Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
25 октябрь 2025, 06:00

«Радуга» балалар бакчасына - 10 ел

Шушы көннәрдә Югары Яркәйдәге «Радуга» балалар бакчасында «Безгә -10!» дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды. Һәрбер туган көн, юбилей - шатлыклы вакыйга, нәтиҗәләр чыгару һәм киләчәккә планнар төзү вакыты.

«Радуга»  балалар бакчасына - 10 ел«Радуга»  балалар бакчасына - 10 ел
«Радуга» балалар бакчасына - 10 ел

2015 елда үз ишекләрен ачып, 6 төркем, 120 урынга исәпләнгән әлеге балалар бакчасы үсү –үзгәреш кичерүдән тыш, педагогик тәҗрибә җыю, эш сыйфатын яхшырту, иҗади эзләнү, матди-техник базасын ныгыту өстендә дә актив эшли. Гаҗәп түгел, 10 ел дәвамында балалар бакчасы шактый үзгәреш кичерде: индивидуальлеген булдырды, әти-әниләр һәм педагоглар җәмәгатьчелеге аркасында абруй казанды. Хезмәт коллективының өзлексез, нәтиҗәле эшчәнлеге күз алдында, әйткәндәй быел, “Ел педагогы-2025” конкурсында тәрбияче Наталия Сибәтова җиңүче, ”Башкортостан” гәзите оештырган “Күңелемдә-кояш” конкурсында 2 нче урынга лаек булды. “Иң яхшы балалар бакчасы”, “Иң яхшы ата-аналар комитеты” район конкурсларының җиңүчесе дип тә танылды безнең учреждение.

Бәйрәмдә район мәгариф идарәсе мәктәпкәчә белем бирү эше буенча өлкән методисты Лиза Рафаил кызы Әһадуллина коллективка намуслы хезмәтләре, югары профессионализмы, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүгә керткән зур өлешләре өчен рәхмәт белдерде, матур теләкләрен җиткерде, балаларга бүләкләрен тапшырды.

10 нчы чыгарылыш төркем балалары матур концерт әзерләгән иде. Һәр кеше кино кадрлары карагандай истәлекләр дөньясына чумып утырды.

Әлеге балалар бакчасының озак еллар шулай эшләп торуын, игелекле, талантлы балалар тәрбияләвен телим. Күрсәтелеп торган ярдәм өчен район җитәкчелегенә, мәгариф бүлегенә, әти-әниләргә уртак хезмәт, коллегаларыма эшләрен яратып башкарган өчен рәхмәт сүзләремне җит керәм.

Альбина ЙОСЫПОВА, балалар бакчасы мөдире.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас