Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
19 октябрь 2025, 06:00

Данлы үткәне, ышанычлы киләчәге бар

(Дәвамы). Уку өчен бүлмәләр һәм ашханә бинасы оештырылгач, 1937 елның көзеннән РКШда район үзәгенә күчерелә.

Данлы үткәне, ышанычлы киләчәге барДанлы үткәне, ышанычлы киләчәге бар
Данлы үткәне, ышанычлы киләчәге бар

Анда булачак колхоз бригадирлары, агротехниклар, ветеринария фельдшерлары, бакчачылар һәм бухгалтер исәбе хезмәткәрләре әзерләү дәвам итә. РКШда үз вакыты өчен белемле һәм тәҗрибәле укытучылардан – гомум фәннәрдән Шәрипов (Ишкардан), Насыйбуллин (райзо мөдире, шул ук вакытта укыта да), Шәймәрданов (ВКП(б) райкомы бюросы әгъзасы, район газетасы редакторы), агротехникадан Нуркаев, бухгалтер исәбе буенча Сәйфелмөлек Солтанов (Лена авылыннан, мәктәпнең завучы), Сәлихҗан Морский (5-6 участок), Таисия Глухова (Бакалыдан), зоотехниядән Галия Кадыйрова кебек ялкынлы кешеләр эшләгәнен әле дә күпләр хәтерли. Шул елларда РКШ директоры булып эшләгән Фәрхетдин Ямалетдинов (Югары Яркәй) алар турында болай дип сөйли:

-Оста укытучы булу белән беррәттән, ул иптәшләр яхшы киңәшче һәм тәрбияче дә иделәр. Алар тәрбияләгән, укыткан кешеләрнең күбесе үз эшләрен намуслы һәм тырышып башкарулары белән танылды.

Югарыда районның мәгариф өлкәсендәге кайбер уңышлары, аң-белем таратуда армый-талмый эшләүче алдынгы педагогларның эшчәнлеге турында сөйләнде. Ләкин халыкның аң-белемен күтәрүдә һәм наданлыгын бетерүдә барлык хәл ителәсе мәсьәләләр дә эшләнгән дигән фикердә торсак, бу чынбарлыкта дөреслектән тайпылу булыр иде.

Ни дисәң 1939 ел ахырына район буенча белемлеләр 84 процент тәшкил итсәләр дә, әле уку яшендәге балаларның 3-4 процентка якынының мәктәптән читтә калуы моның ачык мисалы булып тора. Аннан соң 1919 ел башына 5232 кешенең чи надан, 5415 кешенең ярым надан булуы район партия, совет органнары алдына һичкичектермәслек бурычлар куя. Шушы максатны тормышка ашыру йөзеннән партиянең район комитеты һәм район Советы башкарма комитеты берлектә 1939 елның 15 февралендә районның барлык укытучыларына, мәктәп мөдирләренә һәм директорларына мөрәҗәгать кабул итә.

Шунысын да билгеләргә кирәк: күрше Дүртөйле районы үрнәгендә (наданлыкны бетерү буенча инициатор) безнең районда да наданлыкны бетерү буенча чын мәгънәсендә большевикларча көрәш оештырыла. Нәтиҗәдә 1939 елның көз айларына бу мәсьәлә тулысы белән дип әйтерлек хәл ителә. Илеш районы да беренчеләрдән булып, бу эшләрнең уңышлы тәмамлануы турында республика кабул итү комиссиясенә рапорт бирә.

Шулай итеп, культура, мәгариф өлкәсендәге уңышлар район елъязмасында тарихи вакыйга булып тора.

Районда наданлыкны бетерү һәм халык арасында культура-агарту эшләрен киң җәелдерүдә уку йортлары (избач), кызыл почмак, китапханә һәм авыл клубларының роле әйтеп бетергесез. Алар районның партия-совет оешмалары җитәкчелегендә партия политикасын киң халык массаларына җиткерүдә, гасырлар буена караңгылыкта яшәгән авыл халкын йокысыннан уятуда һәм яңалык чаткылары кабызуда бәяләп бетерә алмаслык эш башкаралар.

30 елларда мондый культура-агарту учреждениеләренең саны районда күренеп арта. Мәсәлән, 1937 ел башына безнең авылларда 60 избач, 58 авыл клубы, район колхоз театры эшләп килә.

Күп очракта ул учреждениеләрнең бинасы халык соравы буенча мәчет һәм авыл байларыннан калган йортларга урнаштырыла. Мәсәлән, Югары Яркәй авыл гражданнарының 1935 елның 22 февраль көнне чыгарган карарына ярашлы рәвештә, хәзерге Куйбышев урамында урнашкан мәчете ябылып, аның урынына шушы бинада клуб оештырыла.

Шул елларда Тәҗәй авылында комсомол ячейкасына нигез салучы һәм авылда избач эшен оештыручы М.Сәгадиев үзенең истәлекләрендә болай дип язган:

-Дүртөйледә курста укып кайткач, избач өчен тәгаенләнгән бинаны җыештырып һәм бераз җиһазлагач, уку өчен китап, газета-журнал юнәлттек. Кич җитсә, аулак өй эзләп йөрүче яшьләр әкренләп избачны үз итә башлады. Кичләрен алар бирегә җыелырга әвәсләнде. Алар белән кычкырып китап укулар оештырдык. Ә соңга табан төрле темага докладлар, лекцияләр уку, пьесалар кую матур гадәткә керде. Күпләр бу яңалыкка тартылды.

1936 елның 15 февралендә Башкортстан өлкә партия республикада культураагарту эшләрен тагын да камилләштерү һәм киң халык массаларына якынлаштыру максатында карар кабул итә. Шул карарны тормышка ашыру йөзеннән безнең районда да шактый эш башкарыла. Яңа китапханәләр, избачлар ачыла, клублар эшли башлый. Тик бер 1936 елда гына да 20 колхозда яңа китапханә, 10 нан артык хуҗалыкта клублар ачыла.

Алар Карабаш, Яркәй МТС янында һәм район үзәгендә дә оештырыла. Республикада үткәрелгән “Иң яхшы совет китапханәсе” конкурсы культура учреждениеләре эшен арытаба җанландырып җибәрә. Безнең район авылларында да китапханәләр һәм аларның укучылары саны күзгә күренеп арта.

Культура-агарту чараларын үткәрүдә моңача күрелмәгән кино һәм радио куллана башлау бу өлкәдәге мөмкинлекләрне тагын да арттыра, яңалык өсти. Әгәр Илеш районының мөстәкыйль рәвештә оештырганда нибары ике хәрәкәттәге кинопередвижка исәпләнсә, 1936 ел ахырына аларның саны 6 га җитә, стационар кинокорылмалар районда бары тик 1950 еллардан гына урнаштырыла башлый. Авылларны ныклап радиолаштыру да шушы елларга туры килә.

Район Советы башкарма комитетының 1936 елның 13 сентябрендәге карары белән район үзәгендә радиоузел оештырылып, ул Югары Яркәй (254 радионоктасы), Түбән Яркәй (161), Иске Күктау (288), Югары Йонны (197), Түбән Йонны (150), Гапоновка (28), Карабаш (222) һәм Яңа Күктау (184) авылларын тоташтыра. Беренче мәлдә район буенча барлыгы 1481 радионокта эшли. Халык өчен бу зур яңалык, культура революциясен тормышка ашыруның бер мисалы булып тора.

Кинокартиналар күрсәтү һәм радио куллана башлау авыл халкы арасында гаҗәп кызыклы хәлләр китереп чыгара. Кайбер авылларда киноны “җен сурәте” дип атап, картинада күренгән кешеләргә кычкыру, төрле әйберләр белән ыргыту яки мылтык һәм туплардан атудан куркып тамашадан таралу очраклары да була.

(Дәвамы бар).

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас