Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
1 ноябрь 2025, 08:00

«Балкыш»ларга - алкышлар

Балкыш сүзенең мәгънәсен әллә нинди сүзлекләрдән эзләп тору кирәкмидер. Аның бик матур мәгънәләргә ия икәнен күпләр белә. Асылташлар, күк йөзендә төрле утлар балкуын да, чыршыларда төсле утларның януын да балкыш дип йөртәбез. “Маяк” гәзите редакциясе янында төзелгән әдәби берләшмәгә дә вакытында бер дә юкка “Балкыш” исеме бирелмәгән кебек.

«Балкыш»ларга - алкышлар«Балкыш»ларга - алкышлар
«Балкыш»ларга - алкышлар

Әйе, киләчәктә аның асылташлар кебек тирәякка балкып торучы якты  нурдай әдәби берләшмә булачагын уйда тотып кушканнар диярсең.

1980 елда шагыйрь, Г. Сәләм ис. премия лауреаты, райондашыбыз Ринат Хәйри тарафыннан «Ләйсән» исеме астында эш башлый ул. 2013 елның февраль аенда район “Маяк” гәзите редакциясе янында РФ һәм БР Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Зәлифә Кашапова тырышлыгы һәм якташ шагыйрь Рафаил Хафизов ярдәме белән «Балкыш» берләшмәсе оештырыла. Бүген Ринат Хәйри исемендәге иҗади оешманы Башкортстан Язучылар, Журналистлар берлеге әгъзасы, С.Поварисов ис. премия лауреаты, Зәйнәп Биишева ис.“Китап” нәшриятендә һәм үзнәшер юлы белән чыккан китаплар авторы Гөлфинә Сәлимова җитәкли. Берләшмәнең унөч әгъзасы бар, иң өлкәне, ике китап авторы Фәнә Әнвәр кызы Миңһаҗевага - 92 яшь.

Күңелендә иҗат ялкыны булган берләшмә әгъзалары төп максатларын ”Иҗатыбыз -халыкка!” дип, үз йөрәк хисләрен кешеләргә өләшергә, тормышны әдәби сүз белән бизәргә, матурлыкка сусаган күңелләрне йомшартып, ял иттерүгә өлеш кертергә омтыла. Район халкы, китап укучылар арасында абруй яулаган иҗатчылар, Илеш җирендә туып, төрле тармакларда эшләп, хаклы ялга чыккан каләм тибрәтүчеләрнең иҗат җимешләре – мәкаләләре, шигъри шәлкемнәре, хикәяләре һәм нәсерләре әледән-әле район, төрле республика матбугатларында басылып тора. Иң оста, үткер каләм ияләре район, республика гәзит-журналларында лауреаты исеменә дә лаек була. Бүгенге көндә иҗатчыларыбыз, берничә китап авторлары Мөнәвис Низаметдинов, Рита Солтанова, Рәлиф Шәгалиев, Мәрьям Шәмсиева, Рәзиф Галиев, Радик Зыязов һәм Радик Мослыхов, шулай ук Әлфирә Сәетгәрәева, Фәрәһия Гыйльмиханова, Фәвәрис Әһлетдинов берләшмәнең төп көче булып тора.

“Тулпар” журналының татар әдипләре берләшмәсенең проза секциясе җитәкчесе Дилбәр Булатова тырышлыгы нәтиҗәсендә, реконструкцияләнгән Язучылар йортында ай саен районнардагы иҗатчылар төркеменең эшчәнлеген күрсәтү максатында очрашулар үткәрү максат итеп куелды.

Шул рәвешле, “Балкыш”лылар Уфада Башкортстан Язучылар берлеге тарафыннан оештырылган зур очрашуда билгеле язучылар, шагыйрьләр, күренекле әдипләр алдында иҗади сынау тотты. Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов әдәбиятыбызны пропагандалауда зур өлеш керткән район мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Әхмәдиевка, Мәрьям Шәмсиевага, Ильмира Ахуновага Рәхмәт хатлары тапшырды.

Очрашу Илеш районы талантларының олы бәйрәменә әверелде. Билгеле җырчылар, якташларыбыз, Башкортстанның атказанган артисты Фирзинә Абдуллина, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык артисты Дамира Сәетова, Зилә Мусина иҗатчыларыбыз Илгиз Әхмәтшин, Рәлиф Шәгалиев, Илмира Ахунова, Мөнәвис Низаметдинов, Рәзиф Галиев, Фәнә Миңһаҗева сүзләренә язылган җырларны башкардылар, Башкортстанның халык артисты Фирдүс Шәрәфуллин, район мәдәният сарае хезмәткәрләре Ришат Абдуллин, Айвар Миңнеголов музыкаль яктан бизәде, кыскасы, якташлар бер-берсе белән күрешеп, рәхәтләнеп аралашты. Ә инде “Яшь иҗатчы” төркемендәге балаларның сәхнә түренә чыгып басуы «Балкыш»ларга алмашка яңа буын үсеп килүен дәлилләде.

М.Акмулла исемендәге БДПУ профессоры Илшат Насыйпов якташларын сәламләп, аларга иҗат уңышлары теләде. «Кызыл таң» гәзите баш мөхәррире урынбасары Фәнис Гәрәев, «Тулпар» журналының шигърият бүлеге мөхәррире Мөнир Вафин, «Өмет» гәзитенең әдәбият бүлеге мөдире Рәүф Идрисов каләм тибрәтүчеләрнең әсәрләре матбугат өчен һәрдаим кирәк булуын ассызыклады, аларга юл ачык булуы турында сөйләде. З. Биишева исемендәге «Китап» нәшрияты мөхәррире Дилбәр Әхтәмова әле яңа гына басылып чыккан «Ак каурыйдан моң тама» җыентыгында биш авторның икесе илешлеләр булуын әйтте. Гөлфинә Сәлимова һәм Мөнәвис Низаминың чәчмә әсәрләре гыйбрәтле дә,  кызыклы да. Шагыйрә Тәнзилә Дәүләтбирдина, кичәгә йомгак ясап, «Балкыш»лыларның күпкырлы асылташтай балкуларын билгеләде, Язучылар берлеге исеменнән рәхмәт белдерде. М.Акмулла ис. Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Нурия Хәлиуллина ”Балкыш”лыларны югары бәяләде. ”Илешлеләр, һәрвакыттагыча, зәвыклы чыгышлары белән тамашачыны таң калдырды!”, - диде ул. Әйтелгән сүзләр, фикерләр әдәби берләшмәнең иҗади эшен югары баскычка күтәрүче иң зур бәя буларак, кызыл җеп булып сузылды.

Мәрьям САДЫЙКЬЯНОВА.

«Балкыш»ларга - алкышлар
«Балкыш»ларга - алкышлар
«Балкыш»ларга - алкышлар
«Балкыш»ларга - алкышлар
«Балкыш»ларга - алкышлар
«Балкыш»ларга - алкышлар
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас