Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
18 октябрь 2025, 08:00

Изге гамәлләре сөендерә

Безнең Ишкардагы инвалидларны һәм өлкән яшьтәге гражданнарны социаль хезмәтләндерү бүлегендә тәрбияләнүчеләр һәр бәйрәмне зур дулкынлану белән көтеп алалар.

Изге гамәлләре сөендерәИзге гамәлләре сөендерә
Изге гамәлләре сөендерә

Бәйрәмнәрдә әлеге йортларда тәрбияләнүче өлкәннәрнең хәлләрен миһербанлы райондашларыбыз, якыннары белешә, күчтәнәчләр тапшыра, мәктәп укучылары, район мәдәният сарае, район үзәкләштерелгән китапханәсе хезмәткәрләре концерт номерлары бүләк итә. Әлбәттә, әби-бабайлар мондый ихтирам чарасына бик нык сөенә.

“Урал” җәмгыятенең генеральный директоры Елена Ибраһимова ел саен Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан үзенең күчтәнәчләре белән шатландыра. Агымдагы елдада ул тәмле күчтәнәчләр, яшелчә-җимешләр һәм көзгеләр алып килде. Изге гамәлләре өчен Елена Роберт кызына зур рәхмәтебезне җиткерәбез, эшендә уңышлар телибез.

Венер СӘЛИМОВ, Ишкардагы инвалидларны һәм өлкән яшьтәге гражданнарны социаль хезмәтләндерү бүлеге мөдире.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас