Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
16 октябрь 2025, 06:15

Йорт янында чүп яндыру һәм учак ягу кагыйдәләре

Ландшафт (табигый) янгыннар белән бәйле хәл тотрыклану сәбәпле, Башкортстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим гамәлдән чыгарылды. Шуңа карамастан, Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гражданнарны уяулыкларын югалтмаска һәм янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра. Индивидуаль участокларда утны янгынга каршы режим кагыйдәләрен исәпкә алып гына кабызырга мөмкин.

Йорт янында чүп яндыру һәм учак ягу кагыйдәләреЙорт янында чүп яндыру һәм учак ягу кагыйдәләре
Йорт янында чүп яндыру һәм учак ягу кагыйдәләре

Шәхси ишегалдында яки дача участогында, әгәр корылмаларга кадәр 15 метрдан да ким булмаса, ачык ут кабызырга мөмкин. Чүпне ачык ысул белән 30 см тирәнлектәге чокырда яндырырга кирәк, чокырның диаметры метрдан артмаска тиеш. Ябык савыттагы утны, мәсәлән, мичкәдә, өстәмә төзелешләр 7,5 метрдан да ким булмаса гына кабызырга мөмкин. Чүп-чар яндыру өчен мичкә металлдан, каты нигездән, күләме 1 куб. м дан артмаска тиеш. Мангалны өйдән 5 метр ераклыкта куярга була. Мангал тирәсендә 2 метрлы зона булырга, анда бернинди дә янучан материаллар булмаска тиеш. Кагыйдәләр шашлык, мангал, барбекюшница һәм мичләрнең теләсә нинди төренә дә кагыла. Мондый җиһазларның авырлыгы, үлчәмнәре һәм төрләре буенча бернинди чикләүләр дә юк. Заводныкын да, кулдан ясалган мичкәләрне дә кулланырга рөхсәт ителә.

Торак пунктларда шәхси йортларның дачаларында һәм ишегалларында чаптырылган үлән, яфраклар, ботаклар, буяусыз һәм лаксыз агач материалларын, кәгазь һәм картон эшләнмәләр, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдән калдыкларын яндырырга мөмкин. Тиз янып китүчән сыеклыклар, шартлаучы матдәләр һәм материаллар, җилем шул исәптән, аяк киеме, полиэтилен предметларны, пыяла, металл һәм лаклы әйберләрне яндыру тыела.

Дүртөйле районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас