Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
26 октябрь 2025, 06:00

Пассажирларны хәвефсез хезмәтләндерү - төп бурыч

Октябрьнең соңгы якшәмбесендә сайлаган һөнәрләре автотранспорт йөртү белән бәйле хезмәт кешеләре – шоферлар бәйрәме билгеләп үтелә.

Пассажирларны хәвефсез хезмәтләндерү - төп бурычПассажирларны хәвефсез хезмәтләндерү - төп бурыч
Пассажирларны хәвефсез хезмәтләндерү - төп бурыч

Дүртөйле филиалы Югары Яркәй автоколоннасы 1977 нче елда оешкан. Безнең бурыч – районның автотранспорт белән бәйле эшләрен алып бару. Бүгенге көндә безнең карамакта 14 берәмлек автобус исәпләнә, алар тиешле таләпләргә җавап бирә. Коллектив 19 кешене берләштерә, шул исәптән 13 водитель, 2се транспорт хәвефсезлеге буенча контролер, ике диспетчер, 1 кондуктор, 1слесарь. 8 шәһәр яны, шул исәптән 7се эчке муниципаль һәм 2-се муниципаль ара маршрутлары белән беррәттән, Нефтекама, Туймазы шәһәрләре юнәлеше буенча ерак рейсларга чыгабыз, заказлар буенча да эшлибез.
Безнең автобуслар ГЛОНАСС+ 112 спутник навигациясе системасына тоташтырылган. Автобусларда видеорегистратор, спидометр күрсәткечләрен теркәп баручы тахограф та бар.

Пассажирлар иминлеге беренче урында торырга  тиеш. Автобуслар рейска чыгар алдыннан һәм кичен рейстан туктагач, көн саен оешманың слесаре һәм шофер тарафыннан техник карау, дефектовка үткәрелә. Төзексезлекләр булганда шунда ук ремонтлана. Гомумән, юлга кузгалыр алдыннан безнең техникалар да, аларга хезмәт күрсәтүче шоферлар да «жиде иләк аша үткәрелә». Беренче чиратта шофер медицина күзәтүе уза, автобуслар тикшерелә, барысы да яхшы булганда, дәүләт автоинспекциясенә барып, рейска чыгарга рөхсәт ала. Айга бер тапкыр ЮХХДИ хезмәткәрләре белән бергә үзебезнең автопаркта тикшерү үткәрелә. Монда техниканың төзеклеге генә түгел, хәвефсезлек таләпләренең үтәлүе дә игьтибарга алына. Әйтик, хәвефсезлек каешлары эләктереләме, янгын сүндергечләре, аптечкалары бармы, тәгәрмәчләре сезонга туры киләме һ.б.

Безнең коллективта барысы да тырыш – берсен дә аерып әйтә торган түгел. Вакыты белән уникешәр сәгать һәм аннан да озаграк юлда була алар. Пассажирларга уңайлы булсын, юлда хәвеф-хәтәрләргә юлыкмас өчен һәрчак уяулык күрсәтәләр, авырлыклар алдында баш имиләр. Предприятиедә, нигездә, тәҗрибәле, 25 елдан артык хезмәт стажына ия булган водительләр эшли. Җиңел булмаган хезмәт нәтиҗәләре өчен җаваплылык хисе тоеп, Рәмил Вәлиев, Азат Арысланов, Фаид Нурыйәхмәтов, Венер Зиннәтуллин, Фәнзил Баһаутдинов, Венер Тәхаветдинов, Глүс Фәрвәҗев, Вәсил Авзалов, Фәнәви Нәҗмиев, Динар Мөниров, Салават Галиев, Азамат Сәхиуллин, Филүс Мослыхов иртәнге 05.40 сәг. кичке 23.20 сәгатькә кадәр рейс ясый.

Заман таләпләренә ярашлы, көндәлек отчетлар интернет челтәре аша электрон төрдә тапшырыла. Бу эшне диспетчер Рәшидә Ганиева, Гүзәлия Шәрипова намус белән башкара.

Барлык коллектив әгъзаларын, ветераннарны һөнәри бәйрәмебез – Авто транспортчылар көне белән ихлас котлыйм. Ныклы сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, тигез, сикәлтәсез юллар, гаилә иминлеге телим.

Азат НУРЫЕВ, «Башавтотранс» ДУП Дүртөйле филиалы Югары Яркәй автоколоннасы начальнигы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас