

Х.Авзалов Теләкәй авылында туып-үсә. Яшьли колхозда эшли башлый. Төрле эшләр башкарырга туры килә аңа. Кайда гына хезмәт салса да мактаулылар, алдынгылар сафында була. Теләкәйләрне изге гамәлләре белән сөендерә Хәкимҗан Әзһәр улы. Авыл уртасында чүплеккә әйләнеп барган чокырның ярларын тиешенчә төзәтеп, янына агачлар утырта. Боларны ул үзенең хәләл көче белән намусы кушканга башкара. Бүгенге көндә биредә 13 төрле агач үсә. Алар Хәкимҗан бабайны искә төшереп, һәрвакыт шаулап утыра.
Бар гомерен туган авылында хезмәт итүгә багышлаган Х.Зарипов Теләкәй авылында Флүсә белән Газизҗан Зариповларның тату гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Теләкәй – сигезьеллык, Андреевка урта мәктәпләрен тәмамлагач та, Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының зооинженерия факультетында белем ала. Хезмәт юлын “Октябрь” колхозында башлый. Туган җиренә тугрылык аңа шушы туфракта тирен түккән, 40 елдан артык «Октябрь» колхозында механизатор булып эшләгән әтисе Газизҗан абыйдан һәм биредә намуслы хезмәт салган әнисе Флүсә ападан күчәдер.
40 ел бер урында эшләү дәверендә Х.Зариповка ферма мөдире, бригадир, директор вазифаларын башкарырга туры килә. Гомеренең соңгы көненә кадәр “Илеш МТС” җәмгыятенең Теләкәй бригадасын җитәкли. Кешелекле, ярдәмчел, гадел җитәкчене бүлекчә эшчеләре дә, авылдашлары да ихтирам итә, бүгенге көндә дә сагынып искә ала. Ул бар гомерен фидакарь хезмәткә, туган авылына, авылдашларына багышлады, үзе артыннан якты эз калдырды.
Чишмә ачу тантанасында муниципаль район Советы рәисе Наил Гайнуллин, Исанбай авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Камил Мостафин, Хәмитҗан Газизҗан улының тормыш иптәше Ильмира Мөбәрәк кызы, бертуган энеләре Фәгыйтҗан, Рәвис, Рәфис Зариповлар, Хәкимҗан Әзһәр улының улы Рүзил Авзалов, ТРның Актаныш районының Теләкәй авылы вәкилләре, авылдашлары катнашып, җыелучыларга изге теләкләрен җиткерделәр.
Биләмә башлыгы К.Мостафин авылда бик күп эшләр башкарылуын һәм аларның күбесе халык башлангычы һәм көче белән тормышка ашырылуын билгеләп, теләкәйлеләргә рәхмәтләрен җиткерде.
- Туган ягы белән һәрвакыт бәйләнештә булган кеше генә бәхетле була. Авылыбыз өчен янып, аның киләчәген уйлап яшәүче авылдашларыбыз бик күп безнең. Хәкимҗан Авзалов белән Хәмитҗан Зарипов менә шундыйлардан булды. Алар халкыбыз өчен бик күп саваплы эшләр башкарды, - диде үз чыгышында Наил Мәгъсүм улы узган чарага үз өлешен кертүчеләргә рәхмәт сүзләре белдереп.
Билгеләргә кирәк, чишмәгә исем кушу бәйрәмен бертуган Зариповлар оештырып, спонсорлык ярдәме күрсәтте. Авылдашларына, чын мәгънәсендә, бәйрәм бүләк итте.
-Безнең абый 40 елын туган авылына, хуҗалыгына багышлады, намуслы хезмәт юлы үтте. Бу чара, беренчедән, тарихны, авылыбызның күркәм шәхесләренең исемен мәңгеләштерү булса, икенчедән кан кардәшләр белән бәйләнешне өзмәү, туганлык җепләрен ныгыту иде. Бу дөнья йөзендә бәхетле тормыш итү өчен туганнар белән дус-тату яшәү кирәк бит, - дип ассызыклады Фәгыйтҗан Газизҗан улы.
Әтисенең сүзләрен дәлилләп, кызы Айгөл Зарипова Рәмил Чурагул сүзләренә иҗат ителгән “Туганнарым” җырын башкарды.
Теләкәй һәм Исанбай авыл мәдәният йортларының мәдәни оештыручылары Фәнзил Закиров белән Алия Мостафина чишмәнең исем туена бай һәм эчтәлекле программа әзерләгән иде. Бәйрәм кунакларның чыгышлары, изге теләкләре һәм җыр-бию белән үрелеп барды һәм җыелучыларга күтәренке кәеф бүләк итте.
Чара сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган чәй табыны артында дәвам итте, катнашучылар кайнар пылаудан, «Илеш МТС» җәмгыяте һәм кунаклар алып килгән тәмтомнардан авыз итте.
Лира ГӘРӘЕВА.