

М.Гәрәев ис. спорт мәктәбендә яшь спортчылар алты спорт төрен үзләштерә һәм осталыкларын камилләштерә. Биредә волейбол, көрәш, самбо, спорт акробатикасы, мини-футбол һәм шахмат төрләре бар. Укыту 300дәнартык укучыны берләштергән 19 төркемдә алып барыла.Һәр юнәлеш өчен оптималь шартлар тудырылган: махсуслаштырылган заллар һәм кирәкле инфраструктуразаманча төзекләндерелгән. Балалар белән тәҗрибәлетренер-укытучылар эшли, алар спортчыларга үз потенциалларын ачарга ярдәм итә. Мәктәптә тәрбияләнүчеләр даими рәвештә республикаһәм бөтенрусия дәрәҗәсендәге ярышларда югарынәтиҗәләр күрсәтә. Мәктәп шулай ук өлкән яшьтәгекешеләргә дә спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлекбирә, тренажер залында дәресләр, дәвалау физкультурасытөркемнәре һәм шейпинг эшли.
Югары Яркәйдәге 2 нче балалар-яшүсмерләр спортмәктәбе дә шулай ук спорт юнәлешләренең киң спектрынтәкъдим итә. Биредә балалар һәм яшүсмерләр йөзү, спорт акробатикасы, тхэквондо, өстәл теннисы, волейбол, чаңгы узышлары һәм мини - футбол белән шөгыльләнә ала. Гомумән алганда, мәктәптә 46 төркемдә 800дән артык кеше белем ала. Балалар секцияләреннән тыш, мәктәп өлкәннәргә дә хезмәт күрсәтә. Йөзү, тренажер залы, тоз шахтасына һәм саунага бару мөмкинлеге бар.
Ике мәктәп тә спорт үсешенә зур өлеш кертә, балаларга да, өлкәннәргә дә дәресләр өчен мөмкинлекләр бирә. Алар сәламәтлекне ныгытырга һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштырырга ярдәм итеп кенә калмый, ә булачак чемпионнарны да тәрбияли.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Башкортстан Республикасы 2025 елда «Земский тренер» федераль программасының биш сынау төбәгенең берсе булып тора. Бу республиканың спорт инфраструктурасын алга таба үстерергә һәм авыл җирлегенә квалификацияле белгечләр җәлеп итәргә омтылуын күрсәтә. Программада катнашучылар 5 еллык контракт төзегәндә 1 миллионсум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак.
Районның спорт мәктәпләре спорт юнәлешләре буенча йөзү, хоккей, чаңгы ярышлары, велоспорт, шашка-шахмат буенча тренер-преподавательләрнең вакантлы вазыйфаларын карый.
Светлана ХӘЛИМОВА, муниципаль район хакимиятенең яшьләр сәясәте, физик культура, спорт һәм туризм комитеты рәисе вазифасын башкаручы.