Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
25 октябрь 2025, 08:00

Хезмәт юлы - үрнәкле

Кешегә гомер бер генә бирелә. Шуңа күрә аны үрнәкле, фәһемле итеп үткәрергә кирәк. Югары Яркәй авылында гомер кичерүче З.Гарфетдинованың хезмәт юлы күпләр өчен өлгеле. Күптән түгел 75 яшьлек юбилеен билгеләгән Зөлфия Фәхразый кызы сыната торганнардан түгел. Ул озак еллар җитәкче булып эшләде, бүгенге көндә - лаеклы ялда.

Хезмәт юлы - үрнәклеХезмәт юлы - үрнәкле
Хезмәт юлы - үрнәкле

Кадер авылы кызы җиде балалы гаиләдә туып-үсә. Иң олы апа буларак, әниәтисенә кече туганнарын карарга ярдәмләшә, зур терәк була. Кадер, Туймазы районының Кандра мәктәпләрен тәмамлаганнан соң, Крещенка сигезьеллык мәктәбендә укытучы булып хезмәт юлын башлый. Арытаба Игмәт белем учагында мөгаллимәлек эшен дәвам итә. Күңелендә йөрткән хыялын – табиб булу теләген тормышка ашыру максатында Туймазы медицина училищесына юллана. Биредә яхшы укып, яшь белгеч Илеш районының ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлекчәсенә фельдшер булып эшкә кайта. Яңа дәваханә төзелгәч, терапия бүлекчәсендә өлкән шәфкать туташы вазифасын башкара. Ак халат иясе сәламәтлек саклау өлкәсендә 17 ел намуслы хезмәт күрсәтә. Тынгысыз, актив булуы аркасында өстәмә һөнәр үзләштерергә теләп, БДУның юридик факультетында читтән торып белем ала.

«Юрист белгечлегенә ия булгач, закон сагында торырмын» дип уйласа да, аңа бөтенләй икенче тармакка оештырылган чараларда да һәрвакыт активлар рәэшкә күчәргә туры килә. Аны район үзәгендәге почта хезмәтенә начальник итеп тәгаенлиләр. 1987 елдан башлап, егерме ел дәвамында үзенә йөкләтелгән бурычны җиренә җиткереп, җаваплы үтәве нәтиҗәсендә, мактауларга ирешә, коллективта абруй яулый.

Почта аша халык нинди генә төрле хезмәтләрдән файдаланмый - гәзит-журнал, хат, посылка, бандероль, телеграмма, пенсия, пособие ала, газ, электр энергиясе, телефон һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр дә башкара. Әлбәттә, бу авыр тармакта җитәкченең осталыгы һәм тырышлыгы таләп ителә һәм Зөлфия Фәхразый кызы һәр эшне акыл белән, уйлап алып баруы нәтиҗәсендә төрле катлаулы проблемаларны тәвәкәллек, игътибарлылык күрсәтеп, уңай хәл итеп чыга. Коллективы районда тендә була. Намуслы хезмәте лаеклы бәһаланып, РФ Элемтә мастеры исеме бирелә.

Юбиляр эшендә оста оештыручы, гадел, таләпчән җитәкче булса, гаиләсендә - яхшы әни дә. Улы Илнар Себер якларында эшли, Яр Чаллы шәһәрендә яши.

З.Гарфетдинова лаеклы ялдамын дип, бер дә кул кушырып утырмый, кош-корт карый, язын-җәен бакча эше белән мәшгуль. Шулай ук чит илләргә сәяхәт итәргә ярата. Югары Яркәйдәге бассейнга йөрү – күңеленә якын шөгыльләренең берсе.

Матур хезмәт юлы үткән Зөлфия Гарфетдиновага алдагы көннәрдә дә сәламәтлек, тик уңышлар гына юлдаш булсын.

Светлана һәм Рәдис ИМАМОВЛАР, хезмәт ветераннары. Югары Яркәй авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас