түгел, ә үткән гасырдан алда шартларда эшләүче – утын ягып җылыту, салкын су белән. Бәлки, эстетика күзлегеннән караганда, бу яхшыдыр да, кешеләр хәзер искелеккә тартылалар, әмма медицина күзлегеннән карасак, бүген инде мондый хәлгә юл куярга ярамый. Мин бу хакта муниципалитетлар башлыклары белән беренче сөйләшүләребезне хәтерлим, алар бу мәсьәлә аларның җаваплылык зонасында түгел, дип санаганнар иде. Юк, бу – безнең өчен уртак җаваплылык зонасы. Һәм, әлбәттә, фельдшерларны сакларга кирәк. Алар арасында өлкән яшьтәге кешеләр дә бар”.
БР сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итүенчә, Башкортстан Республикасы Русиядә ФАПлар саны буенча алдынгылар рәтендә тора. Республиканың авыл халкына медицина ярдәмен 2 071 фельдшер-акушерлык пункты күрсәтә. 2019 елдан «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында республикада 608 модуль конструкция урнаштырылган (2025 елга план – 134 конструкция, бүгенге көнгә 124 конструкция урнаштырылган).
Республикада ФАПларның 30%тан артыгы авария хәлендә булган, модульле конструкцияләр әлеге ФАПларга, шулай ук искергән – еш кына бүрәнәдән буралган, санузелларсыз, анда әлегә кадәр мич ягып җылыту кулланылган ФАПларга алмашка килгән.
Күптән түгел районда дүрт авыл халкы өчен күптән көтелгән вакыйга булды: яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктлары (ФАПлар) пациентлар өчен үз ишекләрен ачты. Алар Иске Кыргыз, Чияле Әтәч, Шәммәт һәм Югары Череккүл авылларында яшәүчеләр өчен заманча, соңгы стандартлар буенча җиһазландырылган чын сәламәтлек үзәкләре булачак. Бу «Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проекты буенча авылда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын чын-чынлап үзгәртүенең ачык мисалы.
ФАПлар заманча җиһазландырылган, бүлмәләре якты, иркен. Фельдшер-акушерлык пункты диспансерлаштыруның тәүге этабын үтү, хезмәткә яраксызлык буенча белешмә ачу, даруга электрон рецептлар булдыру мөмкинлеге бирә.
“Бездә хәзер авыруларны кабул итү өчен бар заманча җиһазлар булуына бик шатмын. Яңа ФАПта эшләве дә уңайлы”, - ди Иске Кыргыз фельдшеры Лүзия Хәмидуллина.
“ФАПта фельдшер кабинеты, процедура, пациентлар өчен көтү урыны бар - халыкка хезмәт күрсәтү өчен барлык уңайлы шартлар тудырылган. Хәзер авыл халкына якты, җылы, уңайлы модульле ФАП барлыкка килде, ул барлык заманча таләпләргә һәм санитар нормаларга җавап бирә, кирәкле инструментлар һәм корылмалар белән җиһазландырылган, пациентларны фельдшер гына түгел, табибларның мобиль бригадалары да кабул итә алачак, - дип сөенече белән уртаклашты Чияле Әтәч авылында халык сәламәтлеге сагында уяу торган шәфкать туташы Таисия Базуева.
“Яңа фельдшер-акушерлык пункты район үзәк дәваханәсеннән 26 кило метрда урнашкан. Барлыгы 147 кешене хезмәтләндерәчәк. Модульле бина заманча стандартларга һәм санитар таләпләргә җавап бирә, монда кичектергесез, планлы һәм ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү өчен бар шартлар да бар. Салкын һәм кайнар су белән тәэмин ителгән, электр уты челтәрләре үткәрелгән.
Яңа ФАПта эш башлавыма шатмын. Эш шартлары яхшы, пациентларга да монда килүе уңайлы булачак, - ди гомеренең өч дистә елын игелекле хезмәткә - Шәммәт авылы халкының сәламәтлеген саклауга багышлаган фельдшер Ильфира Гарипова.
Югары Череккүл авылының фельдшер-акушерлык пункты мөдире - акушер Мәрьям Ганиева халык сәламәтлеген саклау буенча намуслы хезмәт күрсәтә. Ул да ФАП ачылу уңаеннан шатлыгы белән уртаклашып:
“Яңа пунктта барлык мөмкинлекләр дә бар, җылы, якты һәм иркен. Ул барлык стандартларга һәм нормаларга тулысынча туры килә, - ди.
Район үзәк дәваханәсенең баш табибы Рәзидә Гатауллина:
ФАП ачылу авыл халкы өчен зур вакыйга. Без районыбыз авылларында барлык уңайлыклары да булдырылган фельдшер-акушер пунктлары ачып торабыз. Бу ФАПлар “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының беренче медицина-санитар ярдәм күрсәтү төбәк проекты чикләрендә урнаштырыла. Безнең авыл фельдшерлары кешеләр язмышы өчен җаваплылык дәрәҗәсен аңлап, аемсызлыкка юл куймыйлар, үзләренең һөнәрләрен йөрәк чакыруы буларак кабул итәләр. Алар үзләренең шәхси вакыты белән исәпләшмичә, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында да ярдәмгә килергә әзерләр.
Әлеге яңа пунктларда җылы, якты бүлмәләр. Үз эшләренә тугры фельдшерлар авыл халкына заманча медицина җиһазлары ярдәмендә хезмәт күрсәтәләр.
Яңа фельдшер-акушерлык пунктлары ачылу - районның сәламәтлек саклау системасын үстерүдә мөһим адым. Бу йөзләгән кешенең тормыш сыйфатын яхшырту, иртәгесе көнгә ышаныч һәм медицина белгечләре өчен лаеклы эш шартлары. Хәзерге заман медицинасы районыбызның иң ерак почмакларына килде, һәм бу авыл халкының сәламәтлеген ныгыту буенча зур юлның башы гына әле.