Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
16 октябрь 2025, 06:30

Намуслы хезмәтләре лаеклы бәһаланды

Уфа шәһәрендә Русиянең Урта һөнәри белем бирү системасының 85 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Әлеге чара кысаларында Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгы урта һөнәри белем бирү системасы хезмәткәрләрен, педагогларын һәм студентларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Намуслы хезмәтләре лаеклы бәһаландыНамуслы хезмәтләре лаеклы бәһаланды
Намуслы хезмәтләре лаеклы бәһаланды

Чарада колледжның Чакмагыш филиалы мөдире Әлфия Шәрипова, махсус фәннәр укытучысы Раушания Фарсый кызы Миңнебаева күпьеллык намуслы хезмәте һәм мәгариф өлкәсендәге зур хезмәтләре өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Шулай ук 17 нче төркем 3 курс студенты Азалия Сәхапова студентлар үзидарәсе, волонтерлык хәрәкәте механизмнарын үстерүе, урта һөнәри белем бирү системасы чараларында актив катнашуы өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Бу вакыйга урта һөнәри белем бирү системасының һәр хезмәткәре һәм педагогының хезмәте һәм керткән өлеше игътибарсыз калмавын ачык дәлилләде.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас