Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
30 октябрь 2025, 07:00

Хәрби наградалардан - спорт казанышларына

Бурятия башкаласында «Безнең дәвер геройлары» СВО ветераннары арасында пуля белән ату буенча Бөтенрусия ярышлары узды. Иң яхшы атучылар дип аталу хокукы өчен Русиянең 35 төбәгеннән 80нән артык тәҗрибәле спортчы көрәште. Башкортстаннан бердәнбер катнашучы, якташ героебыз, илешле СВО ветераны Рубен Хәсәнов яхшы күрсәткечләргә ирешеп, 9 урынга чыкты.

Хәрби наградалардан - спорт казанышларынаХәрби наградалардан - спорт казанышларына
Хәрби наградалардан - спорт казанышларына

Катнашучылар үзләренең осталыкларын берничә дисциплинада күрсәтте: пневматик винтовкадан һәм пистолеттан ату.

-Пуля белән ату-ул чыдамлык, концентрация һәм төгәллек таләп итә торган спорт. Безнең һәрберебез өчен бу турнир ярыш кына түгел, ә чын спорт, дуслык һәм үзара хөрмәт бәйрәме булды. Һәр күнегүдә билгеле бер вакыт бирелде. СКЛ квалификациясендә, 10 метр дистанциядә, барлык күнегүләрдә пневматик коралдан, винтовкадан да, пистолеттан да 60 тапкыр ату башкардык. Уңышым белән канәгать, әмма тагы яхшыракка омтылырга кирәк. Ату-шундый спорт төре, монда осталык һәм бер тәҗрибә аз. Үзеңне нәкъ менә шундый ярышларда сынап карарга, дулкынлануны җиңәргә өйрәнү мөһим, - диде Рубен Хәсәнов үзенә таләпләр куеп.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас