

Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров: «Безнең төп бурычларыбызның берсе – медицина ярдәмен югары сыйфатлы һәм һәркем өчен дә уңайлы итү. «Земский доктор», «Земский фельдшер» программалары кысасында халыкка медицина хезмәтләре күрсәтү системасын камилләштерү, авылга белгечләр җәлеп итү, белгечләрнең торак шартларын яхшырту, авылларда яшәүчеләрне медицина белән тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрү, авылда яшәүче кешеләрнең беренчел медицина ярдәменнән файдалана алуын арттыру, авыл җирендә эшләргә риза булган белгечләргә социаль ярдәм күрсәтү тора».
Башкортстан Республикасы территориясендә «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында авыл торак пунктларына медицина кадрларын җәлеп итү максатыннан берничә мөһим программа гамәлгә ашырыла. Әлеге юнәлешләргә Республика Башлыгы Радий Хәбиров зур әһәмият бирә. Алар район дәваханәләренә яшь белгечләрне кайтару, аларга шартлар тудыру һәм һөнәри үсеш мөмкинлеге бирүне күздә тота.
Башкортстанда «Земский доктор» проекты авылда яшәүчеләр өчен медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын һәм уңайлылыгын үстерүгә юнәлтелгән. Күпчелек очракта бу социаль-көнкүреш, торак мәсьәләләре, түбән эш хакы белән бәйле. «Земский доктор» проекты бу проблеманы хәл итәргә реаль мөмкинлек бирә. Шушы программа кысаларында эшләүче яшь табибларның берсе — Айгөл Назыйм кызы Хәйбрахманова. Ул Иске Күктау авылында туып-үскән, балачактан ук медицинага һәм кешеләргә ярдәм итүгә зур кызыксыну белән яшәгән. Үзенең хыялын тормышка ашырып, 2025 елда Башкорт дәүләт медицина университетын уңышлы тәмамлый. «Дәвалау эше» белгечлеге буенча аккредитация узгач, Айгөл туган якларына кайтып, район үзәк дәваханәсендә табиб-терапевт булып эшли башлый.
- Мин әле яшь белгеч, алда мине озын һәм җаваплы һөнәри юл көтә. Әмма кешеләргә ярдәм итү мөмкинлеге,райондашларымның сәламәтлеге өчен хезмәт итү минем өчен - зур горурлык. Нәкъ менә шушы эшнең мәгънәлелеге һәм үсеш перспективалары мине илһамландыра, — ди Айгөл Хәйбрахманова.
«Земский доктор» федераль программасы Башкортстан районнарына квалификацияле медицина хезмәткәрләрен җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Ул, беренчедән, яшь белгечләргә үз һөнәрләрендә ныгынырга мөмкинлек бирсә, икенчедән, авыл халкы өчен медицина ярдәменең сыйфатын һәм аның уңайлылыгын арттыра.
Бүген республикабызның күп кенә авылларында нәкъ менә шушы программа ярдәмендә яңа фельдшеракушерлык пунктлары эшли, тәҗрибәле табиблар белән беррәттән яшь белгечләр дә үз урыннарын таба. Ә Айгөл кебек ихлас күңелле, туган җиренә бирелгән табиблар — авыл медицинасында өмет һәм яңарыш билгесе.
Лилия ЙОСЫПОВА.