

Гади итеп әйткәндә, «Тётя Валя» - ул заманда эшләгән бар инженер-механик, механизаторларга бик таныш исем. Хуҗалыклар нинди генә гозер-заказ, заявка белән мөрәжагать итмәсен, ул берсен дә кире борып җибәрми, кирәкле запчасть-материаллар белән тәэмин итә.
Бу эштә 25 еллык гомере үткән Логинованың. Никадәр мактау кәгазе, бүләкләргә насыйп булган, әмма иң кадерлесе, әлбәттә, кешеләрнең- чын күңелдән чыккан рәхмәт сүзләре.
Үткән гомер сукмаклары бик җиңелдән булмаган «Тётя Валя»ның. Елизавета һәм Парфилий Шокуровларның күпбалалы гаиләсендә Гапоновка авылында бишенче бала булып доньяга килә ул (хәзерге вакытта - өчесе исән). Тәҗәй авылына су тегермәненә тегермәнче булып эшкә килә әтиләре. Гаилә бик уңган - күпләп мал тотып, бәрәңге-яшелчә үстерәләр. Ул заманда авылларда кыяр-помидор үстерү таралмаган, әнисе Елизавета Захаровнадан бу шөгыльне өйрәнергә бик күпләр киңәшкә килгәнен хәтерли кыз. 9 яшьтән Мәсәде (ул авыл хәзер күптән юк инде) урыс мәктәбенә укырга китә. Кызга 12 яшь дигәндә, әтисе үлеп китә. Бик авырга туры килә гаиләгә- алты баласы белән әнисе ялгызы дөнья йөген күтәрергә мәҗбүр була. Балаларны ашатырга-киендерергә хәле җитмәгәч, Валяны Бакалыдагы картәтиләре тәрбиягә ала, ике еллап анда яши кыз. Тәҗәйдә татарча укыту сәбәпле, 8 чакрым аралыктагы Гремучий Ключ урыс мәктәбенә, абыйларыннан калышмый җәяүләп укырга йөри. Ул заманнарның авырлыгы, кышларын үзәккә үтәрлек суык, язлы-көзле пычрак еру, хәерчелек. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Ашхабадтагы туганнарына җибәрәләр, анда СПТУ-да тегүче- мотористка һөнәрен үзләштереп, эш башлый. Туган якларына кайтып- китеп йөргәндә, поездда Валерий дигән егет белән танышып, кияүгә чыга. Бу- 1970 елның 7 ноябре була. Яшь баласы белән әнкәсе янына еш кайта Валя. Алты ел чит якларда гомер иткәннән соң, туган як туфрагы үзенә тарта, һәм дә 1977 елда Илеш якларына бөтенләйгә кайтып, Яркәйдә төпләнә Логиновлар. Тормыш иптәше «Яркәй сельхозтехника» сына слесарь булып урнаша, 1980 елдан башлап,Валентина Парфильевна склад мөдире вазифасын башкара. 25 ел гомере шунда фидакарь хезмәттә үтә, 40 еллык стаж белән лаеклы ялга чыга, «Хезмәт ветераны» исемен ала. Күп җитәкчеләр алышына, бергә эшләгән иптәшләренең дә күбесе-бакыйлыкта. «Директор Дамир Фәһим улы Даутов белән килешеп эшләдек, бик кешелекле, кайгыртучан җитәкче булды», - дип хәтерли ул. Авыр хезмәт шартларында эшләргә туры килә Валя апага: складлар суык, һәрбер тракторга ведомость ачып, бөртекләп тутырып, күп санлы отчетын тапшырырга, инвентаризация, учёт, ревизия эшләре һ.б. Әлбәттә, зур техникаларны тәэмин иткән җирдә авыр физик эш- йөк ташучылар юк, күп вакыт 100 кгнан да артык тимер-томырны (коленвал, төрле механизм) бушатырга, урнаштырырга кирәк. Болар берсе дә эзсез узмый, әлбәттә, сәламәтлеген дә какшата Валя апабызның. Бик озак кеше өстендә дә яшәргә туры килә Логиновларга, аннан гомум ятактан бүлмә алып, ике бала белән ничә еллар анда көн күрәләр. Һәм, ниһаять 1995 елда РТП йортыннан зур фатирга лаек булалар. Бик шатлыклы вакыйга була бу гаилә өчен. Уллары Дмитрий, кызлары Марина инде күптән үз тормышлары белән яши, алты оныклары бар. Әйткәндәй, Дима «К-700» ремонтлау цехында слесарь, армиягә кадәр үк хезмәт юлын башлаган, хәзер предприятиенең алдынгы эшчесе. Тормыш шулай дәвам итә.
Әлеге вакытта тётя Валя Гремучий Ключ авылында әти-әнисенең төп йортын тергезеп, бакча үстереп дөнья көтә. Исән-сау булган хезмәттәшләре белән һәрдаим аралашып, күршеләре белән дус мөнәсәбәттә яши. Равил Шәңгәрәев җитәкләгән оешма ветераннарын онытмый, бәйрәмнәрдә - күчтәнәчен бирә, җылы сүзләрен җиткереп тора. Менә шундый - гади дә, четерекле дә тормыш юллары үткән безнең - «Тётя Валя». Исән-таза булсын хөрмәтле ветеран.
Рәмилә НУРГАЛИЕВА. Гремучий Ключ авылы.