

Наркомания – психоактив матдәгә тотып тыйгысыз теләк, аны яңадан-яңа татуга омтылыш. Аның төп билгеләре: наркотикка күнегү, дозаны арттырырга һәм ешрак кулланырга тырышу, наркотиктан физик бәйлелек барлыкка килүе ягъни чираттагы доза булмаганда абстинент синдром («ломка» дип тә атыйлар) башлануы. Бөтен психоактив матдәләр дә – агу, ми күзәнәкләре һәлак булуы аркасында наркоманның уйлау сәләте бозыла, интеллекты һәм хәтере түбәнәя. Организмда бөтен агулы матдәләр бавыр ярдәмендә зарарсызландырыла, наркотиклар кабул итү аның күзәнәкләрен һәлак итә һәм цирроз үсешә. Наркоманнарның йөрәк мускуллары бик тиз «туза», иммунитеты какшый.
Наркотиклар куллану психиканы үзгәртә, кеше үз эченә йомыла, хис-тойгылары ярлылана, хәрәкәтләнүе бозыла. Гомум энәләрдән куллану һәм җенси гигиенаның булмавы аркасында алар еш кына берберсен В һәм С гепатитлары, сифилис һәм ВИЧ-инфекция белән зарарлый. Наркоманнарның күпчелеген 35 яшькә тиклемге яшьләр тәшкил итә. Аларның күпчелеге үзләренең тозакка ничек эләгүләрен сизми дә кала. Үзләренең «өлкәнәюен», бер кемнән дә ким яки бәйле булмавын раслау һәм «компания өчен» кызыктыргыч агуны татырга ашыга.
Наркоман үзенең күпчелек социаль бәйләнешләреннән колак кага. Элекке дуслары шәхес буларак юкка чыга барган иптәшеннән читкә тайпыла башлый, мәнфәгатьләр аерыла бара. Наркотиклар куллану бик тиз үлемгә алып килә. Әгәр дә яшүсмер наркотик куллана башлаган икән, аны тизрәк медицина оешмасына китерү һәм бәйлелектән коткару чарасын күрергә кирәк. Кешеләр наркотик куллануның хәвефе турында мәгълүматлы булырга тиеш.
Альмира НУРЫЙӘХМӘТОВА, “Гаилә” хезмәтенең социаль психологы.