Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
26 октябрь 2025, 08:00

Данлы үткәне, ышанычлы киләчәге бар

(Дәвамы). Ә менә Тәҗәй авыл картлары сөйләвенә караганда, 1932 елның февралендә радиоалгыч урнаштырылгач, авылның яше-карты аның янына җыйнала.

Данлы үткәне, ышанычлы киләчәге барДанлы үткәне, ышанычлы киләчәге бар
Данлы үткәне, ышанычлы киләчәге бар

Бераз Уфа тапшыруларын тыңлагач, халык арасында “ничек инде анда сөйләгән монда ишетелә алсын” дигән бәхәс чыга. Бәхәс бераз сүрелә төшкәч, шушы могҗизаны һәм “алла кодрәтенең” серләрен ачыклау өчен Уфага “ходок” җибәрмәкче булалар. Шунда ук барасы кеше дә тәгаенләнә. Юл чыгымнары өчен халыктан акча да җыйнарга булалар. Әмма озакламый Дүртөйле якларыннан шундый мосафирның Уфага барып, радио аша чыгыш ясавы билгеле булгач, Тәҗәй авылындагы бәхәс үзеннәнүзе тына. Билгеле, безнең чор атом-төш, ракеталар, телевидение, компьютер чорында яшәүче яшь буын өчен бу хәлләр мәрәкә булып кына тоелыр.

Халык арасында аң-белем таратуда, киң халык массаларын политик яктан тәрбияләүдә, культура-агарту чараларын пропагандалауда район гәзите дә актив катнаша. Аның беренче саны “Ярыш” исеме белән 1931 елның 14 ноябрендә Дүртөйледә чыга. Беренче редакторы – район комсомол комитетының беренче секретаре А.Манкеев, типография мөдире, якташыбыз – Ш.Бәширов.

Район матбугаты битләрендә ул елларда колхозларның икътисадын үстерү, игенчелек һәм малчылык тармагын да камилләштерү төп мәсьәләләрнең берсе булып тора. Мөстәкыйль Илеш районы оештырылгач, газета “Җиңү таңы” исеме белән Югары Яркәй авылында чыга башлый. Аның беренче саны 1935 елның 12 мартында дөнья күрә. (Редакторы Ш.Шәймарданов). Ике биттә аена 4-5 мәртәбә чыга. 1936 елда гәзитнең тиражы 4 мең данәгә җитә. Редакциядә 4 хезмәткәр урынына 2 кеше эшләвенә карамастан, ул үз вакытында чыгарыла бара.

Утызынчы елларда районда халык сәламәтлеген саклау буенча да берникадәр эш башкарыла. Больница, медпункт һәм анда эшләүче медицина хезмәткәрләренең роле күтәрелә. 1931 елның 20-23 гыйнварында үткәрелгән (Дүртөйледә) икенче район партия конференциясендә медицина өлкәсеннән шундый мисал китерелә:

“Районның Дүртөйле, Мәскәү һәм Андреевка авылларында 3 больница, 2 фельдшерлык пункты, 1 хатын-кызлар консультациясе булып, аларда 4 табиб эшли”. Бу сәламәтлек саклау пунктлары 40 авыл Советы карамагындагы 208 авылда яшәүче кешеләрне хезмәтләндерә.

Югарыда бирелгән мәгълүматләрдән күренүенчә, ак халатлыларның ифрат аз булуына карамастан, хезмәт ияләренең сәламәтлеген саклауда аларның хезмәтләре бәяләп бетергесез. Л.П.Петров, З.М.Светозарова кебек табиблар (Андреевка), фельдшерлардан А.И.Дальшин (Яркәй), Бухарин (Андреевка) ул вакытының йогышлы авыруларыннан корчаңгы, трахома, скарлатина һәм башка күп төрле киң таралган авырулар белән көрәштә армый-талмый эшләүчеләрдән.

Андреевка участок больницасында 40 елга якын баш врач булып эшләгән, РСФСР һәм БАССРның атказанган врачы исеменә лаек булган, коммунист Л.П.Петровның (1903-1969) хезмәтен бездә һәм күрше районнарда кем генә белми. Ул чорның күп кешеләре аларның шифалы кулларыннан дәваланып, күп чирләрдән котылалар һәм үлемнән калалар.

Л.П.Петров безнең якларда беренчеләрдән булып хирургик операция ясаучы югары белемле врач. Ул Андреевка участок больницасында 1927 елның июль аенда Ленинград медицина институтын тәмамлап килгәч эшли башлый һәм 1964 елга, пенсиягә чыкканга кадәр шушы вазифаны башкара. Аның эшләү дәвере Андреевка участок больницасына караган авылларда авырулар санының кимүе һәм күп төрле йогышлы авыруларның бетерелүе белән билгеләнә. Районыбызның төрле авылларында яшәүче өлкәннәр Л.П.Петровны әле дә булса җылы хисләр белән искә алалар.

-Киң күңелле, олы җанлы, көн-төн белән исәпләшми торган оста куллы, чын мәгънәсендәге талантлы табиб иде, -диләр алар.

50 нче еллар азагында Андреевка урта мәктәбендә укытучы булып эшләгәндә Л.П.Петров белән берлектә авылның җәмәгать эшләрендә катнашырга туры килде. Өлкән врач актив җәмәгатьче иде. Депутатлык вазифасын намус белән башкарды. Халык алдында медицина темасында лекцияләр сөйли, докладлар укый иде.

Мөстәкыйль Илеш районы төзелеп, район оешмалары Югары Яркәйдә урнашкач, 1936 елның мартында район дәваханәсе һәм амбулаториясе төзү турында карар кабул ителә. Аларның урыннары билгеләнә (хәзерге район хәрби комиссариаты урнашкан мәйданчыкта) һәм төзелеш эшләрен башлап җибәрү өчен акча бүленә. Мәсәлән, 1937 елда район бюджетыннан торак, мунча салу һәм район больницасы амбулаториясе төзүне дәвам итү өчен 251 мең сум (аның 31 мең сумы амбулатория өчен) күләмендә акча бүленә. Шуңа карамастан, больница һәм амбулатория төзү бик акрын бара, гаять озакка сузыла. Чөнки төзелеш материалларын колхозлардан бүленгән атлар ярдәмендә генә ташыйлар.

Агымдагы елда мөстәкыйль Илеш районы оештырылуга 90 ел тулды. Кыска гына вакыт эчендә районыбыз социаль-икътисади яктан зур үзгәрешләр кичерде һәм республикабызның караңгы почмагыннан шактый алга киткән районга әверелде.

1930 елның 20 августыннан башлап, ягъни Башкортстанда кантоннар һәм волостьлар бетерелеп, район системасы җитәкчелегенә күчкәннән башлап Илеш, Исмаил, Андреевка волостендагы авыллар Дүртөйле районы составына керә.

Әйтергә кирәк, оешу чорында Дүртөйле районында 208 авыл, 40 авыл Советы исәпләнә һәм аның хәзерге безнең районның көнбатыш өлеше Татарстан Республикасы җирләре белән чикләшә. Безнең як авылларның кайберләре район үзәгеннән –Дүртөйледән 70-80 чакрым ераклыкта урнашкан була. Билгеле, бу социаль-икътисади өлкәдә аерым кыенлыклар тудыра. Бигрәк тә аралашу һәм сәүдә эшләрен җанландыруга комачаулый, мәдәни-агарту эшләрендә тоткарлык ясый. Шулардан чыгып, 1935 елның 31 гыйнваре көне белән ВЦИК Президиумы Башкортстанда яңа районнар оештыру турында карар кабул итә. Яңадан оештырылучы районнар исемлегендә Илеш районы да була. Нәкъ менә шушы көн мөстәкыйль Илеш районы оешу көне булып исәпләнә дә инде.

Яңа оешкан чорында район составына 24 авыл Советы, 81 колхоз, 104 авыл керә. Хәзергедән аермалы буларак, Иштирәк, Сеңрән, Югары Йонны, Татар Мәнәвезе, Илеш, Тыпый авыл Советлары да төзелә. Колхозлар һәр авыл саен булган дисәк тә, ялгыш булмас. Иштирәк, Югары Яркәй һәм Түбән Яркәй, Исәмәт, Бишкурай һәм башка шундый зуррак авылларда 2-3әр колхоз оештырыла.

(Дәвамы бар).

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас