Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
18 октябрь 2025, 10:00

Уңган да, булган да

Көндәлек тормыш мәшәкатьләре белән айлар, еллар узганын сизми дә калабыз. Ә еллар маңгайларыбызда сырлар калдырып, ага да ага. Менә бик якын уңган да, булган да күршебез Рәмил Мәрдамшинга да 60 яшь ишек каккан.

Уңган да, булган даУңган да, булган да
Уңган да, булган да

Ул матур табигатьле Ишкар авылында Зәрия белән Рәзәл Мәрдамшиннарның тату гаиләсендә икенче бала булып дөньяга аваз сала. Ишкар урта мәктәбеннән соң Башкорт дәүләт педагогия институтына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, кулына диплом ала һәм юллама буенча районга эшкә кайта. Яшь белгеч хезмәт юлын Ишкар урта мәктәбендә башлый. 1997 елда үзенең гомерлек парын Югары Яркәй кызы Гөлшат Хәдимулла кызын очрата һәм алар чәчләрен чәчкә бәйли. Яшь пар Югары Яркәйдә төпләнә. Рәмил Рәзәл улы хезмәт юлын Югары Яркәйдәге беренче гимназиядә дәвам итә. Ул укучыларга немец һәм инглиз теленнән белем бирә. 2006 елдан Себер якларында эшләде.

Мәрдамшиннар ике балага гомер бүләк итәләр. Аларны үзләре үрнәгендә тәрбиялиләр. Кызлары Ләйсән Уфа шәһәрендәге УДНТУны уңышлы тәмамлап, һөнәре буенча эшли. Тормыш иптәше Шамил белән Казан шәһәрендә яшиләр. Икенче кызлары Гүзәл Башкорт дәүләт медицина университетында 6 курста белем ала. Кызлары, кияве әти-әниләрен хөрмәт итәләр, алар өчен өзелеп торалар.

Тормыш иптәшеннән уңды Р.Мәрдамшин. Гөлшат Хәдимулла кызы Югары Яркәйдәге дүртенче урта мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Утыз елдан артык педагогия стажына ия. Көчле, белемле укытучы дигән даны бар. Чөнки ата-аналар аның сыйныфына бирергә тырышалар балаларын. Тәҗрибәле педагог БРның мәгариф отличнигы, БРның атказанган укытучысы исемнәрен зур горурлык белән йөртә.

Мәрдамшиннар бер-берсен ярты сүздән аңлап, күпләргә үрнәк булып гомер кичерә. Алар районда, республикада узган конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулый. Ишегалларында нинди генә чәчкәләр үсми, оҗмах бакчасында йөргәндәй хис итәсең үзеңне. Бар җирдә матурлык, пөхтәлек, тәртип әллә кайдан күзгә ташлана. Яңа ел бәйрәмнәрендә ишегалларын, йортларын төрле төсле гирляндалар белән бизәп, тирә-якка матурлык өләшәләр. Җәй көннәрендә ихата тутырып кош-корт асрыйлар, умарта тоталар. Аш-суга да оста Гөлшат Хәдимулла кызы. 

Кадерле күршебез Рәмил Рәзәл улы, күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Пар канатың, сөекле тормыш иптәшең Гөлшат Хәдимулла кызы белән бер-берегезгә терәк-таяныч булыгыз, балаларыгызның шатлыкларын гына ишетеп, бәхетле тигез гомерләр генә кичерегез. Бер-берсен ихтирам итеп, аңлап яшәгәннәр генә бәхеткә лаектыр. Соклана белгәннәрне сокландырып, көнләшкәннәрне көнләштереп яшәгез.

Кайгы хәсрәт мәңге юл тапмасын,
Сезнең тату, бердәм ояга.
Пар канатлы булып яшәгез,
Бәхет-шатлык татып дөньяда.
Гомер көзе сары алтын диләр,
Алтын җылыта алмый йөрәкне.
Парлап килсә генә картлык-бәхет,
Ялгыз картлык өзә үзәкне.
Кеше гомере артык озын түгел,
Кошлар гына озын гомерле.
Авырмыйча, тазалыкта яшәгез,
Аллаһ биргән шушы гомерне.

Иң изге теләкләр белән күршеләре Светлана, Рәдис Имамовлар.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас