

Хәрби хезмәткә чакырылучыларның күбесе укыту берләшмәләренә һәм хәрби частьләргә җибәреләчәк, аларда заманча хәрби техника үзләштереләчәк, хәрби-учет белгечлеге алачак, ә соңыннан алган хәрби әзерлек нигезендә хезмәтләрен дәвам итәчәк.
Һәрбер хәрби хезмәткә чакырылучы кием комплекты, несессер, азык-төлек һәм әйберләр белән тәэмин ителәчәк.
Чакырылыш буенча хәрби хезмәт узучы хәрби хезмәткәрләр махсус хәрби операция бурычларын үтәүдә катнашу өчен җәлеп ителмәячәк.
Көзге чакырылыш кампаниясе «Хәрби исәпкә алуның бердәм реестры» дәүләт мәгълүмат системасын кулланып үткәреләчәк. Бу көздә хәрби хезмәткә чакырылучыларга электрон повесткалар белән дә, кәгазь повесткалар белән дә хәбәр итәчәкләр.
Электрон повесткалар юнәлеше турындагы мәгълүмат һәркем файдалана алырлык реестрга кертеләчәк. Тапшыру турында, шулай ук вакытлыча чикләү чараларын куллану турында хәбәрнамәләр җитди сәбәпсез килмәгән очракта «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетка киләчәк. Тапшырылган повестка буенча нигезле сәбәпсез килмәгән очракта, 20 календарь көн узгач, гражданга, «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы федераль закон нигезендә, аның килүен тәэмин итүгә юнәлдерелгән вакытлыча чикләү чаралары кулланыла. Әлеге чикләүләр чаралары гражданиннан хәрби комиссариатка килү факты буенча ук алына.
Гражданнар хәрби учет реестрындагы үзләре турында, шул исәптән җибәрелгән повесткалар һәм кулланылган вакытлыча чикләү чаралары турында мәгълүмат белән таныша алалар, ул «реестрповесток.рф» адресы буенча каралган повесткалар реестрының шәхси кабинетында формалаштырыла.
Шул ук вакытта “Дәүләт хезмәтләре”ндә гражданнар хәрби исәпкә алу реестрындагы белешмәләрне үзгәртү өчен хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итә ала торган сервислар гамәлгә ашырылган.
Чакырылыш буенча барлык хәрби хезмәткәрләр, белгечлекләре булуга карамастан, бүлекчәләргә җибәреләчәк һәм Русия Федерациясе территориясендәге даими дислокация пунктларында билгеләнеше буенча хезмәтләрен дәвам итәчәк. Хезмәт тәмамлангач, хәрбиләр эштән чыгарылачак һәм үз вакытында яшәү урыннарына җибәреләчәк.
КАЙНАР ЛИНИЯ
Башкортстан Республикасы хәрби комиссариатында – җәмәгать кабул итү бүлмәсе (консультация – хокук пункты) – 8(347)228-02-92, көн саен эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр; бүлек (гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру) - 8(347) 253-1348, 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр; Уфа гарнизоны хәрби прокуратурасында – эш көннәрендә 9.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр 8(347)250-05-10; Уфа гарнизон хәрби судында-эш көннәрендә 9.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр 8(347)259-14-83; ашыгыч психологик ярдәм, Республика яшьләр психология үзәге-8(347)276-56-12, көн саен 9.00 сәгатьтән 00.00 сәгатькә кадәр.
Рәүф ЯХИН, Дүртөйле шәһәре, Дүртөйле һәм Илеш районнары хәрби комиссары.