Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
15 октябрь 2025, 11:20

Котлыйбыз!

4-5 октябрьдә кул көрәше буенча тренер Ростислав Умурбаев тәрбияләнүчеләре Удмуртия һәм Башкортстаннан катнашучыларны җыйган кул көрәше буенча ачык төбәкара турнирда катнашты.

Котлыйбыз!Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Ярыш Воткинск шәһәренең «Руслан Шәймәрданов ис. десантчы» десант юнәлешле клубының хәрби-патриотик тәрбия үзәгендә узды.

Төбәкара турнир армия кул көрәшенең физик әзерлек чарасы буларак кына түгел, батырлык, патриотизм һәм ихтыяр көче тәрбияләү ысулы буларак та мөһимлеген раслады.

Нәтиҗәдә, 50 кг югары категориядә 10-11 яшьлекләр арасында Илназ Насретдинов, 65 кг кадәр категориядә 14 -15 яшьлекләрдә Илнур Гыйльманов икенче урын алды.
10-11 яшьлекләрдән 50 кг югары категориядә Илмир Гыймазов, 12-13 яшьлекләрдә Тимур Яхин (35 кг кадәр), Тимур Сибәтов (40кг кадәр), 14-15 яшьлекләрдән Самат Миңнуллин (45 кг кадәр), Роман Умурбаев (65 кгкадәр), Айзат Мосабиров (70 кг кадәр) өченче урынга чыкты.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас