

Чарада катнашучыларны мәктәпкә килеп керүгә үк район мәктәпләре, балалар бакчалары, шулай ук азык-төлек белән тәэмин итүчеләр белән берлектә оештырылган бай күргәзмә экспозицияләре каршы алды.
Семинарда катнашучыларга сәламләү сүзе белән муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Рамил Хәертдинов чыгыш ясады. Район мәгариф идарәсе начальнигы Гөлнара Кашапова районның гомум белем бирү учреждениеләрендә кайнар туклануны оештыру, уңышлар һәм уку елына планнар турында сөйләде. Илеш районында 2025-2026 уку елында белем бирү эшчәнлеген 17 мәктәп гамәлгә ашыра, аларда 3228 укучы белем ала. Туклану мәгариф оешмаларының азык-төлек блоклары базасында бердәм үрнәк меню буенча мөстәкыйль рәвештә оештырылган. Район үзәгендәге ике мәктәптә 1011 сыйныф укучылары өчен вариатив туклану оештырыла. Мәктәп яны участокларында дөрес оештырылган эш күп еллар дәвамында туклануны оештыруда планлы һәм нәтиҗәле юнәлешләрнең берсе булып тора. Алар һәр мәктәптә бар. Җиләкҗимеш, яшелчәне үстерүгә укытучылар һәм укучылар гына түгел, ә ата-аналар да җәлеп ителә.
Укыту-тәҗрибә участокларының әһәмиятен арттыру, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү, мәктәп яны участокларында эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашу максатларында ел саен «Гомум белем бирү учреждениесенең иң яхшы мәктәп яны участогы» район конкурсы үткәрелә. Барлык мәктәпләр дә конкурста актив катнаша. Район этабында җиңүче буларак, узган елда Югары Яркәйдәге 1 нче гимназия республика конкурсында катнашып, 2 урынны яулады. Ел саен районда пешекчеләр һәм мәктәп ашханәләре конкурсы үткәрелә, анда мәктәпләр һәм пешекчеләр теләп катнаша һәм истәлекле бүләкләр, җиһазлар һәм савыт-саба алу өчен акчалата сертификатлар ала. Барлык конкурслар да азык-төлек продуктлары белән тәэмин итүчеләр ярдәме белән уздырыла.
Конкурсларны оештыру мәктәпләребезгә һәм пешекчеләребезгә үз мөмкинлекләрен бәяләргә, күрергә, үз күнекмәләрен киңәйтергә мөмкинлек һәм яхшы нәтиҗәләр бирә. 2024 елда Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәп пешекчеләре командасы «Тәмле юл» республика һөнәри осталык конкурсында катнашып, 2 урынны алдылар. Югары Яркәйдәге 4нче урта мәктәп «Иң яхшы мәктәп ашханәсе-2024» Бөтенрусия конкурсының республика этабында катнашып, 3нче урынга чыкты.
Муниципаль район хакимияте азык - төлек блокларының матди-техник базасын җиһазландыруга һәм ныгытуга аерым игътибар бирә. Кирәкле җиһазлар сатып алуга һәм косметик ремонт үткәрүгә финанс средстволары бүленә.
Ел саен Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган «АгроЮность» конкурсында катнашу район мәгариф учреждениеләре өчен күркәм традициягә әверелде. Шул рәвешле, узган елда Иске Күктау һәм Ябалак мәктәбе укучылары җиңү яулады. Укучыларыбыз шулай ук К.А. Тимирязев ис. Бөтенрусия яшь аграрийлар конкурсының төбәк этабында төрле номинацияләрдә җиңүчеләр булды. Мәктәпләрдә туклануның сыйфатын күтә рүгә, мәктәп яны участокларының эшен оештыруга юнәлдерелгән тагын бик күп чаралар район дәрәҗәсендә дә, һәр мәктәптә дә үткәрелә.
Семинарда катнашучылар шулай ук мәктәп яны участогында укучыларны экологик тәрбияләү һәм һөнәри юнәлеш бирү чарасы буларак эшне оештыру, укучыларның туклануын арзанайтуда участок территориясеннән продукция куллану мәсьәләләрен карады. БР Мәгариф министрлыгының махсус белем бирү бүлеге җитәкчесе Миләүшә Латыйпова мәктәптә туклану системасындагы казанышлар турында сөйләде һәм мәктәптә балаларны сәламәт тукландыру культурасын формалаштыру һәм бу юнәлештә ата-аналар арасында мәгърифәтчелек эшен уздыру бурычын актуальләштерде. БР «Социаль туклану идарәсе» ДКУ директоры Алина Әсадуллина республика мәктәпләренә мониторинг нәтиҗәләре белән таныштырды. Нефтекама, Агыйдел, Дүртөйле, Илеш, Калтасы, Краснокама, Яңавыл районнарында Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы Лилия Акбашева чыгышы хәзерге шартларда мәктәп туклануын оештыру вакытында санитар законнарны үтәү темасына багышланды. «Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе» ДБФУ төбәкнең социаль үсешен өйрәнү фәнни үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Анна Столь киңәшмәдә катнашучыларны 2025 елның сентябрендә Башкортстан Республикасының гомум белем бирү оешмаларында тукланудан канәгатьлек мәсьәләләре буенча социологик сораштыру нәтиҗәләре белән таныштырды.
Семинар азагында чакырылган кунаклар катнашучыларның сорауларына җавап бирде, шулай ук Миләүшә Халит кызы районның алты пешекчесен - Гөлфия Вәлиева (Югары Яркәйдәге 4нче урта мәктәп), Гөлназ Янгирова (Базытамак), Гүзәлия Талипова (Югары Манчар), Фәсәния Әлетдинова (Югары Яркәйдәге 1нче балалар бакчасы), Әлфирә Галина (Югары Яркәйдәге 6нчы балалар бакчасы), Ләйсән Фәррахетдинованы (Түбән Яркәйдәге балалар бакчасы-Баланы үстерү үзәге) мәгариф министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Лилия ЙОСЫПОВА.