

Дөмәй урта мәктәбендә повар булып хезмәт салучы Рәфидә Габдуллина, Әлфия Гарифуллина, Гөлфидә Гыйззәтуллина - үз һөнәрләре осталары.
Поварлар турында «эшләре җиңел, урыннары җылы, тамаклары тук», дип уйлаучылар бик ялгыша. Алар көне буе аяк өстендә, кызу мич-плитәләр тирәсендә эшли. Нәрсә генә пешерсәң дә, чама һәм вакыт дигән төшенчәләрне дә истә тотарга кирәк. Хезмәтләре җиңелләрдән булмаса да, алар повар һөнәрен сайлаганга үкенми.
Р.Габдуллина, Ә.Гарифуллина, Г.Гыйззәтуллина укучыларны төрледән-төрле боткалар, тәмледән-тәмле ашлар, яшелчә салатлары белән сыйлый. Кулларыннан килмәгән эшләре юк, бар уңганлыкларын эшкә җигеп тырышалар. Яшелчә бакчасында яшелчә өлгерә башлауга, кыяр-помидор тозларга тотынып, кара көзгә чаклы кышка әзерләнмәләр ясыйлар.
-Ашханәдәге барлык эшне күңел биреп, үзара ярдәмләшеп башкаралар. Ә эш күләме бик зур: тәмле ашлар, төрле салатлар, әзерләргә кирәк. Ашагач, савыт-сабаларны юарга да, бөтен җирдә чисталык урнаштырырга да өлгерә безнең поварлар. Үз һөнәрләренең осталарына киләчәктә дә сәламәтлек, уңышлар гына юлдаш булсын, - ди мәктәп директоры Әхсән Насыйбуллин.
«Безгә күп кирәкми, пешергәнне яратып ашасалар - шул җиткән. Сабыйларның ихластан «Апа, рәхмәт, бик тәмле булды», диеп әйтүләреннән дә кадерле сүз юк безгә. Шулай ук коллективыбызның дус-тату, бердәм булуы да әһәмиятле. Бер-беребезне аңлап, килешеп эшлибез. Җитәкчеләребезнең дә һәрвакыт кайгыртучанлыгын, игътибарын тоябыз», — ди алар.
Лира ШАМИЛЕВА.