Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
16 октябрь 2025, 09:10

Уңышлар артында – бердәм тырышлык

Республикабызның төп бәйрәме — Башкортстан Республикасы көне алдыннан район мәдәният сараенда район предприятиеләре, учреждениеләре, хуҗалыклар, авыл советы авыл биләмәсе хакимиятләренең хезмәт коллективлары, ветераннар, катнашлыгында тантаналы чара үткәрелде.

Уңышлар артында – бердәм тырышлыкУңышлар артында – бердәм тырышлык
Уңышлар артында – бердәм тырышлык

Фойеда авыл биләмәләре хакимиятләре тарафыннан оештырылган күргәзмә тәкъдим ителде. Анда безнең тынычлыгыбызны саклаучылар — хәрбиләр һәм аларның якыннары турында мәгълүматлар, фотоматериаллар, шулай ук, районыбызда көн саен халыкның тормышын уңайлы итү өчен тырышып эшләүчеләргә багышланган стендлар урын алган иде.

Чара республика көне хөрмәтенә оештырылган матур концерт белән дәвам итте. Бәйрәмдә муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, Башкортстан Республикасы мәгариф министры урынбасары Наталья Никитина, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтае депутаты, “Башсельхозтехника” машина-технология компаниясе җәмгыятенең генеральный директоры Фларис Шәйхетдинов катнашып, илешлеләргә тәбрикләүләрен җиткерде һәм үз чыгышларында республиканың илдә абруйлы урын биләвен, заманча яңарышлар кичереп, уңышларга ирешүен билгеләде, монда районыбызның да өлеше барлыгын әйтте һәм бер төркем хезмәт уңганнарын бүләкләде.

Сәхнәдән туган якка мәхәббәт белән сугарылган җырлар яңгырады, иҗат коллективлары тамашачыларга иң матур, иң самими биюләрен бүләк итте.

Бәйрәмнең төп геройлары — үз хезмәтләре белән районыбызның киләчәген төзүче фидакарь кешеләр булды. Төрле һөнәр ияләре — үз осталыклары, намуслы хезмәтләре белән район үсешенә зур өлеш керткәннәр сәхнә түренә чакырылып, бүләкләнде, хөрмәтләнде. 

Чара кысаларында 2024–2025 уку елы нәтиҗәләре буенча зур уңышларга ирешкән, төрле өлкәләрдә сәләтле булган укучыларга - район башлыгы стипендиатларына сертификатлар тапшырылды.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас