

Юл фаҗигасенә тарымау, аны булдырмау һәркемнең үзеннән тора. Юлда игътибарлы булсак, тизлекне арттырмасак, каешны эләктереп йөрсәк, балаларны да креслосында йөртсәк, ә иң мөһиме, спиртлы эчемлек кулланган килеш руль артына утырмасак иде. Руль артына спиртлы эчемлек кулланып утырган водительләр турында Башкортстан Республикасы буенча ышаныч телефонына 8 (347) 279-32-92 шалтыратуыгыз сорала.
Хөрмәтле водительләр! Русия Эчке эшләр министрлыгының Илеш районы буенча бүлегенең дәүләт автоинспекциясе иртәнге якта водительләрне массакүләм тикшерүләр, шулай ук җомгадан якшәмбегә кадәр атна саен рейд чаралары үткәрелүе турында хәбәр итә. Әлеге чаралар район территориясендә аварияләрне булдырмауга юнәлтелә.
Хөрмәтле райондашлар, юлларда сак булыйк, кагыйдәләрне төгәл үтик.
Гөлнара ӘЛТАПОВА, ЮХХДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты.