Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
2 ноябрь 2025, 08:00

Авыл халкының терәге - фельдшер

Сәламәтлек саклау системасын үстерү, медицина ярдәме күрсәтү шартларын яхшырту, яңа методикалар кертү, медицина учреждениеләренә яңа белгечләр җәлеп итү – Башкортстан республикасында төп эш юнәлешләренең берсе. Республика Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән башланган медицина өлкәсендәге “Сәламәтлекне саклау” милли проекты кысаларында Башкортстанда «Земский доктор», «Земский фельдшер» программалары уңышлы тормышка ашырыла. Проектлар авыл халкына, бигрәк тә республиканың ерак районнарына медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән. 

Авыл халкының терәге - фельдшерАвыл халкының терәге - фельдшер
Авыл халкының терәге - фельдшер

Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров:«Безнең төп бурычларыбызның берсе – медицина ярдәмен югары сыйфатлы һәм һәркем өчен дә уңайлы итү. «Земский доктор», «Земский фельдшер» программалары кысасында халыкка медицина хезмәтләре күрсәтү системасын камилләштерү, авылга белгечләр җәлеп итү, белгечләрнең торак шартларын яхшырту, авылларда яшәүчеләрне медицина белән тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрү, авылда яшәүче кешеләрнең беренчел медицина ярдәменнән файдалана алуын арттыру, авыл җирендә эшләргә риза булган белгечләргә социаль ярдәм күрсәтү тора». 

Мари-Мәнәвез авылы халкы бүген үзләренең яшь, тырыш һәм игелекле фельдшеры - Диләрә Мөхәммәтшина белән горурлана. Ул үзенең күңел җылысын, белемен һәм барлык көчен кешеләр сәламәтлеге сагында торуга багышлый.

Диләрә Тәтешле районының матур табигатьле Чишмә авылында дөньяга килә. Балачактан ук ул кешеләргә ярдәм итү, авыруларны дәвалау турында хыяллана. Мәктәп елларында ук медицина фәннәренә зур кызыксыну күрсәтә, һәм бу мавыгу соңыннан аның тормыш юлын билгели.

2021 елда Диләрә Бөре медицина-фармацевтика колледжын уңышлы тәмамлый. «Дәвалау эше» һәм «Ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм» белгечлеге буенча аккредитация үтә. Хезмәт юлын ул Нефтекама шәһәре дәваханәсендә ашыгыч медицина ярдәме фельдшеры буларак башлый. Биредә ул үзен белемле, җаваплы белгеч итеп таныта.

Арытаба ул үзенең хезмәт юлын «Земский фельдшер» дәүләт программасы кысаларында Мари-Мәнәвез фельдшер-акушерлык пунктында дәвам итә.

Әлеге программа ярдәмендә ул 750 мең сум күләмендә финанс ярдәм ала - бу акча яшь белгечкә авылда төпләнергә, эш шартларын яхшыртырга ярдәм итә. Биредә Диләрә көн дәвамында өлкәннәргә дә, сабыйларга профилактик тикшеренүләр үткәрә, ашыгыч чакыруларга чыга. «Авылда эшләү - җаваплы, ләкин күңелгә якын. Халык безгә ышана, рәхмәт сүзләре әйтә - бу һәрбер хезмәт көнен мәгънәле итә», - ди ак халатлы.

Бүген Диләрә Мөхәммәтшина - үз эшенә бирелгән, киләчәген авыл медицинасы белән бәйләгән яшь белгечләрнең күркәм үрнәге. Ул авыл сәламәтлек саклау системасының үсешенә зур өлеш кертә.

Шушы вакыт эчендә ул ихлас хезмәте, кешеләргә карата җылы мөнәсәбәте, һөнәренә булган мәхәббәте белән авыл халкының хөрмәтен яулаган. Мондый яшь белгечләр барда авыл медицинасының киләчәге өметле!

Лилия БАЯНОВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас